Күңелендәге борчуын беркем белән дә уртаклаша алмый Ирек. Җанын тырнаган сорауга 40 елдан артык җавап эзли ул. Сорау җавапсыз кала, күңелен әрнетә. 7 яшендә әтисенең үзен читкә этәрүен беренче тапкыр тойды ул. Мәктәптә ясаган танк рәсемен күрсәтәсе килеп янына баргач, әтисе зур куллары белән читкә этәрде малайны. «Вакытым юк, фермада су каткан, әнә, синең кебек малайлар сыерчык оясы ясый инде, рәсем ясап утырмый», – диде дә бүреген кулына гына тотып чыгып йөгерде. Мөлдерәпләр басты да калды Ирек. Җыелышларга да гел әнисе йөрде малайның. Ә ул әтисен күрергә теләде. Ни дисәң дә әти – әти бит инде ул. Класста кызларның гына әниләре йөри җыелышка. Ә малайларның барысының да әтиләре килә.
Аннары Ирекнең әтисен бик зурлыйлар авылда. Бар кеше дә аңа ярарга тырыша, аның белән исәпләшә. Колхоз рәисеннән кала икенче кеше ул. Гел аңа киләләр йомышка. Салам, печән, он кирәксә дә аларга киләләр. Кайберләрен тыңлый, кайберләре елардай булып чыгып китә, үтенечләрен кире кага әтисе. Мондый хәлләрне балачакта күрми кала иде. Үсмерлек чорына кергәч, әллә ничек авыр кабул итә башлады Ирек. Берсендә классташы Фәритнең әнисе кыш уртасында малларына печән сорап килгән. «Җәй көне нишләдең, печән дә чапмагач», – диде әтисе, мыек чите белән генә елмаеп. «Быел аякны авырттырган идем, җитәрлек итеп әзерләп булмады шул», – диде авылдаш апасы, башын аска иеп. Фәритнең әтисе юк. Исән, ди, ул үзе, башка авылда яши, анда да балалары бар, ди. Нишләп Фәритләрдән киткәнен Ирек балалык акылы белән аңламый. Печән сорап кергән апаны кызганып калды. Бакча артына чыгып баскач, әтисенең кеше аралап кына үтенечләрен үтәвенә тагын бер кат аптырап калды. Чөнки, бакча артыннан күренеп кенә торган киң кырда сузылып киткән печән эскертләре, Ирек күзаллавынча, Фәритләрнең генә түгел, әллә ничә авыл малларына җитәрлек кебек.
Әтисенә дә бу хакта әйтеп карады үсмер малай. «Малай актыгы, борын астында маңкаң кипмәгән, атаңны өйрәтмә!» – дип кенә җаваплады да тагын эшенә чыгып йөгерде Гайсин.
Кечкенә чагында, әбисенә ияреп, авыл кибетенә барырга яратты Ирек. «Озын керфекле, бигрәк чибәр булган бу малай, күәс төбе булгангадыр инде», – ди иде авылның бер апае. «Күәс төбе»нең нәрсә икәнен кибеттән кайтканда әбисеннән дә, кайткач әнисеннән дә сорашып карады. Әйтмәделәр. Ошатмады ул бу сүзне. Кибет тәрәзәсеннән теге апаның кибеткә килгәнен күреп алса, тиз генә чыгып китү ягын карый. Кибеттә кешеләр янында әйткәч авыррак кабул ителә. Хәтта солдатка озатканда да, шул апа, «күәс төбе, исән-сау йөреп кайт» дип, аркасыннан сөеп калды.
Армиягә чакырып хәбәр килгәч, әнисе бик борчылды егетнең. Әтисе бик сөенеп йөрде. Улым хәрби бурычын үтәрлек булып үсеп җитте, дип сөенәме икән, дип уйлый иде егет. Бәлки... аз булса да күрми торырмын, дип уйлыйдыр. Никтер яратып бетерми аны әтисе. Яратып бетерми түгел, бөтенләй яратмый бугай ул аны. Ирекнең апалары да бар. Кече апасы белән яшь аермасы 16 ел. Ике олы апасы белән яшь аермасы 23 ел тирәсе. Алар инде Ирек туганчы ук шәһәргә чыгып киткәннәр. Шуңа әллә ни аралашып үсмәделәр. Олы апасының улы белән Ирекнең яшь аермасы бер генә ел. Әнисе Ирекне 46 яшендә тапкан.
