Китап булса, аш та була – аш булса, китап була: КФУда Равилә Шәйдуллина-Мурат кичәсе
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанда югары педагогик белем бирүнең 150 еллыгына һәм Көнчыгыш педагогия институтында татар бүлеге ачылуының 100 еллыгына багышланган чара язучы һәм эшмәкәр Равилә Шәйдуллина-Муратның әдәби кичәсе форматында узды. «Көзләрдән юату эзләмә!» дип аталган бу кичәдә безнең хәбәрчебез дә бар иде.
Билгеле булганча, Равилә Шәйдуллина-Мурат – Казан педагогика институтының татар бүлеген тәмамлаган язучы. Шунлыктан биредә аның кичәсен уздыру бик табигый.
- Равилә Шәйдуллина-Мурат – язучы, шагыйрә, эшмәкәр. Теләче районының Алан авылында туган. Лирик шигырьләр, тормышчан проза, балалар өчен язылган әсәрләр авторы. Әдибәнең лирик шигърияте, тормыш язган бәяннәре – һәммәсе зур тормыш тәҗрибәсенең әдәби тупламы. Ул Казан шәһәрендә ресторан һәм кафелар хуҗасы – шәһәр үзәгендәге «Кукан» кафесы, «Дворянское гнездо» рестораны хуҗасы.
Зал студентлар белән тулы иде, биек үкчәләре белән шык-шык басып КФУ укытучылары йөри, сәхнәнең уң ягында бөек язучылар утырып тора – Ринат Мөхәммәдиев, Марсель Галиев, Газинур Морат, Вакыйф Нуриев, Илсөяр Иксанова.
Сәхнә алдындагы беренче рәттә – ак булып балкып Равилә ханым үзе утырган. Янәшәсендә –ТР Фәннәр Академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллин һәм башкалар.
Бөтен кунаклар үзләренең дәрәҗәсен белеп кенә ипле генә утырылар, Рөстәм генә нигә борсалана дисәм, икенче чарага ашыга икән. Әмма бер чарада вакытны тизләтеп, икенчесен туктатып тору серен белмәгәнгә Рөстәмгә Равилә апаны сәхнәгә чыгып тормый генә котлап чыгып китәргә туры килде булса кирәк, чөнки сәхнәдән җылы сүзләр әйтүчеләр арасында Рөстәм булмады: ни кызганыч, халык тарафыннан актив укыла торган авторга нәшрият җитәкчесенең җылы сүзләрен ишетә алмадык.
Хәер, котлаучылар болай да күп иде. Котлаучыларның аеруча бөекләре рәсми сүз артыннан иҗади итеп сыйпап куярга үз иҗатчыларын алып килгән иде. Сарай шагыйрьләре белән йөргән ханнар кебек, Данис Шакиров шагыйрь Булат Ибраһимовны, Ркаил Зәйдулла Георгий Ибушевны сәхнәгә алып чыкты. Матур сүзне кызганмадылар, иҗатчыга медальләр дә тактылар, шәлләр дә яптылар...
Монда хуҗаларның түгел, кунакларның кайбер чыгышларын тәкъдим итәм.
«Кешенең тәрбиясендә миллилек булмаса, бу тормышта үз урынын дөрес таба алмас иде»
Айнур Тимерханов: «Сезне Фәннәр Академиясе җитәкчелеге һәм галимнәре исеменнән ихлас сәламләргә шатмын. Кичәдән җылы хисләр кичерәм, аерым бер дулкынлану да бар. Мин белемем белән шушы педагогика өлкәсенә турыдан-туры мөнәсәбәтлемен, үзем 30 еллар элек институтының чит телләр факультетын тәмамлап чирек гасырга якын Югары мәктәптә укыту белән шөгыльләндем, бүген дә укыту дә, фән эше дә дәвам итә.
