Китапханәче Вәсилә Мотыйгуллина: «Ир-атның читкә йөрү гадәте нәселдән килә»
Арча районы Курса Почмак авылында китапханәче булып эшләүче Вәсилә Мотыйгуллина белән аерылышу, хыянәт, ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында сөйләштек.
Вәсилә Мотыйгуллина авылда туып-үскән, кияүгә чыккан һәм шунда төпләнеп тә калган. Дөрес, шәһәр ягына талпынып караган, тик барыбер кире кайткан. Ул үзе әйтүенчә, ярты гомер узса да, ике ел элек кенә сәнгать институтын тәмамлаган. Ә мәктәптән соң төзүчеләр институтына кергән булган, тик өч айдан ташлап кайткан. Авылга кайтып, унсигез яшендә кияүгә чыккан. Ашханә мөдире булып эшкә урнашкан, тик ире белән егерме ел бергә тормыш иткәннән соң аерылышканнар.
«Бик иртә кияүгә чыктым. Нык мәхәббәт булгандыр ул, мин аны әле дә аңлый алмыйм. Хәзер икенче ирем бар. Мине укырга да алты яшьтән үк керткәннәр. Әни әйтмешли, бөтен әйбергә иртә өлгердем.
Ирем шушы авылныкы, начар кеше түгел иде. Эчмәсә һәм читкә йөрмәсә… Эчеп кайткач, кул күтәрә торган гадәте булды. Балалар укып бетерсен инде дип сабыр итәргә тырыштым, тик түзеп булмады. Балалар балигъ булганчы аерылышырга туры килде. Читтә йөри торган гадәте бар иде, мин аның башка хатыннар белән йөргәнен белдем. Балалар белән капка төпләрендә көтеп тора идек. Соңыннан мин үзем дә бер кеше белән очраша башладым.
Гаиләдә нәрсәдер җитмәсә, ир-ат читкә йөри башлый, диләр, аннан гына дип уйламыйм. Ир-атның читкә йөрү гадәте нәселдән килә. Кайнана: «Атасының да шул юлда башы бетте», — дип әйтә торган иде. Энесе дә шул юлда булды. Аерылышканнан соң аралашканым юк. Ул башка авылда яши, Аллага шөкер, әйбәт кенә торып яталар. Мин аңа начарлык теләмим, ул барыбер ике баламның әтисе. Балалар хәзер эшли инде, оныклар бар», — дип сөйләде ул.
«Савап урынына гөнаһ җыяммы икән әллә, дим»
Аерылышканда Вәсилә ханым хәзерге ире белән йөри башлый. Ашханәдә эшләгәндә ул аның хуҗасы булган. Ире Арчада, ә үзе авылда яши. Алар бер-берсенә кунакларча йөрешеп яшиләр. Вәсилә ханымның нигезне саклап каласы, балаларны туган йортта каршы аласы килә. Ул үзен «усал» дисә дә, күңеле бик нечкә. Алай булмаса, ул бөтенләй ят әбине үз янына яшәргә алып кайтмас иде.
Авылның икенче очында яшәүче әби турында «үзе генә яшәргә курка икән», «авырый икән», «ач утыра» дигән сүзләрне ишеткәч, Вәсилә ханым шул әби янына барып йөри башлаган, ашлар илткән. Әбигә социаль хезмәткәр дә килеп йөргән. «Нишләп әбинең ашарына юк?» — дигән сорауга ул: «Вәсилә, аның акчасы юк бит, ашарына нәрсә алыйм», — дип җавап кайтарган. Һәркөнне авылның икенче очына ашлар күтәреп йөрү авырлашкач, ул әбине үзенә яшәргә чакыра. Әби бик теләп ризалашкан, өч ел инде бергә яшиләр. Әбинең үз малае Мәскәүдә яши икән, аның да сәламәтлеге бик әйбәт түгел, әнисен алып китә алмый.
