Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кирилл булып туып, Батырхан булып һәлак егет турында: «Татар лидеры була алыр иде»

29 октябрьдә татар милли хәрәкәте активисты, «Азатлык» татар яшьләре берлегенең Тывадагы әгъзасы, 24 яшьлек Батырхан Әгъзамов юл-транспорт һәлакәтендә вафат булды. Кирил булып туган һәм Батырхан булып бакыйлыкка күчкән милли җанлы егет турында истәлекләрне барлыйбыз.

news_top_970_100
Кирилл булып туып, Батырхан булып һәлак егет турында: «Татар лидеры була алыр иде»
Фотлар социаль челтәрдән алынды

19 ноябрьдә Батырхан Әгъзамовка 25 яшь тулыр иде. 1 ноябрь көнне аны туган ягы – Тыва Республикасы Кызыл шәһәрендә җирләделәр.

Батырхан – гаиләдә бердәнбер бала. Әнисе Сания ханым улы турында сөйләргә әзер түгел иде. «Өч көн инде ашаганым да юк», – диде ул, шалтыраткач.

Яшьләр берлегенең телеграм-каналындагы язмада әнисенең мондый сүзләре бар:

«Үкереп елаудан тамагым карлыкты, һаман да ышана алмыйм бу фаҗигагә. 29 октябрьдә минем өчен дөнья бетте. Газиз балам, улыкаем һәлак булды. Ул үзе рульдә иде, юл казасына эләгеп үлде. Ышана алмыйм, бу турыда сөйли дә алмыйм. Балам Казанны сагынды, анда барасы килде, әмма насыйп булмаган. Үз идеяләренә тугры булды, татарлыгы белән горурланды. Гаделсезлекне авыр кичерде. «Мин – татар», – дип яшәде, «Мин – татар», – дип, йөрәге тибүдән туктады. Мин ансыз ничек яшәрмен – аңламыйм. Шундый мәрхәмәтле бала иде ул», – дигән Сания ханым.

Кызылда Батырханны мөселманча җирләгәннәр. Тыва башкаласында мәчетләр юк, татар оешмалары юк, шуңа күрә егетне мөселманча җирләүгә үзбәк милләтеннән булган кеше ярдәм иткән.

Казанга килгәнче, Батырхан Кирилл исемен йөрткән. Әнисе Сания ханым – татар, ә әтисе Игорь – катнаш, татар һәм рус миләтеннән булган гаиләдә туган. Шуңа да карамастан, Кирилл үзен татар дип санаган, татар мәркәзенә омтылган. 2016 елда Казанга КФУга, татар теле бүлегенә укырга килә, рәсми рәвештә исемен үзгәртә. Истәлекләргә караганда, Батырхан исемен ул үзе сайлаган, ә фамилиясе итеп әнисенең кыз фамилиясен алган. Ул паспортларындагы исемнәрен дә үзгәрткән.

«Кирилл булмаган, гел Батырхан булган кебек»

Татар милли хәрәкәте активистлары ул Казанга килгән елларны искә алды. «Азатлык» татар яшьләре берлеге активисты Рәфыйкъ Кәримуллин сүзләренчә. Казанга килгәнче үк ул мондагы милли тормыш белән кызыксынып торган.

Без 2016 елда, ул Казанга килгәч таныштык. Казанга килгәнче дә безгә язганы булды, милли тормыш белән кызыксынды. Шул вакыттан безгә якыная башлады. Без Казанда танышып киттек. Фикер йөртү ягыннан бер юнәлештә булгач, аралашып китүе дә җиңел булды. Ул безнең коллективка кереп китте, җыелышларда, чараларда катнаша башлады, үз кешебезгә әйләнде. Батырхан ачык күңелле, йомшак кеше булды, усал итеп сөйләшә торган кеше түгел иде, каршы да әйтми иде.

Без башта «Кирилл» дип йөргән идек, аннан соң ул исем бөтенләй онытылды. Әтисенең фамилиясе Белоусов дип хәтерлим. Хәзер Кирилл булмаган, гел Батырхан булган кебек кабул итәбез. Кызылда яшәгәндә үк исемен үзгәртү теләге күңелендә булгандыр, дип уйлыйм. Ул татар мохитенә бик сусаган иде, тартылды.

Батырхан, татар мохитендә үсмәсә дә, милләт өчен янып торган егет иде. Ул башка милләт халыклары белән аралашырга яратты. Төрки халыклары арасында танышлары күп булды. Ул кешене үзенә җәлеп итә белә иде. Милләт өчен чын күңелдән борчылып яшәде.

