Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Килен һәм каенана зираттагы бер кабергә юлны таптый: чардуганны берсе куя, икенчесе ала

Азнакай районыннан Нәфисә Гарипова редакциягә мөрәҗәгать итте. «Нишләргә дә белмибез», – дип, үзләрендә булган хәлне сөйләде. Махсус хәрби операция зонасында вафат булган улының каберенә чардуган куя алмый. Киленнәре каршы килә, ди. Аны тыңлаганнан соң, мәрхүмнең тормыш иптәше белән сөйләштем.

news_top_970_100
Килен һәм каенана зираттагы бер кабергә юлны таптый: чардуганны берсе куя, икенчесе ала
Салават Камалетдинов

Азнакай районында яшәүче Нәфисә Гарипованың улы Илшат март аенда махсус хәрби операциядә вафат булган. Кабергә ташны улының тормыш иптәше, балалары куйдырган. Әни кеше күптән түгел генә анда чардуган да ясатып куйган. Куйганнан соң, берничә көн узгач, чардуганның урынында булмавын күрәләр. Чардуганны улының тормыш иптәше алып куйган, ди ул.

«Чардугансыз кабер шәрә тора»

17 мартта улымны җирләдек. Кабергә ташны алар (авт. – улының гаиләсе) үзләре куйды. «Ташны үзебез ясатабыз», – дигәч, мин каршы килмәдем: «Теләсә нишләгез», – дидем, мин кысылмадым. Анысына бер сүзем дә юк. Мин чардуганны да куярлар, дип уйлаган идем, ул куелмаган. Чардугансыз кабер шәрә тора бит инде. Элек кабергә буралар да куйганнар. Шуңа, чардуганны заказ буенча үзем ясаттым. Улым белән бергә куйдык, матур булып торган иде. Лилия миңа: «Алып ат», – дип язды. Алырга 3 көн вакыт, дип тә язып җибәрде. 3 көн дигәндә, үзләре алып куйган. Аны алып китмәгәннәр, кырыйга сөяп куйганнар. Без алар куйган ташка тимәдек.

Авыл мулласы, абыстайлардан сорадым, алар барысы да: «Чардуган булырга тиеш», – ди. Участковыйга да мөрәҗәгать иттек, әле җавабы килмәде. Минем аларга бер дәгъвам юк, рәшәткәне генә утыртсыннар иде. Мин аны улыма соңгы бүләгем дип ясаттым.

Чардуган куюга нишләп каршы булуларын аңламыйм. Аны электән куйганнар бит инде. Бөтен авыл белә инде, барысы да гаҗәпләнә, – дип сөйләде улын югалткан ана.

Нәфисә ханым да, улы Илшатның гаиләсе дә Мәсгут авылда яши. Нәфисә Гарипова үзе 3 бала үстергән. Кызы Себердә яши. Икенче улы – башка авылда.

Тормыш иптәшем үлгәнгә 32 ел. Балаларны әти-әни ярдәме белән үстердем. Үзем көне-төне эштә йөрдем инде, ял күрмәдем. Нинди эш бар – барысын да эшләдем, обойлар ябыштырып та йөрдем инде. Балаларга гел ярдәм итеп тордым, кредитларын да түләдем, фатирым бар иде, аны сатарга туры килде. Былтыр октябрь аенда инсульт кичердем. Икенче улым үзенә алып китеп торды. Хәзер мин үзем генә яшим. Тавыкларымны да улым алып китте, мин үз-үземне генә карарлык хәлдә, – дип сөйләде ул.

Улы махсус хәрби операция зонасына китүе турында башта әнисенә әйтмәгән, ул соңрак белгән. Нәфисә Гарипова сүзләренчә, улы киткән вакыттан, ул аның гаиләсе белән аралашмаган.

«Үлгән кешене тынычлыкта калдырырга кирәк бит инде»

Чардуганны шулай 2 тапкыр куеп караганнар, икенче тапкырдан соң да, чардуганны алып куйганнар. Аны тыңлаганнан соң, киленнәре Лилия ханымга шалтыраттым. Лилия ханым 4 баласы белән тол калган. 2 балалары мәктәптә укый, икесе – тәмамлаган инде. Ир һәм хатын булып алар 25 ел бергә яшәгән.

Чардуган куюга мин каршы, чөнки ул анда кирәкми. Мин зур итеп таш куйдырдым. Без баштан ук килешеп куйган идек. Иремне җирләгәндә без сөйләштек. Балалар әтиләренә ташны үзләре, кирәгенчә куя, дидек. Ул ризалашты. «Кысылмыйм», – диде. Иремнең кабере июль аена кадәр ташсыз һәм чардугансыз торды. Нишләп ул алдан куйдырмаган?! Мин зур иттереп кабер ташы куйдырганнан соң, ул тагын нидер куйган. Миңа кирәкми. «Кысылмыйм», – диде ич. Бу хәлләрдән балам чирли башлады, ул кайгыра. Без психологка йөри башладык.

