Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киелмәгән туй күлмәге (Физәлия Дәүләтгәрәева)

Ләйсән, юл чатындагы светофорда туктап торганда, машинасының арткы күренеш көзгесеннән утыргычта яткан ак туй күлмәгенә сокланып карап-карап алгалады.

news_top_970_100

Кибеттә күлмәкне бәлки катыргы тартмага төреп салыргадыр, дип тәкъдим итсәләр дә, кыз ризалашмады. Әнә ул — Ләйсәннең җаны-тәне кебек үк кер тимәгән ак күлмәге, элгечен дә салдырмаган көе, үтә күренмәле җиңелчә ефәк тукымага төрелгән килеш күзне камаштырып артта ята. Һәр җөе зәвыклы итеп, җиренә җиткереп тегелгән күлмәкнең үзенең зифа буй-сынына ничек килешкәнен хәтеренә китереп, кыз татлы елмаеп куйды.

Ни кызганыч, Рәисе туйга хәтле кәләшен бу ак күлмәктә күрмәячәк. Күлмәкне сайларга да Ләйсән сөеклесен түгел, ә дус кызы Әминәне алды. Ахирәте ачык иңбашлы, күкрәк тирәсе дә ачык күлмәкне ошатса, Ләйсәнгә киресенчә тыйнаграк фасон ошады. Туйда, бу җирем ачык, теге җирем күренә, дип борчылып торырлык булмасын. Аннары, әнисе аны бәләкәйдән «әдәпле кыз — сәдәпле», дип үстерде.

Әминәне үз йорты турысында төшереп калдырып, шәһәр урамнары буйлап әтисенең машинасында үз өенә кайтып килүе Ләйсәннең. Өенә якынлашканда, кызларының туй күлмәген күреп исләре китәчәк әти-әнисен, энекәшен уйлап, Ләйсән тагын үзалдына елмайды. Кичен эштән кайтачак әтисе, күлмәкне күреп, тел шартлатып булса да куячак. Ә әнисе күзләреннән тәгәрәп төшкән яшьләрен яшерергә маташачак. Ә ундүрт яшьлек энесе Ринат бары тик чәнечкеле итеп шаяртачак. Ләйсән аңа үпкәләми. Яшүсмер энекәшенең үсеп килгән чагы, үзен үзе дөньяга «танытырга» маташкан чоры.

Бердәнбер апасын тиздән үзеннән аерасын уйлапмы, Ринат Рәискә карата әлләни җылы түгел. Рәис килсә, бүлмәсеннән чыгып күрешми дә. Ярар, юк өчен борчыласы түгел. Туганлашкач, тора-бара уртак тел табарлар әле. Иң мөһиме — Рәисне Ләйсәннең әти-әнисе бик җылы кабул итте. Ике ел буе очрашып йөргән арада Рәис тә үзен гел генә яхшы яктан күрсәтергә тырышты.

Шәһәр урамындагы бөкедә торган арада Ләйсән тагын, арткы утыргычта яткан ак күлмәгенә күз салды. Көмеш энҗеләр сипкәндәй елкылдап, катлы-катлы итәкләре күперелеп яткан нәфис күлмәк кызның күңеленә әйтеп бетергесез шатлык тойгысы өстәде. Кыз машина тәрәзәсеннән бар дөньяга язгы кояштай елмаеп карады. Аныңча, кызның бүген нинди бәхетле икәнлеген бар дөнья белә, күңеленә сыймаган шатлыгы белән бүлешә кебек! Әле егерме яше генә тулса да, менә Ләйсәннең дә, гүзәл аккоштай, сайлап алган пары каршына басар вакыты җитте.

Әнисе: «Кызым, әле бик яшьсең, бәлки, ашыкмассың», дисә дә Ләйсән егерме дүрт яше тулган Рәиснең ашыктыруына каршы килә алмады. Чибәр кыз тирәсендә егетләрнең ару гына бөтерелгәнен күрми калмад шул Рәис. Шуңамы, кызны өзелеп яраткангамы, тизрәк өйләнешер өчен бар көчен, вакытын салды: көненә йөзәр кат шылтыратты, эшеннән каршы алды, ял көннәрендә кыз уянуга килеп җитте.

