Кино: Акча – үзебезнеке, бүлүчеләр – кунаклар, төшерүчеләр – үзебезнеке, караучысы кем?
2024 елда ТР Мәдәният министрлыгы 10 фильм төшерү өчен 8 млн сум акча бирергә планлаштыра. Тематик планда төрле жанрлар – документаль, нәфис, анимацион фильмнар каралган. Фильм проектлары өчен биреләчәк субсидияләргә коммерцияле булмаган оешмалар дәгъва итә ала. Питчингта тәкъдим ителгән проектларны хәбәрчебез дә күзәтте.
Татарстан Хөкүмәтенең тулы метражлы нәфис фильм төшерү өчен тәкъдим ителгән 2 млн сум акчасын быел Марсель Мәхмүтов, Альберт Шакиров һәм Әбри Хәбриевтан торган команда алды. Егетләр Каюм Насыйри әкияте буенча фильм төшерәчәк. Алар әлеге номинациядә проект тәкъдим итүче бердәнбер команда иде.
- Быел Татарстан Мәдәният министрлыгы тәкъдим иткән 10 темага 15 гариза кергән. Нибары 15 гариза. Ягъни, комиссиянең зур сайлау мөмкинлеге юк.
Иң популяр тема – матди булмаган мәдәни мирас объектларына багышланган фильм-демонстрация – кыска метражлы документаль фильм (500 мең сум). Әлеге номинациягә 4 гариза кергән иде.
1) ТР Кинематографистлар берлеге рәисе, режиссер Илдар Ягъфәровны «Әлифба» авторлары Рәмзия Вәлитова белән Сәләй Вагыйзов язмышы дулкынландырган. 2). «Татнефть-Наследие» тарихи һәм мәдәни мирасны саклауга ярдәм итү үзәге» оешмасы «Наследие в камнях» документаль фильмын төшермәкче. Консультант итеп ИЯЛИ галимнәре алынган. Проект җитәкесе – Мария Минеева. 3). Режиссер Булат Минкин «Думбра: голос старинной татарской мудрости» дип аталган фильм төшерергә җыенган. 4). Журналист һәм музыкант Рәдиф Кашапов, режиссурага алынып, «Дастан» креатив индустрияләр оешмасы аша «Сосна чабатасы» фильмы проектын тәкъдим итә.
Илдар Ягъфәров: «Мин Арчада Әлифба музеенда булдым. «Әлифба» – барлык татарлар укыган уникаль дәреслек. Ул миллионнан артык тираж белән басылып чыккан. Галимнәр «Әлифба»ны матди булмаган мәдәни мирасы дип таный. Миңа әлеге дәреслекне язган кешеләрнең язмышы кызыклы булып тоелды. Без кинода аларның тормыш эпизодларын нәфис фильм форматында чыгармакчы булабыз. Акча җитмәячәк, әлбәттә. Өстәмә акча таба алмасак, рәссам ясаган иллюстрацияләр белән эшләрбез. Без шушы аз гына акчага тулы масштаблы, уен форматлы документаль фильм чыгарырга телибез».
Рәдиф Кашапов: «Фильм татар биюе турында булачак. Балтач районында 1612 елдан бирле яшәп килүче Түбән Сосна авылы бар. Бу авылда кимендә 2 атаклы кеше туган: дин эшлеклесе Апанаев һәм академик Мазһаров. Авылның үз биюе бар – «Сосна чабатасы». Бу – җирлекнең үз бренды. Аны хәзер әбиләр бии һәм ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле. 2007 елда хореографлар килеп өйрәнеп, сәхнәдә куйганнар... Минем хатыным да ул биюне махсус өйрәнде. Элек ул биюне чабата белән биегәннәр. Чабатадан йөргәннәр дә. Минем хатыным чабатадан йөрми, ул аны саклый...»
Беренче ике проектны тәкъдим иткән авторлар нәрсә эшләячәкләрен белсәләр, калган икесе гомуми сүзләр белән котылмакчы иде. Мин проект авторларының берсенең – ташлар, икенчесенең думбра турында нәрсә төшерергә җыенуын аңламадым.
Экспертлар да аңламаган ахрысы, 500 мең сумлык субсидияне «Сосна чабатасы»н төшерү өчен Рәдиф Кашаповка бирделәр.