Бертуганнары белән яшь арасы шактый булу малай кешенең холкына да салынадыр: мөстәкыйль булып үсәргә тырышты ул. Күп укыды, күп әйбер белән кызыксынды. Иптәш малайлары инештә хоккей уйнаганда, тиз генә барып 1-2 «гол» кертә иде дә, китапханәгә барып китап укый иде. Ул елларда китапханәләр әллә нинди мавыктыргыч журналлар яздыра иде. Шулардан карап очкыч макеты да ясап карады малай. Бер дигән сыерчык оясы ясап элде. Аңа килгән кошларны күреп, и сөенгән иде үсмер егет. Әтисе ул чакта да көлде үзеннән. Кызлар озатыр чакта, бу малай сыерчыкларга карап сөенеп йөри, булдыксыз, ничек тормыш итәр бу, дип көлде аш өстәле артында утырганда. Ирек әтисен тыңлап бетерә алмады, табын яныннан кузгалып китте.
Гел шундый кире кагылулы сүзләр ишетеп үсте Ирек. Берсендә әтисе белән базарга бардылар. Ул чакта малайга 13 яшь тирәсе булгандыр. Иреккә кышка киемнәр алырга исәпләре. И сөенеп барды малай. Дусты Фәритнеке кебек шәп бүрекле булачак ул да. Алайса туганнан туган абыйсыннан калган бүрекне киеп йөри иде мәктәпкә. Базарга барып җитүгә, әтисе малайны машинада калдырды да, үзе «каядыр кереп чыгасым бар» дип китеп югалды. Берәр сәгать чамасы үткәч кенә әйләнеп килде. «Синең белән базарга керсәк – югаласың, үзем алып чыктым, кайткач карарсың, тизрәк кайтып җитәргә кирәк», – дип, әтисе киемнәр салынган сумканы машинаның арткы утыргычына ыргытты. Әти кеше әйткәч шулай булырга тиештер, дип уйлады Ирек, күңелендә кимсенү барлыкка килсә дә.
Өйгә кайтып кергәч тә, әтисе табын артына утырды. Ирек тизрәк әтисе алган яңа бүрек, чалбарны карарга сумканы бушатты. Чалбар карап торышка бик ыспай, матур, әмма, Иреккә 10-15 сантиметр чамасы кыскарак булып чыкты. Куян бүрекнең дә йоннары коела төшкән. Күңеле төште малайның. Әнисе дә елады ул көнне.
– Ник кимсетәсең син үз балаңны, кызларың арасында бердәнбер малаең бит ул, шәһәр кадәр шәһәргә алып барып, киертеп карап алсаң ни була иде? – диде. – Ярар, чалбарның балагын озынайтырбыз, көя ашый башлаган бүрекне ничек киеп йөрсен ул бала?!
– Без әтидән калганны киеп үстек, әнә, ошамаса, минекен кияр, – диде ата кеше, коры гына. – Кире! – дип тә өстәп куйды.
Менә шул көннән «кире» кушаматы тагылды Иреккә. Алар әйткәнчә булмаса, апалары да «кире» дип кенә әйтә торган булдылар. Хәтта ир уртасы булгач та, безнең Ирек кире бит ул, дип кенә «пичәт» сугып куярга өйрәнделәр.
Бар кеше дә бер үк уйда, бер үк юлда булмый бит. Үз уе, үз фикерләре, тормышка үзенең якты уй-хыяллары булган кешенең «кире» дип аталырга нинди хакы бар? Үсмер вакытта да кабул итүе авыр бу сүзне. Ир уртасы булгач – бигрәк тә. Кимсетә, хурландыра ул сүз. 50гә җиткәндә, яхшымы, яманмы, Ирекнең дә үз тормышы бар. Әмма апалары өчен, барыбер, ул – «кире Ирек».
Егет мәктәпне тәмамлап, һөнәр сайлар вакыт җиткәч бигрәк тә ныгыды бу сүзнең көче. Элек авыл кешесе бәрдрәфкә гәҗит тотып йөрде. Хәзерге яшьләргә «бәдрәф кәгазе юк иде» дисәң, һич ышанмаячаклар. Ирек тә, бәдрәфкә алып чыккан гәҗиттә төзүче турында язылганнарны укып, уйга калды. Карале, нинди матур эш, минем дә төзүче буласым килә, дип уйлады ул. Башына каска кигән, кулына зур тимер чүкеч тоткан төзүче рәсеме аңа тынгы бирми башлады. Киләчәктә төзүче булырга, дигән уй килде аның башына, әмма хыялын яшереп куйды. Шулай да, әнисенә серен ачты. Әнисе, аркасыннан сөеп, «Аллаһ насыйп итсен, балам» диде. Үзенчә яшергән кебек тоелса да, әтисе белгән улының төзүче булырга хыялланганын. «Ниткән төзүче, ди, ул, әнә мал врачына укы, син – авылда калырга тиешле малай», – диде әтисе, озак сөйләшеп тормастан. Ирек зур шәһәрләрдә йортлар төзисе килгән якты хыялларын сөйләргә ашкынды. Әти кеше тыңламады да, мыскыллы гына башын кагып, көлеп карап торды.
