Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кишере уңмаган Булат Бәйрәмовка Данир Сабиров: «Интекмә, бездән булмый ул»

news_top_970_100
Кишере уңмаган Булат Бәйрәмовка Данир Сабиров: «Интекмә, бездән булмый ул»
"Татар-информ" архивы

Бакчачылар, гадәттә, көзен мул уңыш белән мактана. Ә Булат Бәйрәмов икенче ел рәттән кишерләре уңмаганга зарлана.

Булат Бәйрәмов бакчаларындагы кишерне алган һәм аларны юып та куярга булган. Ә Ләйсән Гыймаева иренең тырышканын видеога төшергән.

«Менә 2 чиләк кишер чыкты. Шул 2 чиләк өчен мин яздан алып җәй буе се… су сибеп. Нәрсә инде бу, адәм көлкесе», – ди Булат.

Ләйсәннең камера артында кеткелдәп көлгәне ишетелә.

Тик артистлар быел видео төшереп тормаганнар, былтыргы видеоны куйганнар, чөнки тагын шул хәл – кишер уңмаган.

«Шуңа малай да ясый алмыйсың. Интекмә, бездән булмый ул», – дип, үзенчә шаярткан Данир Сабиров.

«Быел елы шундый килде, кибеттә бетмәс әле»;

«Сезнең әле 2 чиләк булган, минем берәү дә тишелмәде»;

«Уңган кешенең шулай инде, икешәр чиләк кишер»;

«Сөйләмә инде, эше күп, ашы юк»;

«Сирәкләргә кирәк иде»;

«Нинди айда утырттың?»;

«Булат, син былтыр да «кишер булмады» дип зарланган идең, быел да утырттыңмени... Юкка нужаланма, кибеттә күп»;

«Кит моннан, бу кишермени? Мондыйларны без ташладык. Әле, кыш чыккач, баздан түгәргә дә кала»;

«Саны күп бит, уңган инде», – дигән комментарийлар арасында кишернең ни өчен уңмавын ачыкларга теләүчеләр, «интекмә» дип киңәш бирүчеләр һәм «ярый бит инде» дип тынычландырырга теләүчеләр дә бар.

Шулай да иҗади гаилә ныклы фикергә килгән бугай. Ләйсән Гыймаева социаль челтәрдәге сәхифәсендә «киләсе елда бакчага яшелчә утыртмыйбыз, сатып кына алырбыз» дип белдергән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100