Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Киек каз юллары»н җырлап танылган Артур Хәсәновның яңа видеосы чыкты

news_top_970_100
«Киек каз юллары»н җырлап танылган Артур Хәсәновның яңа видеосы чыкты
Видеодан скриншот

Хәрби өйрәнүләр вакытында җырлап танылган Башкортстан егете Артур Хәсәновның яңа видеосы чыкты. Артур шул ук өйрәнүләр вакытында җырлаган Филүс Каһиров репертуарыннан «Киек каз юллары» җырын башкара, ләкин бөтенләй башка урында. Видеодан аңлашылганча, бу концертны региональ хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы уздырган. Кечкенә генә залда барган чараны хәрбиләр һәм шулай ук хәрби киемнән булган укучылар (курсантлар) тамаша кыла.

«Татарстан-Башкортстан» төркемендәге әлеге видеоны караучылар: «Бу җырны Филүс белән икесе башкаруында көнгә берничә тапкыр тыңлыйм»; «Берүк исән-сау, җиңү яулап кайтырга язсын барыгызга да. Һәммәгез кемнеңдер газиздән-газиз балалары»; «Бик матур җырлыйсыз, исән-сау кайтыгыз», дигән фикерләр язып калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100