news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Китап нәшрияты директоры дөнья трендлары, брендлары белән таныш булырга тиеш»

news_top
«Китап нәшрияты директоры дөнья трендлары, брендлары белән таныш булырга тиеш»
Фото: © "Татар информ архивы

Шушы көннәрдә Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшинның эштән китүе билгеле булды. Ул 2015 елдан бирле, ягъни, 10 ел дәвамында Татарстан китап нәшриятын җитәкләде. Бәлки, киң массалар өчен нәшрият директоры вазифасы зур әһәмияткә ия түгелдер дә, әмма татар интеллигенциясе тирәлегендә бу тема кызыксыну тудырмыйча кала алмый. Чөнки бу – татар әдәбияты үсешенә турыдан-туры бәйле вазифа.

Татарстан китап нәшрияты директоры нинди булырга тиеш – җәһәт кенә сорашып алдык. Сорауга җаваплар менә шундыйрак.

Ркаил Зәйдулла: «Татарстан китап нәшрияты директоры китап укырга тиеш!»

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла: «Татарстан китап нәшрияты директоры китап укырга тиеш! Һәм объектив булырга тырышырга тиеш».

Алсу Исмәгыйлева: «Ул заманча технологияләр ягыннан бик алдынгы карашлы, заманча шәхес булсын иде, дигән теләк бар»

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары, журналист Алсу Исмәгыйлева: «Татарстан китап нәшрияты директоры беренче чиратта милли җанлы булырга тиеш һәм эшкә килүенең беренче көненнән үк китап язуны, яздыруны, нинди темага нинди әсәрләр язуны, нинди китап чыгаруны гына түгел, бу китапларны халыкка ничек җиткерүне дә күз алдында тотарга тиеш. Тотарга тиеш кенә түгел, аның төгәл системасы булырга тиеш. Ул шулай итәбез, болай итәбез дигән план белән килергә тиеш. Чөнки бит төп проблема – китапны кешегә җиткерү. Тагын бер критерий – киләчәккә карап эш йөртергә тиеш. Бүген китап ул кәгазь генә түгел, төрле форматларда эшләргә мөмкин: аудио китап бар, интернет платформалар бар, белем бирү системалары белән интеграцияләр – боларның барысы да күз алдында тотылырга тиеш. Ул заманча технологияләр ягыннан бик алдынгы карашлы, заманча шәхес булсын иде, дигән теләк бар. Әлбәттә, стратегия булырга тиеш, ул үзе алдагы 3-5 елга гына түгел, 10-20 елга алга карап эш итәргә тиеш. Артка карап түгел, алга карап! Бу – бик мөһим! Нәшриятка, буыннар алмашынуга йөз тотып, киләчәк продуктын чыгарырга кирәк».

Александр Далматов: «Кайбер әдипләребезнең күптомлыкларын ике елга бер чыгарып торганчы, яңа исемнәрне чыгару кирәклерәк»

Кинорежиссер Александр Далматов: «Миңа калса, ул берничә юнәлештә актив эшләргә тиештер. Беренчесе – бөтен дөнья трендлары-брендлары белән таныш булырга һәм эшне югары дәрәҗәдә куярга кирәк. Икенчесе – татар балалары өчен кызыклы продуктлар әзерләү мәсьәләсе тора. Өченчесе – китапны сату проблемасын хәл итәсе бар. Дүртенчесе – татар китабын сыйфатлы итеп чыгару һәм дөнья китабы дәрәҗәсенә күтәрү. Бишенче юнәлеш тә бар – яңа авторларны бастыру. Кайбер әдипләребезнең күптомлыкларын ике елга бер чыгарып торганчы, яңа исемнәрне чыгару кирәклерәк. Шушы 5 юнәлештәге эшне алып бара алган кешене куярга кирәк, дип уйлыйм».

Гөлүсә Батталова: «Маркетинг законнарын оста файдаланучы, шул ук вакытта милли идеяләр белән дә яши торган хезмәт дип саныйм»

Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры директоры урынбасары, шагыйрә Гөлүсә Батталова: «Татарстан китап нәшрияты директоры – бүгенге вазгыятьтә бик катлаулы хезмәт. Мин аны татар китабын популярлаштыру, популяр булырлык һәм сатылырлык китапларны тоемлау, маркетинг законнарын оста файдалану, шул ук вакытта милли идеяләр белән дә яши торган хезмәт дип саныйм. Бүгенге көндәге Татарстан китап нәшрияты директоры халык яратып укыячак әсәрләрне дә бастырырга, шул халыкчан әсәрләр янәшәсендә безнең әдәбиятыбызның биеклеген һәм бөеклеген, киңлеген, тирәнлеген күрсәтә алырлык китапларны да чыгарырга һәм сатуны да оештыра белгән шәхес булырга тиеш. Китапны бастыру гына түгел, аны укучыга китереп җиткерү механизмнарын да уйлап, бүгенге көн күзлегеннән чыгып эшли белә торган кеше булсын иде – ә монысы инде бигрәк тә катлаулы. Менә шундый катлаулы бурычлар алдында тора торган кеше ул булачак Татарстан китап нәшрияты директоры».

Ихтыяр Кыямов: «Татар телендә язылган китапларны укысыннар өчен, аны сата белергә кирәк»

КФУ студенты, журналист, яшь язучы Ихтыяр Кыямов: «Татарстан китап нәшрияты директоры беренче чиратта икътисадның нигезләрен, маркетинг алымнарын яхшы дәрәҗәдә үзләштергән кеше булырга тиеш. Татар телендә язылган китапларны укысыннар өчен, аны сата белергә кирәк. Дәүләт ярдәменә мохтаҗ булмас өчен, нәшрияттан тулы канлы бизнес ясау зарур. Нәшрият авторларны барларга, укучыларга оста итеп китапны сатып бирергә тиеш. Әлеге җәһәттән иң зур теләгем шул: нәшрият мөстәкыйль бизнес булып китсен иде. Аның өчен, җитәкче дипломат һәм маркетолог булырга тиеш, минемчә».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар