Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киров өлкәсендә юл буенда беренче мәчет ачкан Илдар Гомәров: «Гарәфә тавында ниятләдем»

Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәсен дин юлына бастырыр, диелгән бер хәдистә. Һәр кеше ул юлга төрле сукмаклар белән килә. Киров өлкәсендә юл өстендә мәчет салдырган Илдар Гомәров та кайчандыр аракы, тәмәке дә саткан, дуңгызлар да тоткан. Дингә килү юлын ул «Интертат»ка сөйләде.

news_top_970_100
Киров өлкәсендә юл буенда беренче мәчет ачкан Илдар Гомәров: «Гарәфә тавында ниятләдем»

Узган атнада Киров өлкәсе Калинино авылында юл өстендә беренче намаз уку урыны – «Юлчы» мәчете ачылды. Әлегә кадәр Киров – Малмыж – Нократ Аланы юлында намаз уку өчен урын булмаган. Булмаган ук түгел лә. Бер эшмәкәр, юлчыларның ягулык салу станциясендә намазлык җәеп намаз укуын күреп, битараф кала алмый. Юл өстендәге кунакханәдә бер бүлмәне намаз бүлмәсе итеп яраклаштырганнар. Мәчет тә шул кунакханәгә терәлеп тора.

«Намаз уку тәртибе гомердә дә истә калмас кебек иде»

«Бер эшмәкәр» дигән кешем – шушы кунакханәнең җитәкчесе Илдар Гомәров. Ул мәчет ишек төбендә килгән кунакларны каршы алып тора иде. Үзенең шатлыгы йөзенә чыккан, балкып тора. Мәчет кирәк булуның беренче билгеләре 1997 елда ук күзәтелгән.

25 ел элек юл буенда ягулык салу станциясе ачтык. Ул вакытта кафе, автосервис та ачтык. Ягулык салу станциясендә шундый хәлне күзәттем: үзбәкләр, таҗиклар килә, колонкалар арасына намазлык җәяләр дә намаз укыйлар. Шаккаткан идем. Кафега керүчеләр: «Бер почмакта намаз укырга ярыймы?» – дип сорый иде. Рөхсәт бирә идек, әлбәттә. 2003 елларда кунакханә ачтык. Бүлмәләр күп булгач, бер бүлмәне намаз уку өчен яраклаштырдык. Ул бүлмә 20 ел эшләде, юлчылар кереп торды, – дип сөйләде ул.

Илдар әфәнде ул вакытта үзе дин юлында булмаган, намаз укый белмәгән. «Кечкенә вакытта әби «бисмилләһир-рахмәәнир-рахим» сүзен әйтергә генә өйрәтте», – ди ул. Студент вакытта ул, гомумән, атеизм буенча имтиханнар биргән. Шулай да юлында дини гыйлемле кешеләр очрап торган.

2003 елда, реклама ясарга дип, кешеләр чакырдым. Кукмарадан Рамил хәзрәт килде. «Намаз бүлмәсе дә бар. Бәлки, үзең дә укый башларсың?» – диде. Ул вакытта намаз укырмын дип уйламый да идем. «Белмим, әле җитлекмәдем, пенсиягә кадәр ерак әле», – дим. Ул миңа китаплар калдырды. Алдым, укый башладым. Өйрәнеп карарга булдым. Намаз укый башлаган идем, гомердә дә истә калмас кебек иде. Яныма урындыкка китапны куеп, карый-карый укый идем. Хаҗда вакытта гына намаз укырга өйрәндем», – диде ул.

«Гарәфә тавында торганда «мәчет төзергә» дип ниятләгән идем»

2011 елда Кукмара хәзрәте аны хаҗга барырга чакыра. Бөтен эшне дә тиз хуплап ала торган кеше булгач, ризалаша, ният кылалар. Ул вакытта Илдар абыйның баласы туарга тора. Бер-бер хәл булмасын дип борчылып, хаҗга барудан баш тарта. Алган билетларны да кире кайтаралар. Хәзрәт биргән китапларны укый торгач, карарын үзгәртә.