Егет, китапханәгә йөреп, төзелеш турында шактый гына мәгълүматлар тупларга да өлгергән. Авылны яратмый түгел егет. Бәлки, киләчәктә авылда да төзелешләр алып барыр. Әмма аны шәһәрләрдәге зур төзелешләр ымсындыра шул. Шунда кирпечләр өеп карыйсы килә. Катлы-катлы йортлар төзегәндә зур тәрәзәләреннән күккә карап торганын күзаллый ук башлый. Хыялланды егет төзелеш белән.
Ә әтисе, гомере буе авылда иген иккән, мал тоткан абзый, улының да авылда калуын теләде. Әнә авылларда мал табиблары юк, булганы да аракы белән дус. Йә мал табибы, йә механизатор булырсың, диде. Әти кешенең улын кайгыртып киңәш бирүедер, бәлки. Авылда, үз янында калдырасы киләдер. Әмма, һәркем шәхес бит. Ирек тә – буй җиткән егет. Үзенең максатлары, хыяллары бар. Әти-әни сүзен тыңлау кирәктер дә. Тик аның да үз уйларын әйтергә хакы бар бит. Китап укырга яратуымы, әллә югары көчләрдән бирелгәнме, иптәшләре кебек уйлый белмәде ул. Башкалар күрмәгәнне күрде, иптәшләренең уена да килеп карамаган эшләр аның аңын томалады. Сызымнар, геометрик фигуралар белән хыялланды. Якты хыялларын тормышка ашыру өчен бик тырышып укыды, мәктәпне дә уңышлы тәмамлады. Классташ егетләре клубка дискотекага йөргәндә, ул такта кисәкләреннән макетлар ясап кайнашты. Бу эшләрен әтисе күрсә – орышты, «кирәксез эш белән утырасың!» дип әрләде. Әнә, мал кара, фермага миңа ярдәмгә кил, янәсе.
Авыл кешесенең кайберләре мал, ферма эшләрен генә хезмәткә санаганын шул елларда аңлады Ирек. Чөнки, әтисеннән дә, туганнарыннан да үз хыялларына хуплау тапмады. Гел авылда, фермада калган егетләрне үрнәк итеп күрсәттеләр аңа. Ирек тыңламады. Мәктәпне тәмамлауга, аттестатын алды да Казанга төзелеш буенча укырга керде. Әтисе акча бирмәде, хәтта ул малаеның шәһәргә барганын белми дә калды. Ул көнне фермада мал үлчиләр иде, әтисенең вакыты юк. Әнисенең әнисе Сәрбиҗамал әбисеннән акча алып торды. Имтиханнарны уңышлы тапшырды ул. Китаплардан алган белемнән тыш, бу эшкә сәләт тә бирелгән иде булса кирәк егеткә. Хыялына таба бер адым атлаганын – укырга керә алу шатлыгын уртаклашырга очынып кайтты ул өенә. Әтисе мыскыллы гына елмайды да, «кире» диде, башка сүз әйтмәде. Егет аптырашта басып калды. Шулкадәр, шулкадәр сөйләшәсе, аңлашасы килде әтисе белән.
Акча түгел, кайчакта бер җылы сүз дә көч өсти. Акча өмет итмәде Ирек. Тәүлеккә бер генә ашап йоклаган көннәре дә булды. Әмма кешедән акча сорарга уйлап та карамады. «Син булдырасың!» дигән кебек җылы сүз көтте ул. Әнисе исән булса, әйтер иде. Авылдан шәһәргә чыгып киткәндә дә, олы юлга озата барган әнисе: «Улым, син булдырасың, хыялыңа таба атла. Яратмаган эштә эшләве читен ул. Үзеңә ошамаган һөнәр сайлап ялгышма», – дигән иде. «Чынлапмы, минем төзүче булырыма ышанасыңмы син, әни?» – диде Ирек, әнисенең канатлы сүзләрен тагын да ишетәсе килеп. «Була, улым, була, авырлыклар алдында югалып калма, син – көчле егет, күңелеңдә астыртынлык юк, сине эшеңдә дә яратачаклар», – дигән иде ул. Бу әниләр каян белә икән?
