«Киләчәктә авырмам дип, тынычлап йөрисем килә» - Спаста ковидтан вакцинация башланды
Спас районы Бураково авыл җирлегендә күчмә сырхауханә эшли башлады. Халыкны башта төрле юнәлештәге табиблар карый, аннары коронавирустан прививкага җибәрәләр.
Мобиль комплекс Кожаевка авылында урнашкан. Невролог, кардиолог, эндокринолог, офтальмолог, терапевтка консультациягә кереп чыгасың да, сәламәтлек ягыннан каршылыклар табылмаса, ковидтан прививкага дип, процедура бүлмәсенә атлыйсың.
Без килгәндә, инде берничә олырак яшьтәге абый-апалар җыелган иде. Табибка керергә үз чиратын көтеп торган авыл халкы белән сөйләшеп алдык. Алар әле коронавирус зәхмәте белән күзгә-күз очрашмаган кешеләр һәм очрашырга теләмиләр дә, шунлыктан вакцинациягә килгәннәр.
«Прививка ясатырга үз теләгем белән килдем»
Нина Граненкова, 61 яшь:
— Әле авырмадым, Ходай сакласын, шуңа күрә килдем дә инде. Куркыныч бит. Балалар, оныклар, бер оныкчык та бар. Бүген прививка ясатам да, аннары аларны да өндәячәкмен. Үз теләгем белән килдем, телевизор карыйбыз бит, куркыныч, нәрсә генә сөйләмиләр.
Светлана Голубева, 46 яшь:
— Мин социаль хезмәткәр, шуңа күрә һөнәрем буенча да бу миңа кирәк. Пенсионерларга, халыкка хезмәт күрсәтәм, даруханәләргә, кибетләргә дә йөрибез бит. Башкаларга йоктырмас өчен килергә уйладым. Миңа ияреп, ирем дә килде. Каядыр барганда да гел пирчәткә, битлектә инде без. Дөрес, антитәнчекләргә анализ биргәнем юк иде, кем белгән, бәлки, бардыр да алар.
Авылыгызда каты итеп авыртучылар булмадымы соң?
— Бер әбине карарга йөрим. Аңа Казаннан ике кызы кайтып килгән иде, икесе дә моннан китеп авырдылар, хастаханәдә ятып чыкканнар. Ул әби дә ай буе ятты, тора алмады — кем белгән, әллә ул әбидә дә шул булган. Тест бирмәгәч, белмибез дә бит. Мин дә ул әбигә барып йөргәч, бәлки, миндә дә булгандыр.
Башта ныклап ышанып барырга уйлаган идем, хәзер менә төрле имеш-мимешләр белән куркыталар да, күңелгә шик тә кертәләр. Шулай да, барыбер ясатырга карар кылдык, — дип сөйләде Светлана Голубева.
Геннадий Ермолаев та прививкага килгән килүен, тик бераз хәле киткән. «Әле ясарлармы, юкмы, кан басымым күтәрелгән», — дип, кесәсеннән дару алырга китте ул.
Күрше Көек авылыннан 61 яшьлек Рамилә апа мобиль комплекстагы табибларга күренергә килгән, ләкин әле коронавирустан прививка ясатмаячагын әйтте. «Прививкадан куркам, Ходай Тәгалә ничек язгандыр, кешеләр ясатып карасын әле, аннары карармын», — диде Ермолаев.
— Табиблар Куралово авылына ике ел элек килгәннәр иде. Бөтен белгечләрдә булып чыктым. Әйбәт карыйлар, киңәшләрен бирәләр, дәвалау билгелиләр. Чәршәмбе УЗИ килә диделәр, тагын килергә исәп. Әле бүген монда РКБга аллергологка барырга һәм «щитовидка”ны күрсәтергә киңәш иттеләр. Күздә аллергия, күзләр кызара, кычыта, яшь ага — шуннан интегәм, — дип сөйләде ул.
64 яшьлек Зәйтүнә Сафиуллина да прививка ясатырга карар кылмаган.
— Грипптан, йөткергәннән прививкалар ясатабыз, бу да шуның кебек бит инде. Югыйсә, куркасы да түгелдер инде. Вирустан бик сакланабыз. Саф һава, яхшы итеп ашау кирәк, кеше белән бик аралашмаска тырышабыз, күп кешеле җирләргә йөрүне киметтек. Кайтып йөрмәгез дигәч, балалар да кайвакыт үпкәли. Кышын чаңгыда, җәй көне велосипедта йөрим. Гел хәрәкәтттә, калганын Аллаһы Тәгалә күрсәтер, — дип җавап бирде Зәйтүнә апа.