Тагын шунысы да бар: «Татнефть-Наследие» тарихи һәм мәдәни мирасны саклауга ярдәм итү үзәге»нең рәсми сайтында, Татнефть хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә куелган, диелгән. Башка кинематографистлар, акча җитмәгәндә, баш иеп «Татнефть»кә мөрәҗәгать иткәндә, хәйрия фондының әлеге грантны сорап килүе бераз гына сәер дә булды.
Ватанны саклаучыларга багышланган номинациягә традицион рәвештә Алексей Барыкин дәгъва итә һәм җиңә. Былтыр «Геройлардан Ватанны якларга өйрән» кыска метражлы документаль фильм номинациясенә 500 мең сум бирелсә, быел тулы метражлы нәфис фильм өчен 1000000 (1 млн сум) сум тәкъдим ителде.
Былтыр да, быел да бу номинация буенча Татарстан шефлыкка алган Лисичанск территориясендә булган һәм андагы хәлләрне үз күзләре белән күргән Алексей Барыкин кинофильм төшерә. Аның бу темага әйтер сүзе һәм кино төшерер мәгълүматы күп. Быел ул, мәсәлән, Татарстан шефлыкка алган Лисичанск территориясендә алып барылган төзекләндерү эшләре өчен җаваплы Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Евгений Варакин турында кино төшерәчәк.
А.С. Пушкинның 225 еллыгы уңаеннан «Пушкин в Казани» тулы метражлы документаль фильм (1 млн сум) төшерергә 2 команда теләк белдергән. Берсе – «Не напрасно посетил эту сторону: история Пушкина в Казани», «Ценим жизнь» оешмасы (режиссер – Андрей Живаго, продюсер Тимур Нуртдинов) – Казан дәүләт мәдәният институты студентлары; икенчесе – Марина Галицкая – Салават Юзеев фильмнарының продюсеры һәм режиссерның хатыны.
Егетләр Пушкин эзләре буйлап йөреп, тарихи урыннарда кино төшерергә җыеналар. Гид – мәче. «Пушкин образы буламы соң?» – дип сорады экспертларның берсе. «Юк», – диде егетләр. Экспертлар проектны тәкъдим итергә килгән егетләрнең берсенә – продюсер Тимур Нуртдиновның үзенә – мәче булып төшәргә тәкъдим итте. «Икенчесе – Пушкин була ала», – дип шаяртты экспертларның берсе, икенче егетнең бакенбардларына ишарәләп.
Марина Галицкая Васил Сәфәргалиев сценарие буенча фильм төшерергә җыенган булган. Шагыйрь Васил Сәфәргалиев үзе үк Пушкин Казаны буенча гид буласы булган.
Кем икән ул Васил Сәфәргалиев, дип «гуглить» итеп караган идем, «Стихи.ру» сайтында шигырьләрен таптым. «Меня зовут Василь, (можно просто Вася) и я из Казани» дип таныштырган егет үзен.
Экспертлар студентларга өстенлек бирде. Алар проектның гиды итеп Васяны түгел, Живаго белән Нуртдиновның мәчесен сайладылар.
Гаилә кыйммәтләренә багышланган кыска метражлы документаль фильм (500 мең сум) номинациясенә «Алга?» проекты белән «Дастан» креатив индустрияләр оешмасы дәгъва итте. Режиссер – Айдар Гайнуллин.
Айдарның әлегә идеясе генә бар, геройлары юк. Ул авылдагы һәм шәһәрдәге татар гаиләсен чагыштырмакчы. Шуннан ни? Ни гаҗәп – әле гаиләләр табылмаган, дөресрәге, алар бөтенләй дә эзләнмәгән булса кирәк. Акча бирелсә, егет аларны эзли башлаячак. Ярты миллион каян килеп кая китмәгән диярсең, экспертлар проектка акчаны бирде: эзли башлагандыр.
