Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Уып та ятасы юк, икегә ярасыз да саласыз» – Булат Бәйрәмовның кишере уңмаган

news_top_970_100
«Уып та ятасы юк, икегә ярасыз да саласыз» – Булат Бәйрәмовның кишере уңмаган
"Татар-информ" архивы

Булат Бәйрәмов бакчаларындагы кишерне алган һәм аларны юып та куярга булган. Ә Ләйсән Гыймаева иренең тырышканын видеога төшергән.

«Менә 2 чиләк кишер чыкты. Шул 2 чиләк өчен мин яздан алып җәй буе се… су сибеп. Нәрсә инде бу, адәм көлкесе», – ди Булат.

Ләйсәннең камера артында кеткелдәп көлгәне ишетелә. «Ә ничә чиләк чөгендер чыкты?» – дип сорый ул.

«Ярар, чөгендер 3 чиләк инде», – ди Булат.

«Безнең дә быел уңмады», – дип язган алып баручы Зөлфәт Зиннуров.

«Нәкъ безнеке кебек «уңган» икән, әмма үзебезнеке», «Уып та ятасы юк, икегә ярасыз да саласыз», – дип, вак кишернең уңай яклары белән бүлешкән иҗади гаиләнең виртуаль дуслары.

«Безнең кишер кебек булган икән», «Кишереңне урыйм бу», «Кишерне начар сирәкләгәнсең, Булат», «Сирәкләсәң эре була, жәлләмичә сирәкләргә кирәк», «Нашатырь спирты булыша» кебек комментарийлар калдырган видеоны караучылар.

«Мин кер юа торган машинада юам кишерне», – дип язучылар да бар.

«Сезнеке эре булган әле» диючегә «чәнти бармак шикелле» дип, дөресен язган артист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100