Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кичер, әнкәй, кайта алмавымны...» Россиядә Әфганчылар көне билгеләп үтелә

15 февраль - Россиядә Әфганчылар көне. Шул уңайдан, Әфган сугышында катнашучылар, сугыш турында җырлар иҗат итүчеләр фикерләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
«Кичер, әнкәй, кайта алмавымны...» Россиядә Әфганчылар көне билгеләп үтелә
Салават Камалетдинов

Әфган сугышы 1979 елның 24 декабрендә Советлар Союзының Әфганстанга гаскәр кертүе белән башланып китә. Ул 10 елга якын — 1989 елның 15 февраленә кадәр дәвам итә.

Советлар Союзының максаты илнең көньягында урнашкан дәүләттә үзенә дустанә булган сәяси режим урнаштыру була. Ил башлыклары Әфганстандагы марксистик рухтагы халык-демократик партиягә хәрби яктан ярдәм итеп, аны хакимияттә саклап калырга тели.

Күп кенә тарихчылар фикеренчә, Советлар Союзы җитәкчелеге гаскәр кертү зур каршылыкка китерер дип фаразламаган. Әмма Әфганстан халкының менталитетын аңламау, сәяси конфликтны хәрби ысуллар белән хәл итәргә теләү сәбәпле, күпмедер вакыттан соң халыкның зур өлеше Советлар Союзына каршы тора башлый. Советлар Союзының атеистик сәясәт алып баруы да зур роль уйный — мөселман дәүләте Әфганстан халкы Исламны яклап, көрәшкә күтәрелә. Күрше дәүләт — Пакистан, рәсми рәвештә сугыш игълан итмәсә дә, СССР гаскәрләренә каршы актив көрәшә.Пакистанның 6 мең кешесе сугышта үлүе дә зур күрсәткеч.

Әфганстанга кертелгән гаскәрләрнең күләме — 80-100 мең кеше. Әфганстанда СССР яклыларның хәрбиләр — 50-130 мең тирәсе дип санала.

Әфганстанда Советлар Союзына каршы торган гаскәрләр — 25-140 мең кеше дип бәяләнә. АКШ хәрбиләре исә СССРга каршы торучылар санын 400 мең дип саный.

Советлар Союзы хәрбиләре, телевидение каршы якны атау өчен «душман» терминын файдалана. Үзгәртеп кору башланганнан соң, «мөҗәһитләр» термины кулланыла башлый. Әфганнар исә совет сугышчыларын «шурави» (фарсы теленнән — «советныкы») дип йөрткән.

Советлар Союзы югалтулары:

15 052 кеше һәлак була;

53 753 кеше яралана;

417 кеше хәбәрсез югала.

Әфганстан ягыннан 75-90 мең кеше үлгән, шул тирәсе үк кеше яраланган дип санала.

670 меңнән 2 миллионга кадәр тыныч кеше үлгән дип санала.

Татарстаннан бу сугышта 9358 кеше катнаша. Аларның 296сы һәлак була. 231 кеше сугыштан алган яралардан үлә. 546 кеше яралана, 311 кеше гарип кала.

Советлар Союзы Әфганстаннан чыгып киткәч тә, бу илгә тынычлык килми. СССРга каршы көрәшкән каршы як башта Кабулдагы совет яклы хакимиятне бәреп төшерә, аннары гражданнар сугышы башлана. Илдәге хакимиятне радикаль исламчылар — «Талибан» хәрәкәте яулап алгач, Әфганстанга АКШ үз гаскәрләрен кертә.

1989 елдан 15 февраль «Әфганчылар көне» буларак билгеләп үтелә.

«Сугыш кирәкми иде»

Кукмарада туган Малик Шәңгәрәев 1986 елның көзеннән Әфганстанда машина йөртүче булып хезмәт иткән һәм 1989 елның гыйнвар аенда гына әйләнеп кайткан.

«1987 елда Әфганга кереп, үзебезнең чикләрне саклаганда, үзебезне бик кирәкле дип тойдык. Халык безне анда әйбәт кабул итте. Без чыкканда: «Китәрлек булгач, ник килдегез соң?», — дип озаттылар. Без аларга булыштык һәм алар бездән тагын ярдәм көткәннәр, шуңа китүебезне авыр кабул иттеләр. Машина белән туктаган җирләрдә бала-чага кулын сузып чыга иде, без аларга ботка, ипи, шикәр кебек әйберләр бирә идек.