Кызганыч, соңгы арада Батырхан белән аралашкан булмады. 2019 елда Кызылга киткәч, хәлләрен белешеп тордык. Сагынып язгалый идем. Дөнья мәшәкате белән аралашулар сирәгәйде. Туган көн, бәйрәмнәр белән котлаша идек.

Ул шимбәдән якшәмбегә каршы төндә һәлак булган. Миңа үлүе турында хәбәре дүшәмбе генә килеп җитте. Якшәмбе көнне аның бер фотосы килеп чыкты, кызык өчен үзенә җибәрдем. Укымады. Ул вакытта вафат булган инде. Шулай аяныч килеп чыкты. Ул – хөрмәткә лаек кеше, – дип сөйләде фикердәше.

«Анда күчмә халыкларның рухы сизелә иде»

Батырханның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә 9 меңнән артык дусты бар. Шуннан да аның аралашучан булуын ассызыклап буладыр. Аның һәлак булуы турындагы бер язма астында: «Телдә, фикердә, эштә – берлек! Батырханның тормыш девизы, шундый иде», – дигән комментарий очрады. Истәлекләр буенча, Казанга килгәндә, Батырханның татар теле юк дәрәҗәсендә булган. Тарихчы Илнар Гарифуллин сүзләренчә, Казанда ул инде «ипи-тозлык» татар телен өйрәнгән булган.

Батырхан билгеле татар активисты иде. Ул көчле рухлы иде. Шул ук вакытта гади егет булды. Без – Башкортстан, Татарстаннан җыелган милли җанлы татарлар – милли проблемаларны күбрәк аңлый идек, ул башкача – гадирәк итеп күрә иде. Шуңа да кармастан, ул барысын да белергә, аңларга тырышты. Ул бернидән дә курыкмады, һәрвакыт үзенең позициясен белдерде. Тывада тугангамы, аңарда күчмә халыкларның рухы сизелә иде. Аның белән аралашканнан соң, мин шундый фикергә килдем.

Аның белән урам чараларында, түгәрәк өстәлләрдә очрашкан бар иде. Монда килгәч, аның татарлыгы артып китте. Ул үзенә билгеле, тарихи исем алырга булды. Аның бернинди үтенече булмады, беркем, бернинди тәкъдим ясамады, исемне үзе сайлады. Алтын Урданы оештыручы Бату хан исемен сайлады. Аның исеме аерылып тора иде, татарлар арасында нинди генә борынгы исемнәрне куллансалар да, андый исемле кешене ишеткәнем юк иде. Телне белмәсә дә, татарлыгын гаиләдә саклый алган.

Ул Татарстанны яратты. Монда гына татарлыгын тулысы белән күрсәтә ала иде. Укырга юкка гына Казанга килмәгән. Ул якынрак төбәккә дә укырга керә ала иде бит инде, тик ул Казанга омтылган. Башта ул русча гына сөйләшә иде, Казанда татар телен «ипи-тозлык» өйрәнде, тырыша иде. Сүзне белмәсә, тиз генә онлайн сүзлектән карап ала иде. Ике телне кушып булса да, сөйләшергә тырыша иде, – дип искә алды Илнар Гарифуллин.

«Киләчәктә галим, татарның лидеры да була алыр иде»

Марий Элдагы татар милли хәрәкәте активисты Рамай Юлдашев Батырханның үлеме турындагы хәбәрне авыр кабул иткән. «Юксынып елап җибәрдем», – диде ул.

Мин, Йошкар-Олада яшәп, аны нык якыннан белмәдем, әмма Казанда узган чараларда очрашырга туры килде. Молодец егет иде. Ул бит инде урыслашкан татар иде. Үз алдына максат куеп, телне өйрәнде. Татарчасы яхшы иде аның, тырышты. Татар тарихын да яхшы белә иде. Бик нык ачык, мөлаем егет иде. Күңеле, җаны белән татар милләте өчен тырышты, ярдәмчел булды. Татарда андый йөрәкле, андый егетләр-көрәшчеләр аз, кызганыч. Фаҗигале үлеме шундый кызганыч. Ул күңелдә калыр. Аның исемен дә мәңгеләштерергә, бәлки... Карарбыз. Үзенчә җәмгыятьне үзгәртергә тырышты, ул төрки халыкларының бердәм булуын теләде. Киләчәктә галим, татарның лидеры да була алыр иде, дип саныйм. Ул гомере буе татар мәнфәгатен кайгыртты. Энергия, акыл ягыннан потенциалы зур иде.