Без кабер ташын июль аенда куйдык, чөнки ул тиз генә ясалмый. Заказ биреп эшләттек. Уйлап карагыз: мин бит аның улы өчен шушы ташны ясаттым. Безнең сөйләшү турында һәм кабер ташын балалары куйдырачагын барысы да белде. Мин акчасын гына түләдем, барысын да балалар эшләде. Балалар аның янына һәр көнне диярлек йөри. Чардуганны куйганнан соң: «Алып куегыз, балаларга ошамый», – дидем. Миңа түгел, балаларга. Без аны чардуган куя торган итеп эшләтмәдек, ул кабер өстенә зур итеп ясалган. Балалар теләгәнчә ясаттым. Балалар әтиләрен сизеп тора. «Әти минем янымда, мин сизәм», – ди кече улым.

Мин тавыш чыгарырга яратмыйм, алар башлады. Мин тавышланмыйча йөрим. «Алып куй», – дидем, һәм, алар алмагач, үзем алып куйдым. Мин аны ташламадым, бары тик читкәрәк алып куйдым. Безне тынычлыкта калдырсыннар иде. Аңлагыз, мин дә арыдым. Үлгән кешене тынычлыкта калдырырга кирәк бит инде. Ул Яңа ел чыршысы түгел, анда һәр кеше төрле уенчык элә калса… Алай булмый.

Ул алдан куеп, мин аныкын ботарлаган булсам, бер хәл булыр иде, чардуган бит без куйганны бозып тора. Тормыш иптәшем әбисе һәм бабасы белән үсте. Әнисе соңыннан гына кайтты. Без 30 ел бергә, чөнки безнең бабай-әбиләр күрше иде, – дип сөйләде ул.

Нәфисә апа авыл җирлеге башлыгына да, авыл имамына да мөрәҗәгать итүен әйткән иде. Мәсгут авыл җирлеге башлыгы Динар Миннеханов, чардуган булырга тиеш, дип саный.

Гаилә конфликтларына мин катнашмыйм инде. Миңа чыгып карадылар, үземнең позицияне аңлаттым. Кабергә чардуган куярга кирәк, дип саныйм. Уртак фикергә килә алмасалар, закон аша хәл итеп булса гына. Авыл мулласына да мөрәҗәгать иткәннәр, ул, чардуган булырга тиеш, дигән, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы.

Авыл имамына берничә көн шалтыратсам да, телефоны «недоступен» торды.

«Һәр зиратның үз тәртибе була»

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бу хәлгә карата үз фикерен белдерде. (Ул кабернең фотосын күрмәде.)

Һәр зиратның үз тәртибе була. Төрле тәртип була: кайсы зиратта чардуган куялар, кайсыларында куймыйлар, кайсында таш куялар, кайсында табличка гына куялар. Бу тәртип зиратны караучы бабайлар тарафыннан салынган, һәм дистәләгән еллар дәвамында шулай җирлиләр. Беренчедән, менә бу тәртипне бозмаска кирәк. Икенчедән, килен белән каенанага үзара сөйләшергә кирәк. Алдан барысы турында да сөйләшмәгәннән, шундый хәл килеп чыга. Аллаһы Тәгалә безгә тел биргән бит. Сөйләшергә кирәк. Каберләрне төрлечә матурлыйлар бит инде, шулай да булырга мөмкин, мәсәлән, чардуган анда урынсыз була. Барысын да карарга кирәк. «Юк, мин барыбер үземчә эшлим», – дип булмый. Бу ташны, чардуганны куюдан аларның ирләре/улларына бер файда да юк. Фотосурәте булмаса. Фотосурәте булса, зыяны килә, аны азаплыйлар. Алар «мин телим» дип үзләре турында уйлыйлар, ә мәрхүмгә нәрсә кирәк? Дога кирәк, хәер-сәдакалар бирергә кирәк. Мин-минлекне онытып, уллары, ирләре өчен тырышсыннар.

Чардуган да, таш та ул яки ирләренә бүләк булмый, ул бит җир йөзендә. Мәрхүмгә изге гамәл кирәк. Чардуган кую турында ярыймы, ярамыймы дип әйтелми, бу – гадәткә карап. Үзара талашып, улы/иренә бер файда китермиләр, – дип сөйләде Рөстәм Хәзрәт.

Фото: © Рамил Гали

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100