Бүгенге көндә махсус операциядәге җырчы егет Артур Хәсәнов үзенең яңа образдагы фотосын күрсәтте. Әйтергә кирәк, Артур анда хәрби формадан түгел, ә ялт иткән сәхнә киемнәрендә.
Артур Хәсәнов мобилизацияләнгәч хәрби өйрәнүләр вакытында Филүс Каһиров репертурындагы «Киек каз юллары» җырын башкарып популярлашкан иде. Шушы 1 ел эчендә аның кайтуын һәм яңа җырлар яздыруын көткән бихисап күп фанатлары барлыкка килде. Артурның блогын бүгенге көндә 25 меңнән артык кеше карап бара.
Җырчының яңа образын да дуслары «ут» дип бәяләгән.
«Матур. Сине өйдә көтәбез», «Матурсың, бро», «Исән-сау бул, Артур», – дип язалар аңа.