Виктор Некрасов, 74 яшь:
— Өлкәннәрдә вирус белән авыру куркынычы аеруча зур диләр бит. Казаннан да балалар еш кайтып йөргәч, йоктырырга мөмкиннәр дип куркам, ә авырыйсы килми. Шуңа вакытында прививка ясатырга уйладым. Мин грипптан да прививка ясаткан идем, курку бар бит, ни дисәң дә.
Виктор гел битлектән йөрүен, туганнарына барасы булганда да сакланып йөрүен әйтте. «Мөмкин кадәр әзрәк чыгарга тырыштык, күбрәк өйдә тордык», — диде ул. Виктор Некрасовның прививканы өнәмәүчеләргә киңәше дә бар.
— Прививкадан куркасы юк. Хәзер хәрәкәт зур, кеше тегендә-монда күп йөри, шуңа прививкасыз яшәп булмый. Балалар да кайтмыйча тормый бит, куркыныч, алар прививка ясатмагач, мин үзем булса да ясатырга тиеш. Минем өчен борчылып тормасыннар өчен.
Бөтен дөньяга куркыныч янаган вакытта бик уяу булырга кирәк. Өстәвенә, ул бушлай. Иң мөһиме — курыкмыйча, файдасына ышанып килергә дип саныйм, — дип киңәш бирде Виктор Некрасов.
Юрий Тимофеев та вакцинаның файдасына ышанып килгән. Минем белән сөйләшеп торганда да: «Прививкадан соң йоктырмыйммы?» — дип кат-кат сорады ул.
«Пациентларга прививканың тискәре зыяны булмасын дип, сәламәтлекләрен кайгыртып оештырдык»
Республика клиник хастаханәсе баш табибының сырхауханә эше буенча урынбасары Айдар Баһаутдинов һәр районда 4-5 авыл җирлегендә, һәр җирлектә берәр атна эшләүләрен әйтте. Ел башыннан Спас районында covid-19 га каршы «Спутник V» белән 140 вакцинация үткәрелгән. Бу атнада тагын 150 кешегә прививка ясау ниятләнә. Спас районында табиблар биш атна эшләргә җыена.
— Без вакцинация алдыннан пациентларга табиблардан консультация оештырабыз. Бу, пациентларга прививканың тискәре зыяны булмасын дип, сәламәтлекләрен кайгыртып оештырылган эш. Пациентлар озак көтеп, зур чиратлар хасил булмасын өчен, вакцинациягә алдан язылу оештырылды, — дип сөйләде Айдар Баһаутдинов.
Ул күчмә сырхауханәдә беренчел диагностика өчен арсенал җитәрлек булуын әйтте. «Кардиограмма, йөрәккә УЗИ ясала. Стенокардия, йөрәк җитешсезлеге, гипертония, шикәр чире ачыкланырга мөмкин. Кирәк булса, онколог та бара. Уртача 10 процент кеше алга таба тикшерүгә җибәрелә», — диде ул.
«Киләчәктә авырмам дип, тыныч күңел белән йөрисем килә»
Спас районы Бураково авыл җирлеге башлыгы Рамил Мингалиев та прививка ясатты.
— Һәркем үз сәламәтлеген кайгыртырга тиеш. Бу чирдән сакланырга кирәк, алга таба авырмам дип, тыныч күңел белән йөрисем килде. Халык белән дә эшләгәч, вакцинациягә барачакмын дип карар кылдым. Башта Болгарга барып ясатмакчы идем, монда үзләре киләчәген белгәч, бик шатландым, — дип сөйләде Рамил Мингалиев.
Татарстанга коронавирус үтеп кергәннән бирле, авыл җирлеге башлыгы берничә кеше авырганын әйтте. «Күрше Көек авылыннан шактый авырдылар, Чистайда да яттылар, шөкер, үлүчеләр булмады», — диде ул.
Бураково авыл җирлегенә кергән дүрт авылда 420 кеше яши. Нигездә, олы буын вәкилләре. «Безнең авыл җирлеге Болгардагы Үзәк район хастаханәсеннән 60 км ераклыкта урнашкан, шуңа күрә күчмә сырхауханә килгәч, бу бик яхшы эш», — дип бәяләде Рамил Мингалиев.
