Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кишер утыртмасаң, авылдан куарлар кебек»: Аксуда орлыкны авыз белән өреп чәчәләр

Бәрәңге бакчасы дияргә гадәтләнгән урынга Аксу авылында кишер чәчәләр, алай да ул кишер бакчасы дип телгә кермәгән. Шуңамы, авылны Кишер Аксуы дип йөртәләр, һәм кишерне анда кул белән түгел, ә авыз белән чәчәләр.

news_top_970_100
«Кишер утыртмасаң, авылдан куарлар кебек»: Аксуда орлыкны авыз белән өреп чәчәләр
Салават Камалетдинов

Буа районында өч Аксу авылы бар: Чуаш Аксуы, Татар Аксуы һәм Кишер Аксуы. Соңгысы рәсми рәвештә Аксу гына дип атала, ә халык телендә ул «кишер» сүзе белән йөри. Ул авылда бөтен кеше дә кишер үстерә икән. Фермерлар да, нигездә, кишер, бәрәңге, суган үстерү белән мәшгуль. Авыл халкы кишерләрен чәчкән инде, ә фермерлар әле кырга чыга алмый тора. Авыл халкы кишерне бик үзенчәлекле ысул белән чәчә. Алар буразнага кул белән сибеп йөрмиләр, орлыкларны авызга алып, җиргә өрәләр.

Люция Зиннәтуллина дүрт түтәл кишер һәм өч түтәл суган чәчеп тә куйган инде. Түтәлләре бакчаның бер башыннан икенче башына кадәр сузылган. Кыяр, помидор утыртырга әз генә урын калган. «Хәзер кишер мәйданын киметтек инде, элеккеге кадәр чәчеп булмый, исәнлек калмады, нанай. Элек бакча тутырып чәчә идек», — дип сөйләде Люция апа. Ул үзе дә бу авылдан. Балачактан авылдагы традиция белән кишер чәчкән. Күрше бакчада бер абый инде бәрәңге утыртып йөри иде. Бигрәк өлгер үзләре.

Алар кишер орлыкларын да үзләре әзерли, бернинди сатып алган орлык кулланмыйлар. Орлык алу өчен махсус кишерне утыртып куялар, ул чәчәк ата да орлык бирә. Орлык алу өчен кишерне дә хәзер утыртасы. Аның өчен ун-унбиш кишерне җиргә күмеп куялар. Җыелган орлыкны ләгәнгә салып киптерәләр. Шуның белән эш бетте түгел. Ул орлыкны уалар, аннан соң иләккә салып илиләр, дуршлаг аша чыгаралар да бернинди чүбе булмаган яхшы орлык кына кала. Кишер орлыгын биш-алты ел сакларга ярый икән, аннан соң инде яраксыз була.

«Быел җыйган орлыкны киләсе елга чәчәргә кушмыйлар»

«Гадәттә, көздән уып калдырабыз, яз көне генә илибез инде. Быел җыйган орлыкны киләсе елга чәчәргә кушмыйлар хәзер. Элек әби-бабайлар бер ел торсын, икенче елга гына чәчәргә, диләр иде. Орлыкларны тукымадан ясалган капчыкка тутырабыз да, парланмый торган җиргә, өскә күтәреп куябыз. Мин аны салкында тотмыйм. Орлыкны пакетта сакламыйбыз», — ди Люция ханым.

Чәчелми калган җирнең бер почмагына тагын бер бәләкәйрәк кенә кишер түтәле ясап күрсәтте Люция ханым. Ярдәмгә күрше хатыннары да килде. Ике башы таякларга чорналган җеп белән түтәлнең чиге билгеләнә, ул туп-туры булырга тиеш, җирне тырма белән тигезләп алдылар. Күршедә яшәүче Фәридә Нургалиева бер савыт белән кишер орлыгы алып чыкты.

«Без кеше кайтканны көтеп тормыйбыз, бакча ничек өлгерә. Кар эреп беткәч, ике көн тора да, өченче көнне бөтен халык ала карга урынына бакчада була. Корыга калса, тишелми бит ул. Кар төшкәнче бакчадан кермибез инде», — ди Фәридә апа.

Чәчәр алдыннан орлыкларны бер тәүлек суда тоталар, аннан соң саркыталар да, тагын ике-өч көнгә орлыкларны тынычлыкта калдыралар, алар шулай дымланып тора. Аннан соң гына чәчәргә ярый. Фәридә ханым бер кашык орлыкны авызына алды да түтәлгә өреп чыкты. Люция ханым аның артыннан түтәлгә көрәк белән туфрак сибеп чыкты, ә соңыннан сәнәк белән түтәлне тигезләп чыктылар. Кишерне сирәкләмиләр дә икән, бик тыгыз урыннардан гына алгалыйлар.

