Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Киләчәк – алюминийда»: Татарстанның «ТАТПРОФ» компаниясе эшмәкәрләргә ярдәм тәкъдим итә

Импортны алмаштыру – бүген Россия Федерациясендә өстенлекле бурычларның берсе. Илдә алюминий эшкәртүдә алдынгы «ТАТПРОФ» компаниясе бу мәсьәләгә бик җитди карый, шул нисбәттән яңа бизнеслар үстерү программасын башлап җибәргән.

news_top_970_100
«Киләчәк – алюминийда»: Татарстанның «ТАТПРОФ» компаниясе эшмәкәрләргә ярдәм тәкъдим итә
"ТАТПРОФ" компаниясе матбугат хезмәте

Генераль директор Сергей Рачков җитәкчелегендәге «ТАТПРОФ» компаниясе яңа эшчәнлек юнәлешенә әзер булган эшкурларга төрле яклап ярдәм күрсәтү максатын куя. Алюминий профиленнән продукция җитештерү буенча иң яхшы проектларга теләктәшлек күрсәтеләчәк. Бу проектның импортны алмаштыруда да әһәмияте зур, чөнки чит ил капиталы белән күп кенә җитештерүче компанияләр үз эшен туктата.

– Безнең бурыч – кызыксынган эшмәкәрләрне табу һәм алар белән бизнес кору. «ТАТПРОФ» компаниясе белгечләре металлургия, алюминий өлкәсендә яхшы экспертлар, ләкин без һәр өлкәдә эксперт була алмыйбыз. Шуңа күрә без башка өлкәләрдә экспертизасы булган, үз эшен алюминий продукциясе белән бәйли алырлык, старт алырга әзер торырлык экспертларны эзлибез, - диде «ТАТПРОФ» генераль директорының инновацияләр буенча урынбасары Евгений Рачков «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә.

Димәк, компания үз эшендә алюминий куллана алырлык эшмәкәрләрдән яңа идеяләр көтеп кала, ләкин башка юнәлештә эшләүчеләр дә үз идеяләре белән чыга ала.

– Без үзенә күрә венчур фонды буларак катнашабыз, идеясе алюминий белән бәйле булмаган эшмәкәрләргә дә ярдәм итәргә әзербез. Тармакта җиңел вакыт түгел, ләкин барлык эшмәкәрләр бизнес ачу өчен иң яхшы вакыт икәнен аңлый. Базарның форматы үзгәрәчәк, импорт китә, димәк, яңа производстволар ачылырга тиеш, - ди Евгений Рачков.

Аның бу сүзләрен Bright Consulting агентлыгы җитәкчесе Мария Яшенкова да хуплый.

– Миңа калса, яшь эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән шунысы мөһим: без проект кысаларында алюминий продуктын кулланучы компанияләр белән сөйләшүләр дә алып барабыз, ә сату бит ул авыр эш, зур ресурслар таләп итә. Нәкъ менә хәзер бу өлкәдә башлангыч ярдәм яшь эшмәкәрләргә тиз кузгалып китәргә мөмкинлек бирәчәк. Базардан киткән Европа компанияләре урынына килү өчен бик куйлай чор, - ди ул.

 

Фото: © ТАТПРОФ компаниясе матбугат хезмәте

Проект нигезендә, төзелеш, автомобиль төзү, агросәнәгать өлкәсе, нефть сәнәгате, энергетика тармагы, йорт җиһазлары, яктырту һәм башка өлкәләр өчен эшләнмәләр җитештерү буенча проектлар каралачак. Компания мәйданнарны арендага алу, производство куәтләрен арттыру, технологик бухгалтерлык, икътисади, юридик ярдәм, сату-алуларны оештыруда консалтинг кебек ярдәм күрсәтергә әзер. Хәзерге вакытта РФ Алюминий ассоциациясе дә проектны хуплавы турында белдергән.

– Без җитештерү мәйданнары, чимал, җиһазлар сатып алу буенча финанслауны тәкъдим итәчәкбез. Бу юнәлештә я үзебез, я кредитлар биреп, финанс партнерлары да булышачак. Яшь эшмәкәрләргә хаталар ясамау ягыннан да әһәмиятле бу эш, чөнки без клиентлар белән сөйләшүләр, реклама оештыру, килешү төзү эшләрендә дә ярдәм кулы сузарга әзер, - дип ышандырды Евгений Рачков.