Шушы урында «Идея бернәрсә түгел, иң мөһиме – аны тормышка ашыру. Яһүд әйтеме буенча, иң мөһиме – шуннан килгән табыш» дигән сүзләр искә төште. Аны, «Үз телем» проекты нәтиҗәләре тәкъдим ителгәндә, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова әйткән иде. Кино проектларына килгәндә, табыш турында хыялланмыйбыз, әлбәттә, идея үзе генә бернәрсә түгел, дип әйтергә генә теләвем иде. Ә экспертлар Айдарга идея өчен ярты миллион сум акча бирделәр.
Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгына багышланган кыска метражлы документаль фильмны 500 мең сумга тележурналист Илзирә Юзаева төшерәчәк. «Сильнее слова» дип аталган проекты Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды аша эшләнәчәк.
Фильмның 100 еллык узгач кына эшләнә башлавы сәер. «Итекченең итеге юк» дигәндәй, Татарстан киносының 100 еллыгы уңаеннан кинематографистларның киносы булмаган икән әле. Телевизионщикларның төшереп бирүе дә аңлашыла – бөтен кызыклы кадрлар телевидениедә булмыйча кайда булсын?! Илзирә, «Булат батыр» фильмының әһәмиятен анализлаудан башлап, Татарсан киносы елъязмасын тезеп төшереп бирергә вәгъдә итте. «100 ел эчендә бик күп документаль фильмнар төшерелгән. «Татарстанкино» Советлар Союзы кинематографиясе өчен кадрлар әзерләде, безнең белгечләр «Узбекфильм»да да, «Казахфильм»да да эшли. Үз кинобызны теләгәнчә үстерә алмасак та, безнекеләр совет киносында да, Россия киносында да эз калдырганнар. Без бүген дә кинобызның үсеш алуын телибез», – дип, матур итеп, ышандырып сөйләде журналист ханым.
Экспертлар, Татарстан киносы тарихына багышланган кыска метражлы кино өчен ярты миллион сум «бу – бик аз акча», диештеләр. Монда тарихи кадрларны табып, монтаж ясау турында гына сүз бармыймы?
«Милли эпосларны экранлаштыру» темасына анимацион киноны 1 млн сумга «Татармультфильм» берләшмәсе төшерәчәк. «Алмуш турында сөйләк» дип аталачак. Проектны продюсер Азат Ганиев тәкъдим итте.
Азат Ганиев: «Без 2010 елдан бирле эшлибез. 200ләп анимацион фильм төшердек. Халыкара кинофестивальләрдә җиңдек. Безнең миссиябез – Татарстан Республикасында мәдәни-мәгърифәти киңлек булдыру. Без – Россиянең этнорегиональ компоненты белән эшләүче эре анимацион студияләренең берсе. Кем ул Алмыш? Ул – Идел буе Болгар дәүләте ханнарының берсе. Тарихи яктан караганда ул нәрсә эшләгән соң? Ул исламны дәүләт дине итеп керткән, ул Идел буе Болгар җирләрен бергә туплаучы булган... Мультфильмда Алмыш ханның хазарларны җиңүе күрсәтеләчәк. Алдан ук әйтеп куям: 10 минутлык анимация өчен 1 млн. сум – бик аз. Без күп әйберне – персонажлар стилен, фоннарны һ.б.ны – «Болгар турында риваять» анимацион фильмыннан алуыбызны истә тотсак, сыеша алабыз. Бу мультфильм «Болгар турында риваять» анимацион фильмының прологы да була ала. Без фильмны БРИКСта күрсәтергә җыенабыз...»
«БРИКСка өлгерәсезме?» – дигән сорауга Азат Ганиев: «Әлбәттә», – дип җавап бирде. «Сценарий язылган, персонажлар уйланылган. Аларны ясыйсы, тавыш яздырасы була», – дип дәвам итте. Иң мөһиме, үзләренең консультанты – күренекле галим Фаяз Хуҗин икәнлеген искәртте.
Бер кызыклы номинация – социаль роликлар циклы. Юл йөрү кагыйдәләренә, әйләнә-тирә табигатьне саклауга багышланган, хокук бозулар профилактикасы, терроризм һәм экстремизм профилактикасы турында роликлар өчен «Детские надежды» хәйрия фонды 500 мең сум алачак. Режиссер Ирина Локтева 2 шәр минутлык 4 ролик төшерергә җыена. Экспертлар, ярты миллион – чагыштырмача зур акча, дип зарланышсалар да, бирделәр ул акчаны.