Кайвакыт егетнең бу чамасыз игътибары кызны һәрчак контрольдә тотуга тартса да, аңа муеннан гашыйк булган Ләйсән үзе үк аны сагынып көтте. Егерме яше тулгач та Рәис үзенә чыгарга тәкъдим ясагач, беркатлы кыз әлләни озак уйланып тормады, риза булды. Әти-әнисе, бер-ике ел көтмисезме, диеп карасалар да, Ләйсән белән Рәис үзенекен итте. Рәис уйлаганча, алар барыбер бергә буласы, бер ел алданмы-соңмы, бу мөһим түгел.

Кыз чак — кояшлы көн дә бит. Әти-әни куенындагы шул кыска гына бәхетле мизгелне Ләйсән әллә нигә тагын да кыскартасы итте. Тимерне кызуында сугарга яраткан Рәис урында эшләгән җизнәсенә бар яктан да охшарга тырыша. Охшарлыгы да бар — Рәиснең җизнәсе, банкның хуҗасы ук булмаса да, анда йогынтылы, сүзе үтемле абруйлы түрә. Менә шушы авторитетлы җизнәсенә Рәис, үз эшеннән китеп, соңгы арада йорт төзергә булыша. Җизнәсенең, әйбәт кенә булышсаң, туй чыгымын капларга тырышырмын, дигән вәгъдәсен Рәис кәләшенә дә җиткерде. Фатир өчен түбән процентлы ипотека алырга да булышырга вәгъдә биргән. Бүген дә Рәис анда — җизнәсенең шәһәр читендә салына башлаган зур йортында. Кулыннан эш килүе бердән, ә Ләйсән белән уртак киләчәге хакына тырышуына ничек сөенмисең?!

Шәһәр урамнары буйлап әтисенең машинасында үз йортына якынлашып килгән Ләйсәннең уйлары һаман да Рәисе, булачак туйлары хакында бөтерелде. Үз уйларына артык бирелеп китеп, машинада барган кыз игътибарын югалттымы, башка берәр сәбәп беләнме, чатта борылганда бер мизгел эчендә аянычлы хәлгә тарыды — каршы килеп яткан машина Ләйсәннең машинасын үткәрмәде. Ике машина көтмәгәндә кара-каршы килеп бәрелде. Берничә секунд эчендә Ләйсән хәтта ни булганын аңлап та бетермәде. Башы, кулы, аягы бәрелүгә карамастан, ул, дөбер-шатыр килеп, шып туктап калган машинасын кабызырга маташты. Тик машина кабынмады.

Ләйсән, артта яткан күлмәкнең идәнгә шуып төшүен күреп, борылып, аны күтәрергә маташты. Тик гәүдәсенең авыртуы моңа ирек бирмәде. Шулай да кыз, чигәсе буенча тамган канны сөртеп, телефонын кесәсеннән ала алды. Анда Рәиснең көр тавышы ишетелгәнче көннәр, айлар узды кебек тоелды Ләйсәнгә: «Әйе, кадерлем! Тыңлыйм сине!» Ләйсәннең тавышы калтырап чыкты: «Рәис, мин юл һәлакәтенә эләктем. Килеп аласыңмы мине?» Телефондагы газаплы тынлык тагын ай буена сузылды кебек тоелды.

Кызның авырткан кулы, хәлсезләнеп, инде телефонны төшереп җибәрә язганда гына Рәиснең акланулы тавышы ишетелде: «Гүзәлем, ни бит әле… Җизнәй монда. Китә алмыйм. Ошатмас. Беләсең бит, икебез өчен тырышам. Син әкренләп кенә үзең кайт инде яме…»

Рәис телефоннан тагын нидер әйтте, тик Ләйсән аны ишетми иде инде. Аңын югалткан кызны машинадан чит кешеләр тартып чыгардылар.

Әти-әнисе хастаханәдә кичен генә эзләп таптылар. Сынган кул-аягы гипска уралган, башы күзләре генә күрерлек итеп бинтка төрелгән кызларын әти-әнисе чак таныды. Борчылудан һушлары китә язган әти-әнисен артык куркытмас өчен, Ләйсән үзен көчләп булса да елмаерга мәҗбүр итте. Кара-каршы бәрелешкәннән соң әтисенең машинасының карар җире калмаган иде. Шулай да тимер кайгысы юк, иң мөһиме — балакай исән калды! Кайгыга тарыган ата-ана шуңа шөкер итәргә тырыштылар.