«Ул әбине алганга бергә яшәп булмый, дип зарлана ирем кайвакыт. Сиксән сигез яшь булса да, әбием сөбханалла әле. «Чәчем агарып бетте инде, әле дә чәчемә буяу алып кайтмыйсың, буямыйсың», — дип калды бүген иртән. Ул үзе Мәскәү хатыны булган. Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый, диләр. Фәния апа олы кеше булса да, үз өенә кайтырга тели. Аның авыруы башлана, өемә кайтам дип төенчеген җыя башлый.
Кайвакыт өенә алып барабыз. Баргач, кире миңа кайтам, ди. Аның акылы да сабый баланыкы кебек инде, кайвакыт үз акылында түгел. Ул инде минем өчен туганым кебек. Кайвакыт берәр сүзне катырак әйткән кебек булам да, савап урынына гөнаһ җыяммы икән әллә дигән фикер килә. Минем малай инде телефоннан шалтыратуга Фәния апаның хәлен сорый, нык ярата аны. «Ул бала әби белән торуга шулкадәр тилмергән икән», — ди ирем. Әби яраткан бөтнекле прәннекне алып кайта. Әби дә май кояшы булып елмаеп тора, җылыны сизә», — дип сөйләде ул.
«Мин бит әни урынына килгән кеше»
Вәсилә ханымның әти-әнисе инде исән түгел. Әни һәрвакыт: «И, Ходаем, йөргән килеш кенә үлеп китсәм ярар иде», — дип тели иде. Бик тыныч кына китеп бардылар. Әти кичтән мунча кереп чыкканнан соң иртән үлгән иде. Өч елдан соң әни дә нәкъ шулай ук мунча кергәннән соң иртәнгә үлде. Әти апасы үлеп киткәч бик борчылды, апасының өче көнне үлде. Аккошлар парсыз тора алмый, диләр бит… Әни бик матур җырлый иде, кырык ел сыер савучы булып эшләде. Хәзергә кадәр: «Фермага керсәң, Фирая тавышы яңгырап тора иде», — дип сөйлиләр.
Әллә әби беренче үлеп китә, әллә үзем — беркем дә әйтә алмый. Әбине ничә ел карасам да, үзем өчен җиңеллек булыр. Күпме гомер бирелгән булса да, караганым белән савап эшләрмен дип уйлыйм. Гамәлләр өчен җавап та бирәсе бар бит. Иллегә җиткәч тә, сәхнәдән төшә алмыйбыз, чәчне-башны туздырабыз, дингә кереп китә алмыйбыз. Ул вакытта бу эшем берәр савап булыр дип уйлаганмындыр», — дип сөйләде әңгәмәдәшем.
Вәсилә апаның да, хәзерге иренең дә ике баласы бар. Уртак балалары юк. «Иллегә җиткәч, теләп тә булмый инде», — ди ул. Оныклары бабаларын бик җылы кабул итә. Иренең кече малае гына аны кабул итеп бетерми икән, тик Вәсилә апа аны аңлый: «Мин бит әни урынына килгән кеше», — ди.
«Пусть говорят» тапшыруында Уфадагы балалар йортыннан бер баланы күргәч, Вәсилә ханым уллыка алу теләге белән шалтыраткан. Аның таләпләре бик күп булгач, ул уйдан кире кайткан.
Ханым ел саен йөзләп каз һәм үрдәк үстерә. Беренче тапкыр кияүдә вакытта егерме каз алып кайткан булган. Тәмен белгәч, йөзләп кош ала башлаган. Кошлардан кала алты үгез дә тота. «Мин иремнән акча сорап утырмыйм. Ике ятим баланың акчасына ашап-эчеп ята алмыйм. Үземнең баладан да акча сорый алмыйм», — ди ул.
«Күршеңә уңайсызлык тудырасың икән, син нинди фермер?!»
Китапханәче ханым — авыл халкын үз артыннан ияртеп, дөреслек өчен көрәшеп йөрүче кешеләрдән. Берничә ел фермерлар белән җир өчен көрәшеп йөргәннәр. Алар авыл уртасында ферма ясамакчы булганнар.