Режиссер Илдар Ягъфәровка «Әлифба» авторларына багышланган фильмы өчен дә соралган 500 меңне бирәчәкләр. Башка номинация аша. Исемлектә Татарстан Республикасы халыкларының язма мирасына багышланган кыска метражлы документаль фильм (500 мең сум) номинациясе дә бар.
Ниһаять, иң кыйммәтле һәм шул ук вакытта иң арзанлы номинациягә килеп җиттек. 10 номинация арасыннан иң күп акча «Тулы метражлы нәфис фильм» номинациясенә бирелә – 2 млн сум. Ләкин 2 минутлык 4 роликка бирелгән 500 мең сум акча белән чагыштырганда бу – бик аз. Төшереп булмаслык дәрәҗәдә аз. Шуңа бу номинация белән бәйләнешергә теләүчеләр дә күп түгел.
Әйтик, 2022 елда аны бердәнбер дәгъвачы буларак кинорежиссер Александр Далматов алды. Төп продюсер Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов иде, акчалар да аның «Арча якташлык җәмгыяте» аша узды.
2023 елда тулы метражлы нәфис фильм номинациясенең 2 млн сумы Салават Юзеевка бирелде – ул «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы буенча бирелгән 4 700 000 сум акчага әтисе Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» әсәре буенча фильм төшерә башлаган иде. Аннары әлеге фильмга 50 млн сум федераль субсидия дә бирелде. Кыскасы, әлеге 2 млн сум, кем әйтмешли, иш янына куш булып кереп кенә китте.
Әлеге 2 млн, шулай итеп, йә булганга кушып җибәрергә бирелә, яки барыбер соңыннан сорап йөрисе була. Далматов, мәсәлән, акчаны соңыннан тегеннән-моннан җыештырды.
Киләчәктә тулы метражлы нәфис фильм номинациясенә биреләсе акчаны арттыру мөмкинлеге булмаса, бәлки, аны кыска метражлы фильмнар өчен дип тәгаенләргәдер, ничек уйлыйсыз? Бәлки, студентларга өйрәнчек фильмнар төшерергә бирергәдер? Аны тегендә-монда кушып җибәргәннән ни мәгънә? Күренми дә кала бит.
Күзәтеп карыйк: быелгы дәгъвачылар – Альберт Шакиров, Марсель Мәхмүтов һәм Әбри Хәбриев «өчлеге» нәрсә тәкъдим итә алыр? Марсель Мәхмүтовның иҗатын бик белеп бетермәсәм дә, һәрхәлдә, Альберт Шакиров өмет уята.
Марсель Мәхмүтов: «Без Каюм Насыйриның әкиятенә тукталдык. Бу – рус-татар мәктәбенә нигез салган кеше: «Татар балалары рус телен белергә тиеш», – дигән. Аның әтисе дә, бабасы да рус телен яхшы белгән. «Байдек» – тылсымлы әкиятләргә керә. Аның герое гади генә герой түгел. Ул күп сынаулар аша уза һәм азактан барысын югалта. Тылсымлы әкиятнең бер өлешен без сәхнәгә күчереп карарга булдык. Балалар театр мәйданчыгын күз алдында тотабыз, локация курчак театры булырга мөмкин. Казаннан 60 км. ераклыктагы Кырлай авылында төшерергә уйлыйбыз, анда бик күп аутентик йортлар бар. Сәхнәдән бик табигый гына натурага күчеп була».
Марсельнең сөйләве экспертларга бигүк аңлашылмады. Дөресен әйткәндә, миңа да аңлашылып бетмәде. Шулвакыт, «авыр артиллерия» буларак, вазгыятьне журналист, сценарист, блогер Альберт Шакиров үз кулына алды.
Альберт Шакиров: «Байдек – ялган герой. Барлык вакыйгалар аның тирәсендә бара. Һәр очракта ул булган мөмкинлекләрдән иң дөрес булмаган юлны сайлый. Монда һәр эпизод педагогика – уйлап сайлау, уйлап карарлар кабул итү кирәклеге турында сабак. Ә безнең героебызның барысы да дөрес бармый. Иң азактан ул барысын да югалта. Ягъни, әкият дәвамында алдау һәм талау юлы белән ул байлыкка ирешә – күпмедер дәрәҗәдә бәхетле кеше була, ләкин бу гамәлләре өчен аны карма баса. Азактан «җилдән килгән – җилгә китте» дигән сүзләр бар. Монысы – йомгаклау морале».