Претендентлар компания вәкилләре белән онлайн һәм офлайн очрашуларда катнаша алачак. Проектка 2022 елның августында йомгак ясалачак. Проектларны сайлап алу һәм катнашу процедурасы турында тулырак start.tatprof.ru сайтында белергә мөмкин. Анда үз проектыңны тәкъдим итүнең формасы да бар.

Проектта кемнәр катнаша ала?

Проект федераль дәрәҗәдә Россиянең барлык төбәкләрендә гамәлгә ашырылачак. Беренче чиратта, Татарстанга һәм Урал федераль округына игътибар юнәлтеләчәк, чөнки металлургия сәнәгатендә эш тәҗрибәсе булган компанияләр байтак. Шулай ук, Мәскәү, Санкт-Петербург, Идел буе окрыгының башка төбәкләреннән дә проектлар каралачак.

 

Фото: © ТАТПРОФ компаниясе матбугат хезмәте

ТАТПРОФ компаниясе продукциясе кайда кулланыла?

«ТАТПРОФ» производствосы 1990 елда ачылган, Яр Чаллыда урнашкан. 2021 ел нәтиҗәләре буенча, җитештерү күләмнәре 50 мең тоннадан артык. Бүген компания Россия алюминий профильләре базарының 20 процентын биләп тора.

Җитештерү куәтләре – тәүлегенә 180 тонна профиль. Алюминий профиленең 10 меңнән артык төре чыгарыла. Нигездә, бу продукцияне төзүчеләр, фасад, тәрәзә, ишекләр ясау белән шөгыльләнүчеләр куллана. Шулай ук халык кулланышындагы товарлар – баскычлар, радиаторлар һәм башкалар алюминийдан ясала.

Компания продукциясе зур гына төзелеш проектларында файдаланылган. Казанда 2013 елгы Универсиада объектлары, Сочида Олимпия паркында Зур боз сарае, «Самара Арена», «Лужники», «Газпром Арена» стадионнары, Казандагы Теннис академиясе, торак комплекслар, эшлекле объектлар, производство биналары төзелешендә ТАТПРОФ металлоконструкцияләре кулланылган.

– Безнең төп клиентлар – төзүчеләр. Алюминий профильләре торак, инфраструктура объектлары төзелешендә кулланыла. Теләсә кайсы бинада безнең продукцияне күреп буладыр. Энергетика, нефть эшкәртү өлкәсе, сәнәгать компанияләре дә алюминий профилен файдалана. Агросәнәгать комплексында теплицаларны алсак та, алар алюминийдан, - дип искәртә Евгений Рачков.

2018 елда ТАТПРОФ «GreenAl» алюминий продуктлары юнәлешенә старт биргән. Бу эшнең беренче карлыгачы да бар – Россиядә беренче тапкыр үзебезнең илдә ясалган гөмбә һәм теплица комплекслары куелган. Рачков әйтүенчә, бүген Россиядә шампионьоннарның 70 проценты ТАТПРОФ та ясалган гөмбә фермаларында үрчетелә.

Әйтергә кирәк, компания югары технологияле җиһазлар белән эш итә. Автоматлаштыру процесслары камилләштерелгән. Цифрлаштыру стратегиясе дә үзгәрә бара, җиһазларның җитештерүчәнлеге арткан. Сакчыл җитештерү технологияләре дә эшкә җигелә. 2020-2021 елларда производствога 1,5 миллиард сум күләмендә инвестицияләр кертелгән. 12 мең квадрат метр җитештерү мәйданнары, яңа склад комплексы сафка бастырылган.

2021 елның 1 июленнән производствода полимер-порошок белән буяу буенча яңа вертикаль линия эшли башлаган. «Бу иң заманча линия, аена 1 млн квадрат метрга кадәр буйый алабыз», - диде Евгений Рачков. Бу алюминий профильләрен буяу күләмнәрен ике тапкыр арттыру мөмкинлеге биргән. 2022-2023 елларга металл кою производствосын һәм автоматлаштырылган склад төзү нияте белән яшиләр.