«Алар халык өчен дә, хөкүмәт өчен дә файда эшли, сүз дә юк. Тик менә авыл уртасында фермалар ясап кую дөрес түгел инде. Авыл кешесенә тәрәзәне ачарга ирек юк, ферма исе килеп тора. Сыер, бозау, аты булган фермага бөтен яктан да кеше терәлеп тора. Фермаларны читтәрәк салырга кирәк. Шул җирләр өчен халык белән көрәшеп йөрдек. Җирләрне бирмәдек. Аларга җир ерак басулардан бирелергә тиеш дип уйлыйбыз. Күршеңә уңайсызлык тудырасың икән, син нинди фермер?! Бирелгән җирләрендә гөрләтеп эшләсеннәр, ул бик авыр хезмәт. Шулай да авыл халкы турында да уйласыннар иде. Яз җиткәч, алар ишегалдыннан чыккан су, урам буйлап ага», — дип сөйләде ул.
Вәсилә ханым өчен тормышындагы иң бәхетле көне — улы туган көн. Ул баласының борынында булган ак төерчекләр өчен борчылуларын искә алды. Табиб акбур ашаганга шулай, дип аңлаткан. «Дөрестән дә, мин мичне кимердем. Кайнана, нишләп җимерелгән, дип аптырый иде, ә мин әйтергә курыктым», — дип искә алды ул.
Бәхетле минутлардан соң иң авыр вакытлар турында сүз китте. Ул — әти-әнине югалту һәм аерылышу турында карар кабул итү булган.
«Мине күптән ана хокукыннан мәхрүм итәрләр иде»
«Аерылган вакытта тормышымны үз кулларым белән җимергән кебек тоелды, үземнән гаеп эзләдем. Миндә дә булгандыр гаеп. Хатын-кызга түзәргә кирәк, диләр ич, бәлки, минем йөри башлавым да дөрес булмагандыр. Түзгән булсам, гомер буе кыйналып яшисе иде. Аерылу турында үкенгәнем булмады. Ирем миңа беренче тапкыр кул күтәргәч тә, хыянәт иткәч тә аерылып китә алмаганга үкендем. Татар хатыны ни өчен түзәргә тиеш соң әле ул?! Ирләр йөри инде алар, дигән сүз дөрес түгел дип саныйм. Ни өчен ирләр генә йөрергә тиеш? Хатын-кызга наз кирәк түгелме? Хатын-кыз наз җитмәгәнгә читкә карый башлый, дип уйлыйм.
Кызым хәзер дә минем әти юк, ди. Ул балалар өчен назлы әти була белмәде. Башта улым аралашмакчы булып карады. Элек Казанда яшәгәндә әтисе яшәгән йорт янына баргач, хатыныннан куркыту хаты килде. Миңа да язды инде ул…» — ди ханым.
Әни буларак Вәсилә апа бик кырыс. Ул балаларына һәрвакыт бик каты торган, «ярамый» белән чикләп үстергән. Аның үзен дә шулай тәрбияләгәннәр. Әтисе йомшак булса да, әнисе биш баланы күз карашы белән тәрбияләгән.
«Дөресен генә әйткәндә, мин элек: «И, Ходаем, ярый әле мин балаларның үз аналары, үз аналары булмасам, мине инде күптән ана хокукыннан мәхрүм итәрләр иде», — дип уйлый идем. Үзем дә кияүгә иртә чыккач, кызга ярамый бит инде иртә чыгарга. Укуын тәмамлагач, егетләр белән йөрми дип борчылган идем. Көннәрнең берендә малай шалтырата: «Әни, сеңлем үзе әйтергә курыккан, ул кияүгә чыга», — ди. Аллага шөкер, чыкты, киявем бик әйбәт булды.