Үземдә бүген Равилә Шәйдуллина-Мурат әсәрләрендә күтәрелгән җаваплылык хисе дә тоеп утырам. Бу – туган халкың, туган мәдәниятең алдында җаваплылык. Ә инде бүгенге юбилей даталарына килгәндә, бу бит инде милли мәгариф системасының нигезе дигән сүз...»
Айнур әфәнде ТАССР төзелгәннән соң барлыкка килгән милли мәгариф системасына караган дәүләт оешмалары һәм гыйльми учреждениеләр турында мәгълүмат бирде. Милли кадрлар әзерләүнең әһәмиятен ассызыклады. Инде вафат булган остазларны искә алды һәм «Милли мәгариф тарихы – шәхесләр, остазлар, шәкертләр тарихы, дәвамчанлык тарихы», – дип, фикеренә нәтиҗә ясады.
«Равилә ханымның профессиональ эшчәнлек тарихы турыдан-туры милли мәгариф өлкәсенә бәйле. Чөнки кешенең тәрбиясендә миллилек булмаса, бу тормышта үз урынын дөрес табалмас иде – Равилә ханым үрнәгендә шуңа инанабыз. Бүген ул безнең каршыга уңышка ирешкән эшмәкәр һәм танылган язучы буларак килеп баса», – дип әдәби чараның төп героена күчте ул һәм аның әсәрләренә дә күпмедер дәрәҗәдә анализ ясады.
Кичәнең нинди урында баруын искә төшерсәк, шушы анализ мөһим дә иде инде – уку йортында ла без. Айнур Тимерханов аның әсәрләренең ил тарихы һәм халык язмышы белән бәйлелегенә басым ясады, иҗат даирәсенең киңлелеген күрсәтте.
«Халык күңеленә тиз арада үтеп керә алдыгыз»
Ркаил Зәйдулла: «Мин Равилә ханым белән танышканда ул инде танылган язучы иде, аннан соң гына миңа аның ашыннан авыз итәргә туры килде. Равилә ханым «Карт шомырт хатирәсе» әсәре белән бөтен татар әдәбиятын сөючеләрнең игътибарын җәлеп итте. Кичәдә аның балалар өчен язылган шигырьләре яңгырады. Татарстан Язучылар берлеге идарәсе аңа быел балалар әдәбияты өчен Абдулла Алиш исемендәге премияне бирде. Хәзер мин аның медален тапшырмакчы булам».
Ркаил Зәйдулла Равилә ханымга Абдулла Алиш премиясенең медален такты. Аннары шулай ук Язучылар берлеге әгъзасы Георгий Ибушев җырлап котлады.
Данис Шакиров: «Милли мәгарифнең һәм татар бүлегенең мең еллык тарихы бар дип әйтер идем. Татар филологиясенең юбилеен әзерләгән вакытта да бу хакта ачыклык кертелде. Без моны Казан Дәүләт университеты белән дә һәм гомумән татар дөньясы белән бәйлибез. Чөнки әлеге олпат затларның эшчәнлеге татар дөньясы белән аваздаш.
Бүген без Равилә Шәйдуллина-Муратның әдәби дөньясы кичәсе үткәрәбез, чөнки Равилә ханым үзе бер җиһан. Ул үз әдәби дөньясын тудыра ала. Минем аның белән беренче танышуым аш-су остасы һәм эшмәкәр буларак та түгел, ә инде Язучылар берлеге әгъзасы буларак һәм иҗаты халык күңеленә үтеп кергән чын мәгънәсендә халыкчан язучы белән танышу иде.
26 апрель. Шигырь бәйрәме. 7-8 ел элек шыгрым тулы мәйдан иде. Шигырь бәйрәменнән соң барлык әдипләребезнең, олпат затларыбызның агым булып Ленин бакчасыннан үтеп китеп, «Кукан»га җыелу гадәте барлыгын белми идем. Кызыксынып алар артынна барганнан соң, аңлап алдым – ул үзенә күрә сез тудырган Шәрыкъ клубы икән. Сез ул эшегезне чын күңелдән башкарасыз.