 

Фото: © ТАТПРОФ компаниясе матбугат хезмәте

Компаниядә барлыгы 600 кеше эшли. «ТАТПРОФ» компаниясе архитектур системасын 1500 нән артык предприятие куллана. Профиль БДБ илләренә, Евразия буенча ерак чит илләргә экспортка чыгарыла. «Бүген импорт һәм экспорт кыскарды. Россиянең 17 иленә алюминий профильләренең 30 проценты экспортка чыгарыла. Бүгенге шартларда Европага әлегә җибәрелми», - дип билгеләп узды Евгений Рачков. Ул якын киләчәктә гарәп илләренә экспорт күләмнәрен арттыру күздә тотылганын әйтте. Импортка килгәндә, Рачков сүзләренчә, Россиядә алюминий профиле импорты юк дип әйтерлек. Хәзер аны кертмиләр. Россия – алюминийның туган ягы дирягә була, ди компания башлыгы урынбасары.

Алюминий бәясе

Компания җитәкчесе урынбасары бүген алюминий бәясе еш кына тибрәлеп торуын искәртте. Узган елга караганда, кыйммәте 30 процентка артса, ел башында, гыйнвар белән чагыштырганда, 18 процентка арткан. Шулай да, май аенда бәясе 9 процентка кимегән.

– Алюминий бәясе Лондон биржасы долларыннан аерылды. Марттан бәясе рубльләрдә куелды, бу тотрыклыкка һәм тибрәлеш азрак булуына өмет бирә.

Алюминий кыйммәте формуласы бик гади: илдә бердәнбер алюминий поставщигы булган «РУСАЛ» компаниясе бәясен алабыз, аннары үзебезнең эшкәртү кыйммәтен өстибез дә базарга чыгарабыз. Безнең ахыргы продукт бәясе алюминий бәясенә тәңгәл булып үзгәрә – чимал күпмегә артса, алюминий продукты да шулкадәр, - дип белдерде Евгений Рачков.

Керем

2021 елда ТАТПРОФ 18 млрд сумга якын керем алган булган, алюминий профильләрен сату күләмнәре 17 процентка арткан. Евгений Рачков сүзләренчә, 2022 елда әле вазгыять тотрыксыз булганга, бу елга ниндидер фараз бирү кыен.

– Төзелеш базары вәкилләре белән аралашканда, төзелеш тармагына барыбер ярдәм булыр дигән оптимистик сүзләр ишетәбез. Димәк, ел азагына җитештерү күләмнәре кимер дип көтелми, - диде белгеч.

 

Фото: © ТАТПРОФ компаниясе матбугат хезмәте

«Киләчәк – алюминийда!»

Россиядә җан башына алюминий кулланышы, сәнәгате үсеш алган илләргә караганда, өч тапкыр кимрәк икән. Евгений Рачков киләчәктә алюминий кулланышы базары үсәр дип саный. Аның фикеренчә, автомобиль сәнәгатендә алюминий куллануны күпкә арттырып булыр иде.

– Автомобиль төзелешендә бүген иске технология буенча тимер кулланыла. Киләсе адым – алюминий детальләргә күчү. Шул ук «КАМАЗ» да тәэмин итүчеләр Европадан иде, аларның күпчелеге китте, предприятиеләр Россия эчендә тәэмин итүчеләрне эзли, димәк, нәрсәдер оештырып була.

Шулай ук энергетика тармагында кулланыш артырга мөмкин, кояш батареялары да алюминий профильдән ясала.

Медиина җиһазларын алсак, алар Европадан кайтарыла иде. Россиядә бу юнәлештә җитештерү юк диярлек, ә алар алюминий профиленнән ясала.

Туризм тармагында да эшyt җәелдереп була. Шәһәр читендәге территорияләрдә тиз корыла торган конструкцияләр алюминийдан ясала. Россиядә әле моның белән җитди шөгыльләнүчеләрне белмим.

Киләчәк – алюминийда! – дип ассызыклады Евгений Рачков.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: ТАТПРОФ эш куәтләрен күпкә арттырырга ниятли. Әгәр Казанда Җәмигъ мәчете төзелешендә алюминийдан корылмалар кулланылса, компания анда да үз хезмәтен тәкъдим итәргә әзер. Һәрхәлдә, журналистларның берсенең соравына Евгений Рачков шулай дип җавап бирде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100