Дусларыбыз һәлак булган авыр вакытлар да, безгә каршы сугышучыларны котыртып торучылар да булды. Тик гади халык бездән ярдәм өмет итте. Хәзер дә Әфгандагы дуслар белән аралашып торабыз. Кайткач безгә ярдәм булмавын фаҗига итеп күрдем», — дип сөйләде Малик Шәңгәрәев.

Әфганда туып, хәзер Казанда гомер итүче Абдул Вәли Сәед Таджиуддин укыту үзәгендә солдатларны өйрәтеп фронтка җибәргән һәм тәрҗемәче булып эшләгән.

«Минемчә, сугыш кирәкми иде һәм советлар гаскәрен Әфганга кертү хата булды, әфганлылар үзара аңлашкан булырлар иде. Безнең территориядә булып та, Советлар Союзы ягыннан ярдәм күрсәтелде: юллар, мәктәпләр төзелде, азык-төлек кертелде», — диде ул.

Кукмара районында туган Раниф Хәбибуллин Әфганда хезмәт иткән.

«Үз вакыты өчен ул сугыш кирәкле булгандыр дип уйлыйм, аның ялгышлары булган инде. Безнең гаскәрләр кермәгән булса, башкалар анда кергән булыр иде, минемчә. Мин 1986 елның көзеннән хезмәт итәргә киттем, башта өч ай укулар үттек. Миңа соңга калып кайтырга туры килде, гаскәрләрне чыгару вакытына туры килгәч, безгә алмашка солдатлар китермәделәр һәм 1989да гына кайттым.

Ул вакытта без бер дә курыкмый идек, патриотик яктан нык тәрбия бирелгәндер, күрәсең. Мине башта хезмәт итәргә Казанда калдырырга теләгәннәр иде. «Юк, китәм», — дип китеп бардым еракка. Кире кайткач, янә китәргә теләк булган иде», — дип уртаклашты Раниф Хәбибуллин.

Россия мөселманнарының Хәйрия патриот фонды җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин соңгы елларда Әфганстанда еш була. Ул Әфганстан халкының Россия халкына мөнәсәбәте турында сөйләде.

«Хәзер без Әфганстанга гуманитар ярдәм күрсәтү буенча эшлибез. Гуманитар ярдәм күрсәтү фонды вәкиле буларак әйтәм, без сугышларга каршы, бөтен конфликтларны тыныч кына чишәргә кирәк. Әфганстан беренче тапкыр республика дип 1919 елда игълан ителгәч, беренче булып СССР ярдәм кулы сузган. Шул вакыттан дәүләтләр бер-берсе белән дус мөнәсәбәттә булды, безнең халык анда булышу өчен керде, төрле котыртулар нәтиҗәсендә булды ул сугыш.

Әфганстанда төрле кешеләр белән эшлибез, анда безнең дәүләт кешеләренә караш әйбәт. Кырын караш юк, алар бездә ясалган әйберләрне көтеп алалар. Әфганнар фикеренчә, Россиядә җитештерелгән товарлар югары сыйфатлы», — диде Рөстәм Хәбибуллин.

«Кичер кайта алмавымны»

Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде. Совет заманнарында бу сугыш «интернациональ бурычны үтәү» дип аталды, «сугыш» термины кулланылмады. Үзгәртеп кору заманнары җиткәч кенә бу темага яза башладылар. Иң беренче әдәби әсәр дип Равил Фәйзуллинның «Кичер кайта алмавымны» дигән шигырен атарга була. Луиза Батыр-Болгари көй язгач, аны Айдар Фәйзрахманов башкарды

«Яшь балаларның табутта сугыштан кайтулары мине бик борчыды да, җыр язылды. Бу җыр ул вакытта популяр булып алган иде, хәзер бик тыңламыйлардыр. Сугыш — ул яшәүнең капма-каршысы, шуңа күрә аны берничек тә геройлык дип атап булмый. Яшь кешеләр үлә анда. Аналар балаларын табутларда кайтарыр өчен, хәсрәт өчен үстермиләр бит.„Кичер, әнкәй, кайта алмавымны» дип бала үзен гаепле хис итә, бернинди гаебе булмаса да. Мин, гомумән, сугышка каршы кеше һәм Әфган сугышын дөрес дип санамадым», — дип искә төшерде шагыйрь.