Элеккеге ирем белән яшәгәндә малай беренче тапкыр сыра эчеп кайтты. Мин кышын ишек төбенә кәстрүл куеп калдыра идем. Малай кайтып та керде, сөртенде дә. Уянып чыктым. Атасын уяттым, ул икенче якка борылып ятты. Минем йөрәк кайный. Ишек төбендә солдат каешы тора иде, ул бит инде юан, каты. Каешны алдым да әйбәтләп кыйнадым. Аннан соң сарайга чыгарып җибәрдем. Иртәнгә кадәр сыер астын чистартып торды. Шуннан соң бер тапкыр да эчкәне юк. «Шулай эшләмәгән булсаң, мин икенче төрле булыр идем», — ди. Шуңа әйтәм бит ана хокукыннан мәхрүм итәрләр иде дип. Балалар аңлады», — дип сөйләде ул.
«Хатын-кыз „юк“ дип әйтә икән, ирләр берни эшли алмый»
Җәмгыятьтә көчле холыклы, барысын да үз кулында тота торган хатын булса да, ире өчен ул баш та, муен да түгел. Вәсилә апа моны иренең хуҗа кеше булуы белән аңлата. Хуҗа кеше булгач, аның турында да төрлесен килеп әйткәннәр. Вәсилә апа ул гайбәтләргә кушылмыйча, сер бирмичә яшәргә кирәк дип саный. Башта үзе дә көнче булган, ире җыелышларга, командировкага киткән вакытта гел шалтыратып торган. Соңыннан ул: «Ирең артыннан күзәтмә, үзеңне кара, шул вакытта ирең синең арттан барачак», — дигән сүзләргә тап була һәм шул девиз белән яши. Аның фикеренчә, хатын-кызга кирәкле иң төп сыйфатлар: сабырлык һәм акыл. Дөрес, кыйнауларга һәм хыянәткә түзү түгел. Ирең эндәштеме, эндәшмичә кала белер өчен сабырлык кирәк.
Вәсилә Мотыйгуллина никахсыз торуга бик тискәре карый. «Элек биттән үбеп куйсалар да, зур итеп сөйли идек. Хәзер бит башка төрле мөнәсәбәткә тиз керәләр, чөнки эчемлекләр, кальян бар. Алар инде авылга да кайтты. Башка китә икән, егетләргә шул гына кирәк, тик барысы да хатын-кыздан башлана. Ул «юк» дип әйтә икән, ирләр берни дә эшли алмый, тик хатын-кыз үзен горур тотмый. Элек Сөембикә горурлыгы булган, башны югары күтәргән, әмма күз карашы аска юнәлгән. Хәзер бит кызлар егетләр күзенә карап: «Күрдеңме син мине, кара миңа», — дигән кебек янып торалар. Ирем белән машинада барганда кызларның әрсезлегенә игътибар итәм. Мин беркайчан да машина йөртүчегә күтәрелеп карый алмыйм, машина номерына карыйм.
Егетләр дә инде күрә торып иптәше белән йоклаган кызны ала. Ул егеттә дә горурлык юк. Саф мәхәббәт дигән әйбер шигырьләрдә калды. Шуның өчен китап укырга кирәк. Мәхәббәтнең нәрсә икәнен аңлыйсың. Минем бабай сугышка киткән, әби: «И, Ходаем, исән булса, ике аяк-кулсыз булса да, капчыкка салып, аркама асып булса да алып кайтыр идем», — дип елый иде мәрхүмкәем. Шул кадәр яраткан, шундый мәхәббәт булган. Кайда бар ул хәзер?! Берсе матуррак караса, кызлар хәзер аерылып китә», — дип сөйләде ул.
Казанда юл буенда торучы кызларны да читләп үтмәдек, чөнки аның оныклары ул хәлне күреп үсә. «Бер партиясен җыеп алып юкка чыгарсаң, икенче булмый бит инде, — ди Вәсилә ханым. — Хатын-кызга буй җитмәскә тиеш, ә буй җиткәне инде — чүп чиләге. Андый кызлар өчен булсын аерым бина, тик юлда тормасыннар. Ул йортларга гаиләле кешеләр өчен юллар да ябык булырга тиеш».
