Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Киек каз юллары» җырлаган Артур Хәсәнов махсус операциядән Гүзәлиянең концертына кайткан

«Пирамида» концертлар залында җырчы Гүзәлиянең бик матур концерты үтте. Бәйрәм кичәсендә җырлау өчен, махсус операциядәге Артур Хәсәнов та кайта алган. Гүзәлия тамашадан канәгать калганмы? Продюсер буларак, ул Артурның киләчәген ничек күрә? Бу хакта аның үзеннән сорашып алдык.

news_top_970_100
«Киек каз юллары» җырлаган Артур Хәсәнов махсус операциядән Гүзәлиянең концертына кайткан
Барлык фотолар да Гүзәлиянең шәхси архивыннан

Гүзәлия, узган туган көннәрегез белән сезне. Пирамида концертлар залында бик матур концертыгыз үткән икән. Бәйрәмнән канәгать калдыгызмы?

Бик зур рәхмәт котлауларыгызга! Минем беркайчан да үз эшемнән 100 процент канәгать калганым юк. Үзем белән канәгать түгел мин (көлә). Ә менә концертның ничек үтүе, сценарий белән бик канәгать. Аллаһка шөкер, сәхнәдәш дусларым барысы да килделәр, миңа терәк булдылар, матур итеп җырладылар.

Минем «Киек каз юллары» җырымны башкарып танылган Артур Хәсәновны да кайтара алдык. Концертка әзерләнгәндә, ниндидер бер нюанс кирәк, дип уйладым. «Мөгаен, Артурны чакырырга кирәктер», – минәйтәм. Ни өчен дигәндә, концерт алдыннан директым: «Гүзәлия, Артур кайта аламы?», «Артур җырлаячакмы?» – дигән хатлар белән тулган иде.

«Ватсап»ка да, «ВКонтакте»га да бертуктаусыз Артурны сорап яздылар.Озак уйламыйча: «Артур, концертыма киләсең киләме?» – дип яздым. «Килә дә, җибәрерләрме икән?» – ди Артур. «Сөйләшеп карыйк әле», – дидем. Командирлары, хәрби часть белән сөйләшеп, мәдәният идарәсеннән хатлар яздырып, Артурны кайтарырга рөхсәт алдык. Аллаһка шөкер, 1 атнага җибәрделәр. Гаиләсен дә күреп килә алды, бүген иртән кире махсус операциягә китәчәк.

Барысы да планлаштырылганча булды. Сценарий авторлары һәм алып баручыларым Әбри Хәбриев белән Марсель Мәхмүтовка зур рәхмәт. Алар белән эшләү миңа бик рәхәт булды. Дөресен генә әйткәндә, нәкъ менә «Пирамида» залында Марсель Мәхмүтов белән эш итәрмен дип хыяллана идем. Хыялым чынга ашты (көлә).

Халыкка да бик ошады, директлар хатлар белән тулган. Халык җылы сүзләр генә яза, бер начар комментарий язучы да юк. Бүген төнлә йокламадым, дисәм дә була, язалар да язалар, шалтыраталар. Бик күп бүләкләр булды. Бер кыз язып та куйган әле: «Гүзәлияне котларга ажиотаж булды, чүт Илвинаны бәреп екмадым сәхнәдә», – дигән. Чәчәкләр белән гримерка тулды, игътибар бик күп булды. Рәхмәт тамашачыма, коллегаларыма. Барысы да булган, барысы да молодецлар! Мин әле дә шокта.

Образларыгыз буенча кемнәр белән эшләдегез?

Халыктан «киемнәрегез бик матур» иде дип, бик күп кайтавазлар килде. Быел мин Рөстәм Исхаков һәм Луиза Скипина белән эшләдем. 3 образым да яңа иде, махсус шушы концерт өчен әзерләдек.

Концертта кемнәр катнашты?

Айдар Галимов, Элвин Грей, Филүс Каһиров, Марат Яруллин, Раяз Фасыйхов, Сиринә Зәйнетдинова, Гөлназ Сираева, Әнвәр Нургалиев, Винарис Ильегет, Сөмбел Билалова, Артур Минһаҗев һәм башкалар. Мәскәүдән Хәким, Динара Рәхимовалар кайтты. Артур Хәсәновны әйттем инде.

Сезгә продюсер буларак та сорау бирим әле. Артур халык арасында бик тиз танылу алды. Аның киләчәген ничек күрәсез? Шоу-бизнес өлкәсендә үсеш алу мөмкинлеге бармы?

Мин монда шикләнмим дә: аның киләчәге бар. Артурны тәҗрибәле артист дип саныйм. Моңы, тавышы бар. Мөлаем ул, халык аны ярата. Дөрес репертуар туплап, дөрес стильдә чыкса, барысы да уңышлы булачак.

Сәхнә әрсезлекне дә сорый. Көче җитәрме?

Мин Артурны әрсез түгел дип әйтә алмыйм. Аның характеры, ныклы бер үзәге бар. Ул «самодостаточный» да кеше.

Артурга яңа җырлар язу ниятегез дә бардыр.

Әлбәттә, кичә бу турыда сөйләштек. «Яңа җырлар көтеп калам», – диде.

Әлеге программаны кабатлап куярга җыенасызмы?

Инде хәзер үк сорыйлар. Кичә «Пирамида» янында 100 кеше басып торды билет сорап. Соңгы көннәрдә барысы да: «1-2 билет булса да табыгыз инде», – дип шалтыратты. Шуңа күрә аны Казанда һәм Уфада кабатлап куярга булдык. Иң мөһиме – халык канәгать калды. Тамашачы канәгать булгач, без дә канәгать.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 июнь 2023
    Исемсез
    Уфада качан булыр икэн
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100