«Ниятеңне үтәмәсәң, хаҗга бару мөмкинлеге башка булмаска мөмкин», – диелгән иде. Шуннан курыктым. Яңадан хәзрәткә шалтыраттым: «Зинһар, миңа билетлар ал», – дим. Ул вакытта тагын бер кеше баш тарткан булган, аның урынына мин бардым. Гарәфә тавында торганда «мәчет төзергә» дип ниятләгән идем. Менә ничә елдан соң, Аллага шөкер, булды», – дип елмайды ул.

Ният булгач, көтмәгән җирдән ярдәм дә килгән. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, күперләр төзү белән шөгыльләнүче эшмәкәр Газинур Кильмакаев белән танышып китәләр. Ул Киров өлкәсенә күпер ясарга килгән була. Күпер ясарга килгән җирендә татар авылларына мәчетләр салырга яки булганнарын төзекләндерергә дә тырыша икән. Шулай итеп, Газинур әфәнде юл өстендәге кафега берничә тапкыр керә дә анда эшләүче кызлардан коймак сорый. Бер җомгада, коймак ашарга кергәч, Илдар әфәнденең үзе белән танышып китә. «Бу тирәдә мәчет салырга кирәкмиме», – дип сорый. Шунда ук кунакханә янындагы буш җиргә йөгереп чыгалар, район башлыгын чакыралар. Шул көнне бергә дога укып, ният кылалар. Август башында булган ул очрашу. Өч ай дигәндә буш урында мәчет калкып чыккан. Халык та булдырганча ярдәм иткән. Килгән кеше рәхмәт әйтеп чыга икән.

«15 ел дуңгыз фермасы тоттым»

Илдар әфәнде үзе Кировта авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Аннан колхозда эшләгән, авыл хуҗалыгы идарәсендә җитәкче булып торган да эшмәкәрлеккә киткән. Аның бүген дә фермалары бар, 250 баш мөгезле эре терлек тота. 15 ел дәвамында чучка фермасы да булган. Хаҗга барган вакытта ул ферма булган әле.

Хаҗда вакытта хәзрәттән сорадым: «Минем дуңгызлар бар бит, нишләтим? Ферманы ябаргамы?» – дим. Хәзрәт: «Ябарга ярамый, син бит кешеләрне эшсез калдырасың. Ният кыл да әкрен генә эшлә», – диде. Әкрен генә дуңгызларны бетердем. Шуннан сарыклар алдым, аннан грантларда катнаштым, мөгезле эре терлеккә күчтем. Кунакханәдә ресторан, сауналар бар иде, аларын да әкрен генә бетердек. Кафедан аракы, сыра, сигаретларны алып аттык, хәләл кафе ясадык. Юл буенда бер генә хәләл кафе да юк иде.

«Минем ике хатыным бар»

Илдар Гомәров балаларының да мәчеткә йөрүен әйтте. Ул – 7 бала әтисе, ике хатын ире.

Минем ике хатыным бар. Икесе дә рус милләтеннән. Икесе белән дә никах укыттым, икесе дә шәһадәт кәлимәсен әйтте. Бер хатынымнан 3 бала, икенчесеннән 4 бала бар. Дүрт бала – кечерәкләре мәчеткә йөри, әкрен генә намаз да укыйлар, – ди.

Тагын бер хатын алуны беренче хатыныгыз ничек кабул итте соң, диюгә ул: «Хатын-кыз ничек кабул итсен инде», – дип елмаеп куйды. Алар бер-берсе белән аралашмый да икән. Әти кеше балаларның барысын да тәэмин итеп тора.

Илдар әфәнде үзе үги әти белән үскән. 1961 елда, баласы туарга ике ай кала, әтисе вафат булган. Аннан соң әнисе икенче иргә кияүгә чыккан. Гаиләдә тагын ике бала туа. «Үги әти үлгәнгә дә 5 еллап булды инде. Әни исән, Аллага шөкер, 86 яшен тутырды. Пенсиягә чыккач та, әни миндә эшләде әле», – диде ул. 

Әңгәмәдәшем ягулык салу станциясе, кунакханә, автосервис, бер ферма, икенче ферма, өченчесе... дип санап киткәч, «күпме хезмәт» дип уйлап куйдым. Гаилә зур булгач, Аллаһы Тәгалә үзе бирә, диләр бит.

Яңа ачылган мәчетләре дә буш тормасын иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100