«Егерме-утыз түтәлне өреп чәчсәң, авызның эче нык бозыла»

«Электән әби-бабайлардан калган гадәт ул — өреп чәчү. Безнең бер тапкыр да кул белән чәчкән юк. Яңа килгән киленнәр үзләре өйрәнә, белеп туган кебек. Бик озак итеп, егерме-утыз түтәлне өреп чәчсәң, авызның эче нык бозыла. Авызыңа ризык та ала алмыйсың. Орлыкта барыбер вак чүпләр була инде, шулар боза. Аны бернишләтеп тә булмый, бал кабып куясың инде, аның файдасы бар.

Дүрт түтәлне чәчү дә ардыра, туфрак эше бит ул. Теге түтәлләрне малай белән икәү генә чәчтек, «әртил» белән булсак, ике сәгатьтә әйләнеп керә идек», — дип сөйләде Люция ханым.

Кодагыйларында унҗиде түтәл кишер чәчкәннәр икән. Бер басу кадәр инде ул. Хәзер авылда кишерне безнең кебек кул белән генә чәчүчеләр дә бар икән инде.

«Кемдер алай киресенчә яхшы, ди. Кем белгән бит, без инде болай чәчүгә ияләшкән, өреп чәчү рәхәт кебек. Кул белән чәчкәч, бакча бик нык таптала бит ул. Авылның исемендә „кишер“ барыбер кала. Кишердән торма булмый инде, ничек чәчсәң дә», — ди Люция ханым.

Ашлама буларак җиргә берни дә кертмиләр икән, дөресрәге, кишер җиренә. Ул каты җирдә яхшы була, диләр. Тиресне бәрәңге, суган урынына гына кертәләр. Аннан соң кишер чәчәсе урынны ел саен үзгәртү хәерле икән. Икенче елга бәрәңге яки суган урынына чәчәләр. Люция ханым өч ел дәвамында бер үк җиргә чәчкән булган, соңыннан ул ваклана башлый, ди.

Кар эреп бетүгә чәчкән кишерне инде июль аенда ук ала башлыйлар. Аны сатуга җибәрәләр. Элек һәркем үзе сата торган булган, хәзер авылдан җыеп китеп саталар икән. Елына карап кереме дә төрлечә була.

«Быел кереме ярыйсы булды, кишерне унбиш сумнан саттык. Көзгә ул сигез сумга гына да кала. Җәй уртасыннан сата башласаң, кереме була. Кайбер елны өч сумнан гына биргән идек. Сатучыларга шома, матурларын гына биреп җибәрәбез, вак-төяге терлеккә кала. 

Кишер сулары, башкаларын ясамыйбыз, без аның исеннән дә туябыз. Ул ашка да бик сирәк уыла әле. Сатып йөргән вакытта сарысы йөзгә чыга иде, әле Аллага шөкер сатулары бетте. Тилмереп кеше күзенә карап утырасы иде», — дип сөйләде ханым.

«Эчем пошса да, бакчага чыгып утырам»

Кишер авылның бөтен бакчасында да бер төрле өлгерми икән. Авыл советында эшләүче Гөлназ ханым сүзләренчә, аларның бакчалары авылның икенче башында урнашкан, аларда җир соңрак җитешә. Янәшә торган бакчада да уңыш төрлечә була. Люция апаның бакчасы бик әйбәт җирдә урнашкан икән. Түтәлләргә су сибеп тә мәшәкатьләнмиләр икән, кишер яңгыр суы белән генә үсә. Су сибеп чыксаң, җир катып кына китә, диләр.

Алар кишерне базда саклыйлар. Ике якка агачтан сәндерә ясыйлар, ә ике арада йөрергә урын кала. Бер якка кишер, икенче ягына бәрәңге салалар. Кишерне бер урыннан икенче урынга күчерергә ярамый икән, ничек салып куйдың, шулай торырга тиеш. Кишерне ком белән кушып саклаучылар да бар, диләр. Люция ханым үзе беркайчан да алай сакламаган.

«Нужасы күп инде, наным. Без өйрәнгән инде. Кишер чәчмәсәң, авылдан куарлар кебек. Үземнең малайлар кайта да, нәрсәгә кирәк сиңа ул кишер, диләр. Мин эчем пошса да шунда чыгып утырам, тавык кебек гел таптанып йөрим», — ди ул.

Әле ел саен кишер чәчүләрен күрсәтү өчен журналистлар килә торган булган, быел килмәгән булганнар. «Сез килгәч, кишер уңа инде», — дип елмаеп озатып калды безне апалар. 



Галерея: Аксу авылында кишер чәчүдән фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100