Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Килен кирәк (Зәмирә Сәмигуллина)

news_top_970_100

Рабига әби авырый. Язгы бозлавыкта егылып аягын имгәтте дә урын өстенә калды. Башта кызлары кайтып карады. Өй эченә үз йомышына йөри ала башлагач, кызлары китте. Аларның да эшләре, гаиләләре бар. Үпкәләрлек түгел. Янындагы улы – Фоат бик тәрбияли үзен. Әмма, йөгереп йөргән җирдән шушы хәлгә калгач уйга калды Рабига әби. «Андый-мондый китеп барсам, Фоат үзе генә кала бит. Их, теге чакта өйләндерәсе булган», – диде үз-үзенә.

Кайсы чак икәнен үзе дә төгәл генә әйтә алмый. Кемгә өйләндерәсе булган? Рәшидәгәме? Гөлназгамы? Розагамы? Өч тапкыр «өйләнәм» дип кайтты улы.

Рәшидә исемле кыз белән шәһәрдә танышканнар иде. Фоат армиядән кайткач, иптәш егетенә ияреп, шәһәргә заводка эшкә китте. Ярты ел да эшләмәде, мишәр кызын ияртеп кайтты. «Әни, өйләнәм мин», – диде Фоат. «Әле олы апаң да кияүгә чыкмаган, нинди өйләнү», – дип каршы төште әнисе. Үзен генә абзарда туры китереп, ачуланды. «Мишәр кызлары безгә төс түгел. Күрәсеңме син аны, ут кебек. Сине изеп яшәчәк бу, мишәр кызлары усал алар», – диде. Фоат Рәшидәнең усал түгеллеген, бер-берсен яратуларын аңлатырга теләсә дә, әни кеше тыңлап торуны кирәк тапмады. Эчендәге ачуын тышка чыгара башлагач, малаена башын иеп кереп китүдән башка чара калмады. Рабига апа сыерга башакка әзерләгән онын сарыклар алдына алып барып салгач, тагын да ныграк тузынды.

– Әнә малаең «өйләнәм» дип кайткан. Синең өйгә дә кайтып кергәнең юк. Мишәр кызы ияреп кайткан. Бик чая. Корсаклыдыр әле, ябышып чыкмачыдыр Фоатка. Безнең малай җебегән бит ул, – дип пыр туздырды ире Якупны.

Мишәр кызы Рәшидә ишетеп торды бу сүзләрне. Чишмәгә суга барырга әзерләнгән кыз көянтә-чиләкләрен кире куйды да, сумкасын алып, өйдән чыгып китте. Әле ярый авыл яныннан гына олы юл уза. Елый-елый, автобус тукталышына чыгып басты. «Корсаклыдыр әле» дигән сүз күңелен телгәләде кызның.

Фоат артымнан килмиме, дип, борылып карады. Егет күренмәде. Килсә-килмәсә дә, барыбер иде булса кирәк. Мондый сүзләр ишетә торып, ул кире Фоат белән кушыла алмый иде инде. Шулай да, яратса килер иде, дип тә көтте. 1 сәгатьтән автобус килде. Автобуска кереп утыруга гына тыкрык буйлап Фоатның тукталышка йөгергәнен күреп калды. Шул көннән соң алар Фоат белән бер тапкыр да күрешмәделәр. Фоатның дусты аны авылга кайтып киткәнен генә хәбәр итте. Язмыш аларны башка очраштырмады.

Фоат авылга кайтуга тракторга утырды. Ул кайтканда, язгы чәчү гөрләгән чак иде. Кырда хозурланып эшләгәндә, шәһәрдән кайтканына сөенеп тә йөрде әле. «Шәһәрдә кысан таш стена арасында яшәгәнче, монда – иркенлек, ярый кайттым әле», – дип сөенде ул. Бер караганда, нык җайлы бара тормыш. Әти-әни янында, сеңлесе үсеп килә. Көне буе кырда эшләгәч, ашау-эчү дә колхоз ашханәсеннән. Ә шәһәрдә үзеңә әзерлисе иде.

Кырга аш чыгаручы яшь хатын күңеленә керде егетнең. Гөлназ үзе дә битараф түгел иде. «Йорты бар, малае бар. Әзер хатын бу сиңа, давай, тәвәккәллә», – диде Фоатка бер эшләүче Наил. Рабига апаның усаллыгын авыл хаклы белгәнлектән, «әниең риза булмаса, йорты бар бит Гөлназның, шунда күчәсең» дип тә өстәде.