Энекәше Ринат белән дус кызы Әминәдән башлап, Ләйсән янына ахирәтләре, бергә эшләгән хезмәттәшләре агылды.

Берничә көннән Рәис тә килде. Теге көнне Ләйсән авариягә очрагач килә алмаганы өчен хәтта гафу дә үтенгән булды. Китә алмадым, җизни җибәрмәс иде, дип борын астыннан нидер акланып мыгырдаган егетне Ләйсән ишетсә дә ишетмәде. Язмышлары кушылмас борын очраган беренче сынауны үтмәде Рәис. Үтә алмады.

Кыз тимергә кысылып ярдәмгә тилмергәндә аңа иң якын кешесе түгел, ә чит-ят кешеләр ярдәмгә ашыктылар. Ә бахыр Рәис җизнәсенә ярар өчен читтә посып калды. Хәтта кәләше саналган кызның хәлен дә сорамады. Үзең кайт инде, диде. Үзе кайтырлык булса, Ләйсән аны борчыр идеме соң?!

Шушы вакыйга барысын да хәл итте дә куйды Ләйсән өчен. Бер минутта кыз егеткә суынды да куйды. Беренче кат ярдәм сораган кешең таяныч булырга теләмәгәндә алда терәк була алырмы соң?! Бер минутта Рәис Ләйсән өчен көчсез бер мескен адәмгә әверелде дә куйды.

Егетнең аклануын ишетмәгәндәй үз алдына уйланып яткан Ләйсән Рәиснең күзләренә тутырып карады да тимер чыңы кергән тавыш белән әйтте: «Син монда килеп йөрмә инде яме. Вакытыңны юкка әрәм итмә. Акча эшлисең икән, эшлә әйдә». Йөзенә үпкәләгән кыяфәт чыккан Рәис киткәч тә, аның артыннан палатага Ләйсәннең әнисе белән энекәше килеп керде. Апасының яңагыннан тамган күз яшен Ринат учлары белән сыпырды да олыларча әйтеп куйды: «Ул тиң түгел сиңа, Ләйсән апа. Борчылма. Мин аны әллә ничә тапкыр башка кызлар белән күрдем. Арагызны бозмас өчен генә әйтмәдем».

Ләйсән энекәшенә карап күз яше аша елмайды гына.

Кайвакыт, безнең иң зур хыяллар чынга ашарга гына торганда, ул теләкләрне җимереп, юлыбызда көтмәгәндә ниндидер каршылыклар, киртәләр үсеп чыга. Әйтерсең дә, язмышыбыз, төрле киртәләр куеп, безнең ул хыялның чынга ашмавын тели. Рәис белән чәчен чәчкә бәйләр өчен ак күлмәк алып кайтып барган Ләйсәнгә дә язмышы каршылык куйды. Дөресрәге, юл һәлакәте аша Рәискә сынау куйды. Шул сынауны да үтә алмаган егет белән гомерен бәйләүгә кыз баланың язмышы каршы булды түгелме? Гаилә коргач, балалары тугач түгел, ә алдан куйды аларга сынауны. Бер-берсенә күзләрен ачар өчен. Таркалган гаилә, әтисез үскән балалар үрчетмәс өчен. Ләйсән үзе дә, бары тик ак күлмәк кияргә хыялланып, артык беркатлы карамадымы үз язмышына?

Егерме яшьтә әле ул үзе дә әни кочагыннан чыкмаган бала гына иде әле. Яраткан дип санаган кешесенең таянырлык терәк булмау икәнлеген аңлау ачысы да бервакыт үтәр. Тән яралары да, җан яралары да бервакыт төзәлер. Күз көеге булып ятмасын өчен кияргә насыйп булмаган ак туй күлмәген дә кыз мохтаҗларга бирер. Гомерлек чын, ышанычлы парын да бервакыт очратыр. Һичшиксез очратыр. Һәм, яңа ак туй күлмәгенең пакьлеге, матурлыгы белән бербөтен камил гүзәллеккә әверелеп, гомерлек тугры парын тапкан аккоштай, бәхете каршына талпынып очар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100