«Сезне сөйгән җан һәм тәнебезне Әфган тауларыннан эзләгез…»

Әфган сугышы турындагы җырларның тагын берсен композитор Зиннур Сафиуллин язды. Мәүлет Борһановның «Сөртә алмадым, әнкәй, күз яшеңне» дигән җырны композитор үзе башкара.

«Алла сакласын, бүгенге көндә сугышлар була күрмәсен. Хәзерге чор кешеләрен ул вакыттагылар белән чагыштырып булмый, анда ярдәм итешеп яшәгәннәр, хәзер халык үзе өчен, бүгенге көн белән яши. Без армия сафларында хезмәт иткәндә, үзебез теләп Әфганга барырга дип гариза язган идек. Тик нигәдер җибәрмәделәр. Бергә укыган классташлар, авылдашлар үлеп кайттылар. Үземне сугышта катнашкан булып хис итеп, дусларга багышлап язган идем ул җырны. Ул вакытта патриотлык темасы бик көчле яңгырый иде», — дип уртаклашты Зиннур Сафиуллин.

Әфган сугышы турында җырлар

«Кичер кайта алмавымны»

Равил Фәйзуллин шигыре, Луиза Батыр-Болгари музыкасы

Язмышымны белми

Озак көткәнсеңдер.

Кайтыр, диеп,

Өмет иткәнсеңдер.

Илгә кайтасылар

Килми идеме соң!

Гомер киселүен

Тели идемме соң?


Кушымта:

Кичер, әнкәй, мине,

Кичер, әнкәй, кичер!

Яу кырыннан

Кайта алмавымны…

Кичер, әнкәй, кичер

Чит ил туфрагында

Мәңгелеккә

Ятып калганымны…


Сугыш фаҗигасын

Онытмасын еллар.

Язмышлары миндәй —

Миллионнар!

Барсын илгә бирдем, —

Күпме көчем булды,

Һәлак булуым да

Халкым өчен булды.

Кушымта.


«Сөртә алмадым, әнкәй, күзләреңне»

Мәүлет Борһанов шигыре, Зиннур Сафиуллин музыкасы


Яз кайтмасак, көзен кайтырбыз дип,

Әнкәйгә кул биреп тормадык.

Үзебез дә белми, туган җирдә

Соңгы җырыбызны җырладык.


Сөртә алмадым яшьле пар күзеңне,

Җилләр алды, әнкәй, сүзеңне.

Ерагайган саен якынрак,

Ягымлырак тойдым үзеңне.


Кайтмый калсак язын, көзен дә без,

Их, әнкәйләр, өмет өзмәгез.

Сезне сөйгән җан һәм тәнебезне

Әфган тауларыннан эзләгез.


Туган якның кырыс кышларыннан

Кыйблаларга очкан кошларга

Иярегез — алар кунып сайрый

Безне басып яткан ташларга.


Исемсез таш булып калганнардан,

Шакал сые булып ятканнан

Бөхетлеләр калай табутында

Туган туфрагына кайтканнар.


Узар еллар, тынар бер яулары,

Туар әле тыныч таңнары.

Нурга күмеп әни чәче төсле,

Ак түбәле әфган тауларын.


«Төшләремә керә Кандагар»

Илдар Шәрипов, Рамил Чурагулов сүзләре, Ризван Хәкимов көе


Сугыш бетеп күпме еллар үткән,

Әле һаман сызлый яралар.

Сөйгәннәрен көтә тугры кызлар,

Ә улларын көтә аналар.


Кушымта:

Ачы Әфган җиле язмышларны

Телеп үтте, калды яралар.

Төшләремә керә кәһар сугыш,

Төшләремә керә Кандагар.


Әле безгә бары унтугыз яшь,

Тышта матур, тышта ямьле яз.

Кургаш яңгырлары явып үтә,

Ә күкләр соң, күкләр чалт аяз.


Кушымта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100