Россия прокатына күренекле язучы Чыңгыз Айтматов турында фильм чыкты. Язучы турында биографик картина Кыргызстанда яшь режиссер Каныбек Калматов тарафыннан төшерелгән.
Каныбек Калматов кинооператор буларак билгеле, аеруча «Рай под ногами матерей» (2024) кыргыз фильмы аша танылды. «Айтматов» – аның беренче режиссерлык эше. Съемкалар Кыргызстанда, Мәскәүдә һәм Калининградта узган.
Фильм нигезенә Чыңгыз Айтматовның «И дольше века длится день» («Гасырдан озын көн») романының язылу тарихы салынган – аның цензура һәм интригалар аркасында чыкмый калу куркынычы булган. Романның беренчел исеме – «Буранный полустанок». «И дольше века длится день» исеме Пастернак шигыреннән алынган. Чыңгыз Айтматов персонажына каршы Алмаз Караев персонажы куелган – ул җыелма образ. Ике язучының - Чыңгыз Айтматов белән Алмаз Караев Германиягә баруы сурәтләнә. Чыңгыз Айтматовка Германиядә контракт тәкъдим итәләр һәм калуын сорыйлар.
Кинода Пастернак ролендә – Сергей Безруков, аның хатыны Зинаида ролендә – Равшана Куркова.
Чыңгыз айтматовның әнисе Нәгыймә ролендә – Арина Исакова
Чыңгыз Айтматовның балачак хатирәләренә, шул исәптән, әнисе татар хатыны Нәгыймә образына да байтак урын бирелгән. Язучының беренче кыргыз балеринасы Бюбюсара Бейшеналиевага булган мәхәббәте дә күрсәтелгән.
Фильм киң прокатка чыкканда Мәскәүдә аны иҗат командасы белән бергә Чыңгыз Айтматовның улы Эльдар Айтматов, әлеге фильмда төшкән Сергей Безруков һәм башкалар тәкъдим иткән.
Казанда барысы да гади генә үтте. «Мир» кинотеатрында Айтматовның иҗатын яраткан бер зал тамашачы, берничә журналист һәм берничә блогер җыелган иде. Фильм кинотеатрларда күрсәтелә.