Әйе, бик яраттылар аны эшендә. Җитәкчелек тә, гади эшчеләр дә үз итте аны. Ә менә әтисе белән һич кенә дә уртак тел таба алмадылар. Әтисе үзе 80гә җитсә дә Ирек аның өчен «маңка малай», «кире» булып калды. Ирек хыялларын чынга ашырды. Зур төзелешләрдә прораб булып эшләде, зур йортлар салды. Аларның киң тәрәзәләреннән карап хозурланды. Шунда яшәүче кешеләргә уңайлы булсын өчен, төзелешләрне гел контрольдә тотты. Әмма күңелендә кимсенү йөрде. Әтисе улы белән горурлана белмәде. Үзен яратуы көчле иде бугай әтисенең. Үз «мин»е көчле иде. Колхозның уңышлары, районда, партиядә мактаулары зуррак дәрәҗә иде аның өчен улының уңышына, гаилә иминлегенә караганда.
Үпкәләми егет әтисенә. Ни дисәң дә, әти бит ул. Улының ялт иткән гаилә тормышын, эшләрен хуплап бер генә тапкыр булса да җылы сүз әйтүен көтеп яшәсә дә, үпкәләми. Әмма күңелдә төер бар. Гомер узган саен, күңелен сагыш баса. Ничә тапкырлар сөйләшергә талпынып карады ул әтисе белән. Әтисе генә ихластан, ачылып китеп сөйләшмәде. Гел элеккечә, улын кимсетеп, «кире син» дип, үз сүзен әйтеп торды. Югыйсә, Ирек тормышыннан зарланмады, әтисенә бер тапкыр да акча сорап кайтмады, ярдәм көтмәде. Булдыра алган кадәр үзе ярдәм итәргә тырышты. Әмма әтисе аның ярдәмен кире какты. Алып кайткан бүләкләрен күрше абыйсына биреп чыгарды.
Бала чактагы кебек, 50егә җиткәндә дә, иптәшләре әтиләре турында сөйләшә башласа, тамагына төер килеп бөялде Ирекнең. Күзләреннән яшь чыкты. Күзгә чүп керде, дип хәйләли иде андый чакларда. Ә бер көнне эшендәге алыштыргысыз дустына барысын да сөйләп бирде. Әтисенең улын ярата алмавына җавап эзләгәнен сөйләде. Елый-елый сөйләде. 50 яшьлек ирнең шуның кадәр еллар әти яратуына мохтаҗ булып яшәве гаҗәп... Кешегә әйтсәң – кеше ышанмас. Кешеләрнең дә төрлесе бар икән шул тормышта.
Ирекнең борчуы тыңлаган дусты аңа мәчеткә кереп карарга киңәш итте. Анда кергәч нишлисен белмим, дисә дә, «мулла үзе өйрәтә, кер генә син» диде Ислам. Әллә кайдан, әллә нинди җылылык килде иргә. Әни сөенер иде, дигән уй да бөреләнеп алды. Кайтышлый ук керде ул мәчеткә. Иртәгә калса тагын кире уйлармын, дөнья мәшәкате белән онытылыр, дип, ашыга-ашыга керде.
Ишекне ачып керүгә, арты белән утырган картка игътибар итте. Мулла картның сөйләгәнен тыңлый. Таякка таянган бабай тын гына сөйли иде.
– Күп вакытым калмагандыр, мине кичерүен сорап дога кыл әле. Улымны ярата алмадым, ул миңа үпкәләп яши кебек. Мин балалар ярата торган кеше түгел. 50гә җиткәндә генә туган малай ул. Картаеп беткәч нәрсәгә инде миңа малай, алдыр, дидем. Хатын алдырмады, тапты, әллә шуңа да яратмадым. Үткән елларыма үкенмим, малай хәзер үзе 50гә җитә инде, үлгәч җавап бирәсе булыр дип куркам, шуңа күрә син дога кыл әле, – дип, муллага акча сузды.
– Бабай, акчаңны тыгып куй, әйдә, малаең белән икегез бергә мәчеткә килегез әле, – диде мулла.
– Мин аның кая торганын да белмим. Мин «кил» дисәм дә, килмәс ул, кире ул, – диде карт.
– Мин килдем әти, – диде Ирек, әтисен танып алып. Йөгереп барып кочагына алды. Әтисенең сөяк тә тире генә калган каты куллары улының күз яшьләрен сөртте. Их, бала чактан ук көтте бит шундый җылы әти кочагын Ирек. Ничек көтте ул аны...
Әйтерсең Аллаһ Тәгалә аларны үзе китерде мәчеткә. Гомер буе бер тапкыр да мәчет ишеген ачып карамаган Ирек һәм аның дингә ышанмаучы әтисе мәчеттә күреште. Шәһәр мәчетендә. Гайсин иптәш күптәннән авылыннан шәһәргә – кызларына күченгән иде инде.