Киләсе уку елыннан беренче сыйныф укучыларына өй эше бирелми башлый
Киләсе уку елы башыннан Россия мәктәпләренең беренче сыйныф укучыларына өй эше бирелми башлый. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Мәгариф министрлыгы хатында сылтама белән яза.
Документта әйтелгәнчә, Россия Мәгариф министрлыгы боерыгы беренче сыйныфта өй эшләреннән башка укуны гамәлгә кертә. Шул ук вакытта, элек барлык предметлар буенча өй эшләрен башкаруның суммар вакытын бер сәгать дигән норма таләпләрдән төшереп калдырылган.
Әлегә кадәр «Гомуми белем бирү оешмаларында укучыларның өй эшләрен оештыру методик тәкъдимнәре» нигезендә, өй эше бирү рөхсәт ителде, ләкин аны әкренләп кенә кертергә һәм үтәү өчен бер сәгатьтән артык вакыт сарыф итмәскә кирәк иде.