Сезнең әсәрләрне халык сорый, мин үзем дә, берничә мәртәбә шалтыратып, китапларын күпсанлы тираж белән бастырыйк дип сораганым бар. Без Бөтендөнья татар конгрессы буларак матур әдәбият китапларын Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребезгә тапшырабыз. Милләттәшләребездән «Ялан тауга ай кунган», «Карт шомырт хатирәсе» әсәрләрен сораган күп санлы мөрәҗәгатьләр килә. Димәк, бәяне халык үзе бирә.
Күп язучыларга әдәбият дәрьясында үз урынын табар өчен шактый вакыт кирәк. Ә сез халык күңеленә тиз арада үтеп керә алдыгыз. Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегендә дә актив катнашасыз. Зур рәхмәт сезгә!»
Ул язучы ханымның иңнәренә Оренбург шәле япты. Ә Бөтендөнья татар конгрессында эшләүче Булат Ибраһимов Равилә ханымга багышлап шигырь укыды. Багышлау шигыре Роберт Миңнуллинның каләмдәшләренә багышлауларына аваздаш итеп, аның стилендә язылган иде.
«Авылдашлар һәм район өчен иң зур бүләк – сез төзеп чыккан мәчет»
Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин: «Без якташларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Безнең яктан чыкккан язучылар, фән эшлеклеләре, спортчыларны саный китсәң, бик күп, алар арасында Равилә апа Шәйдуллина аерым урын алып тора. Алан авылында Муратовлар нәселе, алар гаиләсе үрнәк гаилә, билгеле.
«Алма агачыннан ерак төшми» диләр. Мишә буенда урнашкан бик матур Алан авылы Равилә апаның әсәрләрендә чагылыш таба. Халкыбызны яңа әсәрләр белән сөендереп торырга насыйп булсын. Равилә апа сәүдә өлкәсендә дә билгеле кеше, аның эшчәнлеге республикага һәм татар халкына билгеле. Алар, бөтен гаиләсе, туганнары бергә җыелып, бөтенесенә эш табылып хезмәт итәләр.
Нигезегезне онытмаган өчен рәхмәт! Авылдашлар һәм район өчен иң зур бүләк – сез төзеп чыккан мәчет. Бу мәчет һәм сез ачкан чишмәләр иң изге эшләрнең берсе дип саныйм».
Район башлыгы Равилә ханымга район алдындагы казанышлары өчен медаль тапшырды.
Студентлар көче белән оештырылган кичәдә язучының иҗаты күпмедер дәрәҗәдә ачылган иде. Дөресрәге, иҗатының тирәнлеге түгел, шул иҗатның укучыга җиткерелү формалары иде бу. Алар гимназия укытучылары һәм институт студентлары куйган театраль форматта да, кино буларак та, әлбәттә, китап буларак та укучыга тәкъдим ителгән һәм укучы тарафыннан бәясен алган.
Режиссер Нурания Җамалига әлеге иҗатның укучыларда чагылышын тупларга гына калган, шулай итеп әдәби-музыкаль кичә барлыкка килгән.
КФУ студентлары спектакльдән өзек уйный
Фото: © КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты
Әйе, бу традицион кичә иде: котлаулар һәм иҗади номерлар... Миңа калса, Равилә Шәйдуллина-Муратның иҗаты уку йортында һәм галимнәрдә дә кызыксыну тудырган икән, башка җитдиерәк форматларны да сынап карарга мөмкиндер: конференцияләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр... Чыгыш ясаучылар аның әсәрләрендә милли рух, гаилә кыйммәтләре, тарихи хәтер һәм туган җиргә мәхәббәт тирән чагылыш табуына басым ясаганнар икән, бу темаларны төрле формаларда бәяләргә мөмкин.