«Җаны өлгермәгән ялкау кеше генә кайнана белән яши алмый»
Хыянәтне кичерү дөресме? Үз күзең белән күргән бер-ике хыянәтне кичереп була, ә калганын кичереп булмый, дип саный әңгәмәдәшем. Һәр хатын-кызның бәхетле булырга хокукы бар.
«Беренче ирем белән яшәгәндә миндә һәрвакыт күгәргән эзләр иде, берсендә бик нык кыйнады. Шунда ашлык басуына чыгып чаптым, уҗым арасына яттым. Ул мотоцикл белән килеп, әздән кенә таптамый калды, күрмәде. Кыйналгач, әниләргә кайта торган гадәтем юк иде, шунда бер тапкыр кайттым. Иреннәр ярылган… Әниләргә мине эзләргә килгән булган. Әни ничә тапкыр шунда китмә диде, ә мин балаларны кызгандым. Балалар үз күзләре белән күреп, үзләре нәтиҗә ясамыйча, мин аерылмадым. Ул эчеп кайтканда балалар белән тәрәзәдән йөри идек», — дип сөйләде ул.
Вәсилә ханым тормышын икенче якка борган көнне искә алды. Иренең төнлә генә кайтып керүенә инандыру өчен ул әнисен һәм кайнанасын чакыра. Төнге өчтә өч хатын каршы алуга ирнең исе дә китми. Шул төнне ул айга карап: «Бер бабай белән булса да йөри башлыйм», — дип ант итә. Ул чыннан да үзеннән 15 яшькә өлкән хәзерге ире белән йөри башлый.
Кайнанасы башта аның хәлен аңлаган, ә аерылыша башлагач, фикерләре үзгәргән. Беркемнең дә үз баласын начар итеп күрсәтәсе килми, юкса ул баласының начар юлда йөргәнен дә белгән. «Начар тормадык кайнана белән. Җаны өлгермәгән ялкау кеше генә кайнана белән яши алмый. Шунысын әйтә алам: кеше алдында баланы якларга ярамый. Бала алай үз гаебен танымый. „Малаең минем кызга ябышкан“, — дип киләләр иде кайнанага, ул „юк“ дип чәчрәп чыга иде. Кайнанам үзе дә күпне күргән кеше, ул биш баланы ялгыз үстергән», — дип сөйләде Вәсилә ханым.
«Вәсилә булмаса, авылда күңелсез»
Без сөйләшеп утырганда Руфия исемле ханым журнал алырга килде. «Аның кебек алтын хатын юк. Ул булмаса, бу авылда күңелсез, сеңлем. Әбиләрне дә тыңлый, нәрсә сорасак, ярдәм итә. Гәҗит алырга кердем әле, яңалыкларны яратам. Аллага шөкер, ул бар әле, сеңлем. Вакыты булса, тагын бер әбине дә алыр иде», — дип бик нык мактап чыкты ул китапханәчене. Ул да үз чиратында ападан табибка күрендеңме, дип хәлләрен сорашты. Без чыгып барганда тагын бер апа китапханәгә кереп бара иде. Халык йөри икән, дигән уй килде. Каршыда ят машина торганны күреп, кызыксынып кергәннәр, авыл халкы шундый бит ул.
Кызыклы китап сорап керүчеләр бар икән, дөрестән дә. «Үзем барысын да укып өлгерә алмыйм. Югары Масра авылындагы китапханәче Фәния ападан: „Кайсы китап әйбәт әле безнең?“ — дип сорыйм кайвакыт. Аның тәкъдиме белән укучыларга киңәш итәм. Китап укырга вакыт җитми, шигырьләр укырга яратам», — ди китапханәче.
Вәсилә Мотыйгуллина тормышы белән танышкач, бәхетле булырга беркайчан да соң түгел, дигән сүзләр искә төште.