Яше бара бит, 32гә җитте. «Монысы мишәр түгел, әни дә каршы килмәс», – дип, Гөлназ белән сөйләшеп карарга булды Фоат.

Гөлназ – ире үлеп, яшьли тол калган хатын. Ире Илшат ятим егет иде. Ялгызы калгач та, әти-әнисе ягына кайтып китмәде Гөлназ. «Бу авылда кешеләр дә әйбәт, эшемне дә яратам, малайның да бергә укыган дуслары шушында», – дип, ире йортында яшәп калды. Йорт-җирне карап торсаң гына нык тора бит. Гөлназның капка-коймасы, морҗа башы да җимерелә төште. Шуларны карап йөргән Фоат Гөлназга ярдәм итмәкче булды. Кыр эшләре тынып торган арада, морҗа башын сүтеп, төзәтеп бирергә килештеләр. Шул сылтау белән килә-китә йөри башлады Фоат Гөлназ янына.

Улының балалы хатын янына йөри башлаганын белеп алгач, Рабига апа аны каршысына утыртып «нотык» сөйләде.

– Шушы уңганлыгың, матурлыгың белән беткәнме сиңа кияүгә чыкмаган кызлар! Балалы хатынга барып егылмасаң! Оныт ул хатынны. Әллә син аны тик кенә йөри дип беләсеңме. Эше булгач, йорт-җирен карарга булышчы итеп кенә чыга ул сиңа. Күр дә тор, өстеңнән йөриячәк. Безнең йорт-җир, хуҗалык мул булгач кызыга торгандыр, малаен да үстерәсе бар. Аның малаеннан нинди игелек күрермен, дип уйлыйсың. Бүгеннән оныт ул хатынны! – дип каршы төште.

Фоат та ачуын тыеп тора алмады. Кайнарланып, өстәлгә китереп сукты.

– Бу – минем тормышым. Кысылмагыз миңа, кем белән яшисен үзем хәл итәрем, мин үсмер малай түгел инде, – диде дә ишекне каты ябып чыгып китте. Верандадагы юка ишекнең пыяласы чәлпәрәмә килеп идәнгә коелып төште.

Шул көннән Фоат Гөлназда яши башлады. Әнисе турында бер сүз дә әйтмәде хатынына. Гөлназ ягына кайтып никах укыттылар. Әнисен никахка килмәсен белә. Әтисе әнисе сүзеннән чыкмаячак. Шуңа күрә аларны никахка дәшмәделәр. Никах дигәч тә, зур табын корып, күп кеше җыеп уздырмадылар. Фоатның сер саклый белә торган 2 җизнәсе, Гөлназның әти-әнисе, кыз туганнары гына килде. Беркем дә гаеп итмәде. Гөлназның әти-әнисе булачак кода-кодагый килмәгәнгә бераз борчылды борчылуын. Яшьләр үзләре шулай хәл иткәч, ризалаштылар. «Әни өйләнүемә риза түгел. Гөлназда гаеп юк. Әнинең үзенең холкы шундый, беркем дә ошамый аңа. Бергә яши башлагач килешер, аннан соң барыбыз бергә җыелып алырбыз», – диде Фоат.

Әмма Рабига апа килешмәде. Сүзен тыңламый чыгып киткән улына көннән-көн ачуы кабарды. Улы килгәндә дә, юньле сүз әйтмәде. Гөлназ белән килгәндә дә якты йөз күрсәтмәде. Кибеткә барса да, урамга чыкса да, Гөлназны хурлап сөйләде.

«Болай яшәргә читен, аерылышыйк», – диде Гөлназ Фоатка. Ир аерылырга ризалык бирмәде. 1 ел шулай яшәгәч, Рабига апа йомшара төшкәндәй тоелды. Килене белән улын бик еш кына мунчага чакырды. Алар килешкә бәлеш салды, тәм-томнар пешерде. «Никахка бүләк салмаган идем, минем бүләгем булсын», – дип, пар мендәрләр бүләк итте. Шул рәвешле Гөлназны улыннан ерагайту ниятеннән үзенә якынайтты.

