Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киез итек фестивале: «Сагышларны басар өчен килегез Кукмарага!»

Кичә Кукмараның үзәк Комсомол мәйданында алтынчы тапкыр «Кукмара итекләре — 2021» фестивале узды.

news_top_970_100
Киез итек фестивале: «Сагышларны басар өчен килегез Кукмарага!»
Рамил Гали

Итек бәйрәме булгач та, мин бәйрәм мәйданында бөтен җирдә итекләр яки итеккә ишарә, бөтен кеше киез итектән булыр, зур итек тирәсендә әйлән-бәйлән йөрербез дип көткән идем, юк икән. Мәйдан ике өлешкә бүленгән. Бер якта сәхнә, чыршы, ярминкә мәйданы, ә сәхнә артында спорт уеннарын үткәрү өчен мәйдан.

Миләш, роза чәчәкле итекләр

Без килгәндә ярминкә гөрли, сәхнәдә кызыл бизәк төшерелгән ак киез итекле балалар бии иде. Сәхнә артындагы мәйданда бер төркем халык җыелган, кеше арасыннан башны тыгып кына караган идем, анда итек атышып уйныйлар.

Ярминкәдә ниләр бар соң? Иң күп халык җыелган җирдә нәрсә сатылганы билгеле инде, тик шулай да уртадан түгел, ә бер очтан башларга булдым. Агачтан ясалган такталар, урындыклар, кашыклар, кулдан ясалган бизәнү әйберләре, курчаклар, шәлләр, киез итекләр, балалар өчен киемнәр, киез итекләр, Кукмара савыт-сабасы, тагын киез итекләр һәм тагын киез итекләр.

Ул киез итекләрнең ниндиләре генә юк: агы, карасы, балтырлы, балтырсыз, чәчәкле, миләшле, ылыслы, кызылтүшле… Кукмара итек комбинаты кибете янында аерым сабантуй, әлбәттә. Кем киеп карый, кем бәясен генә сорарга, кем башкалар киеп караганга кызыгып тора. Анда итекләр генә түгел, башмаклар да бар. Кукмарага килеп, итек алмыйча булмый, дим. Юл буе күз алдында пар чияле итекләр булды, миләшлесен, роза чәчәклесен киеп карадым, тик күңелгә ятмады инде, җылы башмак кына алдым.

Сатучы апалар итекләрне күрсәтергә өлгерми. «Бүген киез ботинкаларны, башмакларны бик күп сатып алалар. балалар өчен күбрәк чигүле һәм резин төпле итекләрне алалар. Милли бизәкләр төшерелгән аяк киемнәрен яратып ала халык. Балалар итекне уртача ике ел кия, ә ботинкалар дүрт елга кадәр киелә, туза торган түгел. Бүген башка районнардан сатып алучылар күп. Төрле районнардан кунаклар килгән. Шундый бәйрәмнәрдә кешеләр бер-берсе белән танышалар, кунак булалар, аннан соң үзебез аларга барабыз. Ел саен шулай Сабантуй кебек гөрлибез», — дип сөйләде эш арасында сатучы Гөлнур ханым.

Итек кибете янында бию мәйданына караганда да кызурак биюләр булды. Кукмарадан Альбина ханым ел саен бу бәйрәмгә килә икән. «Концерт та карыйбыз, әйберләр дә сатып алабыз, бик күңелле. Без гаилә белән киез итекләр киябез. Итекләрдән кала бездә металл савыт-саба, спорт киемнәрен тегәләр», — дип мактап куйды ул үзләренең районнарын. Аннан резин төпле киез итекләрен киде дә, тыпырдап биеп тә алды.

«Җиңмәсәк, килеп тә йөрмибез»

Халык арасында чуклы шәлләр бөркәнгән, клиндердән муенса таккан, кызыл битле ханымнар, кыш бабайлар, әкият геройлары йөри. Матур, сүз дә юк. Бөтен мәйданны әйләнеп чыктым, милли киемнән булган бер геройны да күрмәдем. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшинага шул сорау белән килдем. «Килгән кунакларны милли киемнәргә киенгән төркем каршы алып торды. Анда татарлар гына түгел, Кукмарада яшәгән барлык милләт вәкиле бар иде. Халык арасында кәнфитләр, клиндерләр йөрүчеләр ярминкәнең бер элементы булып тора», — дип аңлатты ул. Без, соңрак килү сәбәпле, каршы алып торучыларны күрмәдек.

