«Киек каз юллары»н җырлап танылган Артур Хәсәнов кабат махсус операциягә киткән
«Киек каз юллары» җырын башкарып танылган Башкортстанның Илеш районы егете Артур Хәсәновның ике атналык ялы тәмамланган. Җырчы бүген кире махсус операциягә киткән. Бу хакта ул сторисларында хәбәр итә. «Киләсе очрашуларга кадәр», – дип язган ул.
Артур «Интертат»ка якыннарын бик сагынуы хакында сөйләгән иде.
Җырчының хастаханәдә сәламәтлеген ныгытуы хакында да яздык.