Әнисе ризалык биргәнгә сөенеп, күңелләре канәгать булып кына яши башлаганнар иде, Гөлназ чирли башлады. Кайбер көннәрдә башын да күтәрә алмый ятты хатын. Кайнанасы килеп, ашарга әзерләде, мал-туарын карашты. Әмма, килен көннән-көн сула барды. Үз әнисе килеп, өшкерүчегә алып китте. Өшкерүче хатын Гөлназны күрүгә:

– Сихерләгәннәр, – диде. – Кайтуга урын-җиреңне кара, ят әйберләр юкмы, тапсаң, перчатка киеп, бисмилләһ әйтеп, җиргә күм, йә утка ташла. Үз әниеңнән башка беркемнән дә ризык алып ашама, һич югы өшкергән вакытта булса да, – дип аркасыннан сөеп озатып калды.

Иң шикләндергәне мендәрләр булды. Шикләре алдамады хатынны. Ике мендәр эченнән дә йомарлам чәчләр чыкты. Гөлназ моңарчы да тыныч хатын иде, чәчләр күреп тә тавыш куптармады, мендәрләрне мичкә якты. Фоат та күреп торды бу «тамаша»ны. «Син әниең янына кайт, бу хәлләрдән соң мин бу авылда кала алмыйм», – диде Гөлназ. Яшь парларның юллары шулай аерылды. Икесе дә әти-әнисе янына кайтып китте. Гөлназ тернәкләнгәч, иренең йортын сатып, районнан бүлмә сатып алды. Фоат ул вакытта да, «кушылыйк, күчеп киләм» дигән иде дә, Гөлназ ризалык бирмәде.

Фоат шуннан соң кул селтәде. Өйләнергә уйламады. Бөтен күңелен эшкә бирде. Колхоздан эштән китте, шабашкага йөри башлады. Эше авыр булса да, акчасы мул. Авыр эш өйләнүне дә оныттырып тора. Йортларына өстәп янкорма төзеделәр. Абзар-кураны, мунчаны яңарттылар. Яңа машина да алып җибәргәч, әти-әнисенең дә күңеле үсеп китте. Үзе дә тормышыннан бик канәгать иде. Бер калгач калына, гел генә дә гаилә коруны уйлап йөреп булмый. Аның кебекләр авыл саен дистәдән артык. Фоатның да әллә ни исе китмәде.

Шулай яши-яши 45не узды ир. Матур гына яшәгәндә, әтисе үлде. Гел шулай тигез булып яшәрсең кебек бит ул. Юк икән. Чир-сырхау, югалтулар уйламаганда килә төшә икән адәм баласына да. Фоат әтисен югалткач шуны аңлады. Әнисе дә китеп барса, ялгызы калачак бит. Ничек тә Розаны кулдан ычкындырмаска кирәк, дип уйлады ул. Роза – Фоаттан 6 яшькә олырак хатын. Ике кызы үсеп, кияүгә чыгып киткән. Хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли. Аларда бригада белән мунча төзегәннәр иде, шунда танышып калдылар. Сөйләшергә дә ипле, җайлы хатын. Чәчрәп чыгып, үзенекен генә сөйләп тормый, кешене тыңлый белә. Шул ягын бигрәк ошатты хатынның.

Розаның да сайланыр вакыты түгел. Яше бара. Янында иптәш кирәк. Шуңа күрә сөйләшүләрдән качмады. Фоатның әнисе Рабига апа белән дә күрешеп килде.

Әмма, Рабига апа бу хатынны да ошатмады. «Карт бу сиңа. Үзеңне әрәм итмә, әле сиңа 50 дә тулмаган. Кияүгә чыкмаган кызлар да бар, эзли белмисең син», – дип әрләде улын.

– Әнә, синең классташың Рәсимә шәһәрдә сасыда яшәп ята, алып кайт шуны. Фәгыйлә кызы Рузилә дә менә дигән хатын булырлык. Әле бу атнада өй юарга кайтты. Кып-кызыл машина алган, уңган да инде үзе, – дип, үзе күз тоткан кызларны мактап алды.