Фестиваль ачылышында катнашучы командаларны тәкъдим иттеләр. Быел барысы алты команда катнашты, күбрәк тә чакырган булганнар, килә алмаганнар. Итек фестиваленә быел үзебезнең районнардан гына түгел, ә Киров өлкәсеннән килгән команда да бар иде, аннан кала Әлмәт, Саба, Мамадыш районнарыннан һәм бәйрәм үткәрүче районның үзеннән ике команда бар иде.

Командалар башта үзләре белән таныштырдылар, аннан үзләре ясап килгән итекләрне күрсәттеләр — кемнеке киез, кемнеке пенопласт, аннан соң иҗади номерлар күрсәттеләр, соңыннан спортта көч сынаштылар. Бергәләшеп бер чаңгыда йөрделәр, киез итек белән капкага туп керттеләр, зур киез итекләр киеп аркан тарттылар һ.б.

Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы командасы унбер җанатар белән килгән. «Безне чакырдылар да, шунда ук килергә карар кылдык. Без Кукмара районы администрациясе белән бик дус. Бездә карантин булганга, андый чаралар уздыра алмыйбыз, шуңа күрә сезгә килдек. Без һәрвакыт бөтен чараларда катнашырга тырышабыз», — дип сөйләде район җитәкчесенең беренче урынбасары Виктория Пелевина.

Сабаларның җанатарлар командасы бигрәк көчле иде, бөтен мәйданны яңгыратып тордылар. «Без иң көчле команда, без булдырабыз, чөнки Сабалар берничек тә артта калырга тиеш түгел. Бу фестивальдә өченче ел катнашабыз. Җиңәбез, җиңмәсәк килеп тә йөрмибез. Саба, алга!», — дип сөйләделәр җанатарлар бер-берсен бүлдереп. Афәрин Сабалар, тәки беренчелекне яуладылар.

Спорт ярышлары барган вакытта тамак ялгап алу зонасына барып килдем, ә анда мичтә коймак пешереп яталар, исе-е-е… Гөлнур ханым озын табагач белән табаны әйләндереп тора иде. «Камырны үзем ясап килдем, мичтә пешә торган коймакның бер сере дә юк, өйдә газда ничек пешерәбез, монда да шул ук. Сүз дә юк, ул бик тәмле була. Сөбханалла, коймакларны алалар», — дип сөйләде ул. Бер таба коймакларны үзем дә мичкә тыгып карадым.

«Оныкларга киез итек алдым әле»

Яннан гына бер ханым ахирәтенә: «Оныкларга киез итек алдым әле», — дип мактанып үтеп китте. Борынга ат исе килеп бәрелде. Як-якка борылып карадым, ә арттан кечкенә ат узып бара икән, балаларны йөртәләр.

Киез итек кигән кешеләрне күзли башладым, янымнан гына кып-кызыл миләшле кара итекләр узып бара, аның артыннан тагын бәләкәй аяклар атлый. Кукмара кызы Айназ Шакирова ике баласы белән килгән, берсе әле коляскада гына. «Быел беренче тапкыр килдем, бик кызыклы. Бәйрәм көннәрендә өйдә телевизор карап ятканчы, монда чыгып китүләр күпкә әйбәтрәк. Ә итекләрне инде үткән ел алган идем, бала да кия», — дип сөйләде ул.

Янымнан гына соры җылы шәл бәйләгән ханым узып бара иде, ул да кулына пакет тоткан, кечкенә кара итекләр күренә. «Сабадан махсус шушы бәйрәмне карарга килдем. Беренче тапкыр килүем, тик бик ошады, шундый матур ясаганнар. Кичкә үк калмыйбыз инде, кунаклар кайтасы иде. Балаларга Кукмара итекләрен алдым әле», — дип пакетын ачып күрсәтте Сәрирә ханым.

Сәхнәдә һәрвакыт җырлар яңгырап торды, көн кичкә авыша башлагач, мәйданда яшьләр күбәя башлады, чөнки кич Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак. Сәхнәдәге кызлар: «Сагышларны басар өчен килегез Кукмарага», — дип җырлап торалар.

Бәйрәм чыннан да бик күңелле булды. Аш бүлмәсе белән телевизор арасына салынган сукмактан йөреп туйган халык өчен, бу кышкы Сабантуй менә дигән күңел ачу урыны. Россия масштабында ук күтәрелсен иде Кукмара итекләре бәйрәме, тик миллилек күбрәк булсын иде, татар халкы итек басмаган түгел, тик җырлар гына багышламаган бугай җылы аяк киеменә, әллә мин генә белмим.



Галерея: «Кукмара итекләре-2021» фестиваленнән фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100