Спас Үзәк район хастаханәсе баш табибы Наил Исхаков әйтүенчә, ул үзенә дә, әти-әнисенә дә прививка ясаткан.
— Районда рәсми рәвештә коронавирус 54 кешедә расланды. Унлап кеше авыр хәлдә иде, Казанга да җибәрдек кайберләрен. Шөкер, үлүчеләр булмады. 75 яшьлек әбине үзебездә дәваладык, аның үпкәсе 75-80 процент зарарланган иде, — диде.
Ковидны җиңгән бу апаны барып күрәсем килде. Кожаевкадан 15 км ераклыкта урнашкан Ярдәм авылына кузгалдык.
«Мин терелеп кайткач, кызым миңа атап корбан чалдырды»
Дания Кыямовага быел 19 мартта 75 яшь тула. 45 ел сыер савучы булып эшләгән. Хезмәт ветераны.
Чирне кайда, кемнән йоктырганын белми. Урамга ялан-өс еш чыгып йөреп, җил бәргәндер, дип кенә әйтте. Анысына да ышанырлык: без капкадан килеп кергәч, бәйдәге ярсып өргән этне тынычландырырга һәм безне каршы алырга дип чыкканда да, Дания апа өстенә бер кат халат кына кигән иде. Югыйсә, җилкәгә генә берәр толып та эләктереп була иде. Ә урамда үзәккә үтәрдәй 30 градус суык. Чир китә — гадәт китми дигәннәре шул буладыр инде. Бер кат күлмәкчән Дания апаның аркасыннан төртеп диярлек ашыктырып, өйгә кердек.
— Яңа елга кадәр 14 көн ятып чыктым. Йөткермәдем дә, температурам да булмады, ләкин баш авыртты, хәлем булмады. Фельдшерыбыз Лилия Болгарга җибәрде. Тест алдылар. Томография ясадылар, шул авыру, диделәр.
Тавыкларга, эткә биреп керәм дип, менә шулай ялан өс кенә чыгып китәм шул, аркага эләктереп алган инде, — дип сөйләде ул.
Кышкы салкында да күлмәкчән генә кереп-чыгып йөрүче Дания апаны күршесе Фирәдия апа да битәрләп алды.
— Кешеләр сулый алмый, минем алай булмады үзе. Үпкәгә киткән дигәч, яттым, уколлар ясадылар, система куйдылар, дарулар бирделәр. Шул Болгар «бүлнисе» генә бетмәсен, Аллаһның рәхмәте яусын. Шулкадәр әйбәт итеп карадылар. Казаннан килгән бер табиб бар иде, бик әйбәт дәвалады, Люция исемле шәфкать туташына да, башкаларына да рәхмәт яусын.
Өч кызым бар, авырып киткәч, алар да шулкадәр борчылды. Мин терелеп кайткач, кайнанасына да, миңа да корбан чалдырды. Кодагыем белән икешәр төн шулай чиратлашып, бер-беребездә кунып йөрибез. Ул да ялгыз. Бер-беребезгә иптәш без.
Коронавирус турында ишеткәч, алай курыкмаган да идем. Грипп кебек кенә дип уйладым. Кешеләр дә үлә дигәч, куркыта шул, әле менә Чистайга ашка чакырганнар иде — бармаска уйладым. Намаз укыганда да «җир йөзендә беркем авырмасын иде» дип телим, — диде Дания апа.
Күршесе Фирәдия апа кечкенәдән йөрәк авыруыннан, югары кан басымыннан интеккәч, күзендә катаракта булгач, коронавирустан прививкага барырга теләмәвен әйтте.
— Миңа берни тимәячәк, Аллаһы Тәгаләм бар минем. Иммунитетың көчле, диләр миңа. Мин монда никадәр суган, сарымсак ашаганны белсәгез сез! Аш белән дә, чәй белән сарымсак ашыйм. Ашказаным авыртса да, ашыйм шул сарымсакны, авырырга гына язмасын.
Грипптан прививка ясаттым. Менә анысының файдасын күрдем. Ангинам да юк. Кешедән иярми миңа грипп, аяк бик каты туңса гына тамак шешә, йөткерәм. Туңудан гына тора минем. Инде ничә еллар грипптан прививка кадатам. Урамда йөрим, карлар көрим, сап-салкын су белән юынам», — дип сөйләде Фирәдия апа.