Комиссия әгъзалары персонажның яше белән кызыксынгач, темага Марсель кушылып китте: «Без 45-55 яшьләрдә дип уйлыйбыз». Аннары театр студиясе турында бая әйтеп бетермәгән фикерен дәвам итте.
Марсель Мәхмүтов: Без «Апуш» театр студиясе балалары белән эшләргә җыенабыз. Алар 2 ел инде спектакльләр куя. Үземнең дә ТР Театр әһелләре берлегендә оештырылган «Нур» балалар театр студиясендә (Берлекнең коммерция проекты. – авт.) укытканым булды. Мин балалар белән эшләргә бик яратам...»
«Бу – искиткеч, ләкин мин яшь мәсьәләсен аңлап бетермәдем», – дип туктаттылар Марсельне. Экспертлар режиссерны кабат төп персонажның яше мәсьәләсенә кайтардылар. «Яшь кеше мондый уйланмаган гамәлләр кылса, аңлашыла, ә 40-45тәге бабайлар яшендәге кеше мондый адымнарга барса, сәеррәк», – диде экспертларның берсе.
Әгәр әкиятнең һәр эпизодында, Альберт Шакиров әйтмешли, педагогика икән, 50дәге әби-бабайның кыланмышларын күрсәтеп, балага мораль укып утыру булып чыга бугай шул.
Яшь темасын дәвам итеп, фильмның аудиториясе белән дә кызыксындылар, әлбәттә. «Балалар фильмы» диде проект авторлары, нык итеп. Альберт Шакиров. Бу проект Каюм Насыйри туплаган фольклорны үзе эченә алган күп серияле фильмның 1 сериясе булырга мөмкин, дип белдерде.
Бирделәр егетләргә акчаны. «Сезнең «театрдан – кинога, кинодан – театрга» алымын ошаттым», – диде экспертларның берсе.
«Бер елда кино эшли алмаячаклар. Бу акчага әллә нәрсә эшли алмассыз: театр куелышын төшерәсез дә, бераз гына натура кушып җибәрәсез дә, тапшырасыз. Аннары тагын акча табып дәвам итә аласыз», – дип киңәш бирде экспертларның тагын берсе.
Татарстан субсидиясе хисабына төшереләсе 10 фильмның 9ы билгеле – питчингта тәкъдим ителгән кинопроектларның күпчелеге экспертлар тарафыннан хупланды.
Республиканың балалар һәм яшьләр театр студияләренә багышланган кыска метражлы документаль фильм (500 мең сум) номинациясе буенча кергән проект әлегә кабул ителмәде.
Кинопроектларны питчингның экспертлар комиссиясендә Юнир Əминев, Елена Борисова, Екатерина Головня, Наталья Иванова, Бәхтияр Измайлов, Алексей Тельнов, Елена Фисенко, Дмитрий Якуниннар бар иде.
Нәтиҗәләр игълан ителгәч, проектлар тәкъдим итмичә, процессны читтән генә күзәтеп торган, 2002-2008 елларда Татарстан кинематографистлар берлеген җитәкләгән Юрий Гвоздьдан фикерен сорадым.
Юрий Гвоздь: «Татарстан киносы турында сүз барганда, Татарстан кешеләре дә катнашырга тиеш. Ә монда, Татарстан кешеләре катнашса, субъектив моментлар була, диләр. Бәлки, шулайдыр да, «друзья, товарищи…» Шулай да экспертлар мәсьәләсендә ниндидер пропорцияләр саклансын. Килгән кешеләр проктны яклаучыларның иҗатын белмиләр, аларның Татарстан мәдәниятендә нинди роль уйналуларын белмиләр. Килделәр дә киттеләр! Элек сәнгать советы гаризаларны җыеп ала иде, фикер алыша иде. Алар кемнең кем икәнен һәм иҗат потенциалын белә иде. Безнең кинога системалылык җитми».