Шәһәргә киткән кызларның авылга кайтмасын белсә дә, әнисенә каршы әйтеп, сүз көрәштереп тормады, эшенә чыгып китте Фоат. Роза белән араларны өзмәде ул, килә-китә йөрде. Роза да риза иде булса кирәк. Фоат иптәш булырга яхшы кеше иде. Күңеле яхшы булуын аңлады ул аның. Әнисе сүзеннән чыга алмавы да, шул артык яхшы күңелле булуыннан икәнен аңлады. Никах укытырга уйлап кына йөргәндә, хастаханәгә Фоатлар авылыннан бер хатынны китерделәр. Терапия бүлегендәге Розаны Рабиганың булачак килене икәнен белде Сәвия.

«Ул улының бер кызын да ошатмады. Өйләнеп торган хатынына сихер ясатты, аерылыштылар», – дигән хәбәрдән соң да, «кеше сүзе» дип, араларны суытмый яшәде. Бер кич булса да шул карчык янында кунып килим әле, дип авылга кайтты. Розаны бер алдына, бер артына төшеп каршы алды карчык. Мунча идәнен юарга чыгып киткән Розаның тыңлап торганын гына сизми калды. Әллә сизеп тә шулай эшләде.

– Елан белән бер бу хатын-кыз. Оныкларын үстерергә ир кирәк моңа, шуңа кияүгә чыкмакчы ул сиңа. Җитмәсә – карт. Бу симез хатынны ничек ашатып бетерәсең, карап тордым, күп ашый. Әллә син аны тик кенә торган дип беләсеңме. Әллә ничә ире булгандыр әле, күзләре уйнаклап тора. Мин сине картлык көнемдә әллә кайдагы хатынны тәрбияләп торсынга үстердемме?! Барыбер, тынычлыкта калдырмыйм, – диде карчык, усалланып.

Роза ашыгыч рәвештә кызы кайтырга чыкканын хәбәр итеп, әзер мунчага да кермичә, кайтып китте. Усалланып сөйләшүеннән, зәһәр карашыннан курыкты ул бу карчыкның. Шуннан соң Фоат белән араларын да кырт өзде. Үзенә яшәү урыны булдырган, балаларын үстереп аякка бастырган хатын өчен мондый күңелне ашый торган тормышның кирәге юк иде.

Кирәк бит, ә! Шул ук авылдан Илгизәр белән таныштырдылар Розаны. Илгизәрдән бигрәк әнисен яратты хатын.

– Бер-берегез белән аңлашсагыз, мин риза. «Мин олы» дип кимсенмә. Минем малайга да кем килә хәзер бу яшендә. 5 яшь – баш бәласе түгел. Менә минем ирем үземнән 11 яшькә кече иде. Бик әйбәт яшәдек. Мин олы булсам да, яшәп торам әле, аның киткәненә 8 ел. Тормышта яшең түгел, уйларың бер булу кирәк, – дип җылы каршы алды ул Розаны.

Рабига апа Розаның үз авылларына килен булып кайту хәбәрен ишеткәч бер сөенде, бер көенде.

– Менә Фоатка алдырмаган идең, бер дигән яшәп яталар Илгизәр белән, – дип төрттерүчеләр дә булды.

Карчык аның саен:

– Йөремсәк нәрсә булган. Шул арада кияүгә чыкты, сине санлап тормас иде, – дип, улына «сөенечле» сүзләрен дә гел әйтеп торды.

Фоат үзенең ялгыз калуы белән килеште. Гаилә, хатын-кызлар турында артык уйланмаска тырышты. Аның кебекләр авылда бик күп. Баш бәласе түгел, дип уйлады.

Шулай бер-берсенең «җыруы»н җырлап, бер-берсенең сүзен тыңлап, җөпләп, матур гына яшиләр иде әле, әбекәй егылып аягын имгәтте менә. Кызлары да гел кайтып йөри алмый башлады.

Гел шулай җир җимертеп яшәрмен кебек тоела бит ул чир килгәнче. Энергия, көч гел шулай булыр кебек. Урын өстенә калгач кына аңлады моны Рабига әби.

«Китә калсам, улым кемгә калыр», – дип борчылды. Улы 60ка җитсә дә, ул әни өчен бала бит. Газиз. Әле 60ка да җитмәгән кебек. Менә-менә бер миһербанлы кыз килеп чыгар да Фоатка хатын булыр кебек.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 21 октябрь 2023
    Исемсез
    60 тагын иргә ни дип килсеннәр инде,анда бит комы коелырга да күп калмаган
  • 12 октябрь 2023
    Исемсез
    Дивана карчык
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100