Татар тарихын өйрәнү милли үзаңны формалаштыргандыр, ул миллилек аның геннарында да булган бит инде. Күңел чакыруы белән Казанга килгән. Әти-әнисенең бердәнбер уллары бит, соң гына туган. Әти-әни бөтен күңел җылылыгын биргән бит инде. Әти-әнисе терәк булган. Гаиләсе хупламаса, көрәш юлына басканнарга авыр ул. Алар рухландырып торганнардыр. Материаль як та бар бит әле. Казанга кадәр килү – күпме чыгым бит...

Үзем дә бу хәбәрне бик авыр кабул иттем. Аны юксынып елап җибәрдем, – дип сөйләде ул.

«Иң шатлыклы мизгелләремне уртаклашучыларның берсе ул иде»

Шагыйрь Фәнил Гыйләҗевнең икенче баласы тугач, Батырхан һәм бер төркем егет бала тудыру йортына килгән булган.

Батырхан белән без танышканда, аңа әле 18 генә яшь иде. Ул чакта исеме дә Кирилл иде. КФУның татфагына яңа гына укырга кергән, татарча әле юньле-рәтле сөйләшә белмәгән, Тывадан ук үз милләтенә, мәдәниятенә тартылып килгән егет. Үзе төп кебек таза, үзе теләсә кайсы милли чарада катнашырга, хәтта үзе инициатива белдерергә ажгырып тора. Ул милли хәрәкәт белән генә түгел, гомумән, сәясәт, иҗтимагый-социаль темалар белән кызыксынучан иде. Активлыгы өчен Истанбулга барып, «Төрки яшьләр җыены» фестивалендә дә катнашырга өлгерде. «Тюркский взгляд» газетасына төрки мәдәният турында кызыклы мәкаләләр дә язды. Ул университетны журналистика яки тюркология юнәлешендә дә дәвам итә алган булыр иде. Ләкин аның өчен әүвәл ана телен өйрәнү кызык булды.

Безнең белән хәленнән килгәнчә татар телендә аралашты. Бу аңа авыр бирелсә дә, язышканда да татарча язарга тырыша иде. Камал театрына бергә спектакльләргә дә йөрдек. Бер спектакльдә «Батырхан» атлы персонаж бар. Дөрес, ул соңрак, большевиклар хакимияткә килгәч, «хан» кушымчасын «җан»га алмаштыра. Бу «хан»лы исем Наил Нәбиуллинны да әсәрләндерде, «Улым туса, Батырхан дип кушам!» – дип әйтә торган иде. Узган ел Төркиядә Наилнең кызы – Сөембикә туды. Кирилл исә, җәйге каникулга туган ягына кайткан җиреннән Казанга Батырхан Әгъзамов булып әйләнеп кайтты. Әлеге исеме белән чиксез горур иде ул.

Казанда чакта, бергәләшеп, шактый Татарстан байраклары җыйдык, тараттык, Татарстан тасмалары кистек, аларны төрле урам чараларында тараттык. Батырхан ялгыз пикетларда да күп катнашты, милли хәрәкәткә бәйле булмаган каршылык чараларына да йөреде, төрмәгә дә утыргалады, штрафлар да түләде. Ул курку белмәс батыр йөрәкле егет иде. Уку процессы уртасында, кинәт, Кызыл шәһәренә – туган ягына кайтып китүенә органнар тарафыннан янаулар да сәбәп булды, дип уйлыйм. Берничә кат төрмәдә утырып чыккан егетне чираттагы каршылык чарасыннан йолкып алып, озаккарак та утыртулары ихтимал иде.

Ул безнең белән киңәшеп тормыйча да, йөрәге кушып, урам чараларына чыга иде бит. Военкомат белән бәйле хәл итәсе мәсьәләләре дә бар иде.

Батырхан белән бәйле иң истә калган көн – икенче кызым Айсылу тугач, бала тудыру йортыннан гаиләмне каршы алышырга бер көтү «Азатлык» егетләренең килүе булды. Минем иң шатлыклы мизгелләремне уртаклашучыларның берсе ул иде. Безне фотоларга төшерде, үзе дә безнең белән төште. Мөгаен, бала табу йортыннан бер генә яшь әти-әнине котларга да бу тикле егетнең килгәне булмагандыр.

Кызганыч, үзенә өйләнү, нәселен калдыру, бала тәрбияләү бәхете насыйп булмады, иртә бакыйлыкка күчте. Мин аны, иртәме-соңмы Казанга әйләнеп кайтыр, дип юрый идем. Урыны җәннәттә булсын. Аның арабызда юклыгын аңлау бик моңсу, әле ышанып та бетә алмыйбыз, – диде Фәнил Гыйләҗев.

