
Башкортстанның Илеш районы егете, «Киек каз юллары» җырын башкарып танылган Артур Хәсәнов чираттагы кыска вакытлы ялга кайткан. Артур Ришат Төхвәтуллинның Уфадагы концертына килгәч, дусты, җырчы Линар Шәймөхәммәтов белән очрашкан. Артур белән фотоларны Линар социаль челтәрләрдә күрсәтте.
«Артурик концертка килде. Очрашуыбызга шат идем, «братым», – дип яза Линар.
Артур 2022 елның октябрь аенда мобилизациягә эләккән иде. Хәрби әзерлек узган вакытта ул «Киек каз юллары» җырын искиткеч оста башкарды. Җыр Филүс Каһиров репертуарыннан. Артур турында: «Филүстән дә шәбрәк җырлый», – диючеләр дә булды. Ул Филүс Каһировның Казанда узган концертында да чыгыш ясады.