«Казанга кайту хыялы белән яшәде»

Беренчеләрдән булып, Интернет киңлекләрендә язучы Фәүзия Бәйрәмова Батырхан турындагы истәлекләрен урнаштырды. Менә бер өлеше:

Ул ата-анасына соңлап туган бердәнбер бала иде, Монголия чик буйларыннан Казанга килеп, милләтне уятып киткән яшь каһарман булды... Батырхан 2016-2019 елларда Казан федераль университетында укыды, Тывада татар мохитендә үсмәсә дә, университетның татар теле бүлегенә керде, туган якларында Миңзифа әбисе авырый башлагач, читтән торып укырга күчеп, аны карарга Кызылга кайтып китте. Әбисе үлгәч, аны үз куллары белән мөселманча җирләде, аннан соң яңадан Казанга кайту хыялы белән яшәде. Әмма тәкъдирендә башкача язылган булып чыкты...

Мин Батырханны Казанда милли хәрәкәт җыелышларында, Хәтер көннәрендә, тел буенча митингларда еш күрдем. Анда борынгы татар-монголларда булган борынгы Чыңгызхан рухы сизелә иде, көч-гайрәт кайнап торды. Шул ук вакытта ул чәчрәп тә чыкмады, шауламый гына, ирләрчә басынкылык белән гамәл кылды.

...Батырхан һәм Яуширмә белән бәйле бер кызыклы хәл искә төште. 2018 елның карлы-буранлы март башы иде, Чистай районының Яуширмә авылында Гаяз Исхакыйның 140 еллыгын уздырырга чыгып киттек, анда Казаннан һәм Чаллыдан Исхакый бүләге ияләре чакырылган иде. Без Чаллыдан язучы Факил Сафин белән киләбез, Яуширмә борылышында, ак бураннар эчендә, юлдан ике егетнең җәяүләп атлаганын күрдек, аларның кулларында зур-зур сумкалар иде, чак өстерәп баралар. Мин шунда «Азатлык» татар яшьләре берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллинны һәм Батырхан Әгъзамовны танып алдым, тиз генә машинаны туктаттык та, егетләрне үзебез белән алдык. Алар Казаннан килгән ниндидер машинадан төшеп калганнар һәм калган юлны җәяү дәвам иткәннәр, ә сумкалары таш кебек: китаплар, татарча газета-журналлар, байракчыклар, тагы әллә нинди милли сувенирлар белән тулган иде. Ә Яуширмәгә чаклы әле тагы 25 чакрым! Исхакый рухы, яшьлек егәрлеге аларны шушы юлга чыгарган, һәм алар аны кар түгел, таш яуса да үтәргә әзер иде... Алып килгән бүләкләрен алар халык арасында сөенә-сөенә таратып йөрделәр.

2016 елны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тывага килгәч, аның белән очрашуга татарларны 18 яшьлек Батырхан җыеп алып бара…

...Казанга ул инде Батырхан булып килә, мәңгелеккә дә мөселман-татар булып, Батырхан булып китә... Бәхил бул, Батырхан энем, рухың шат булсын, рәхмәт фәрештәләре каршы алсын! Милләт күгендә якты йолдыз булып исемең һәм хезмәтләрең калсын… – дигән.

Батырхан Әгъзамов социаль челтәрдә әбисе белән бергә төшкән фотосын урнаштырган булган. 2022 елның маенда әбисен җирләгән. «Кичә минем яраткан әбием вафат булды... 7 майда аңа 92 яшь тулды. Әбиебезнең рухы шат, урыны җәннәттә булсын!» – дип язган булган.

Батырхан Әгъзамовның әти-әнисе, туганнары, якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Урыны оҗмахта булсын!

  • Батырхан Әгъзамов Кызыл шәһәрендә туган, аның әти-әнисе СССР заманында Тывага киткән булган, ул үзе шунда туа. Казанга укырга килгәнче үк татар милли хәрәкәтенең активистына әйләнә, Казанда төрле милли чараларда катнаша. Хәтер көненә, Гаяз Исхакый музеен төзекләндерүне таләп итеп ялгыз пикетлар уздыра. Пенсия реформасына каршы акциядә катнашкан, тыелган символлар кулланган өчен ул административ кулга да алынган иде. Казанда укуы белән проблемалар булу сәбәпле, Кызылга кайтып китә.
  • Батырхан Әгъзамовның якыннарына кабер ташы, чардуган кую өчен ярдәм җыела. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар Карта Сбербанка:2202 2067 5697 8701Гиматдин Р.М.2) iban: TR16 0001 0024 8096 5281 3750 04Nail Nabiullin Акча Батырханның әнисе Сания ханымга күчереләчәк, дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100