Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кичә трассада һәлак булган дүрт баланы һәм аларның анасын искә алып, бөтен авыл елый

news_top_970_100
Кичә трассада һәлак булган дүрт баланы һәм аларның анасын искә алып, бөтен авыл елый
https://22.mchs.gov.ru/

Кичә Алтай краенда һәлак булган дүрт бала һәм аларның анасы истәлегенә Кош-Ашгач авылында матәм игълан ителгән. Фаҗига Полеводка авылы янында була. Биредә Honda Stepwgn автомобиле бензин ташый торган машинага бәрелә. Алар икесе дә бер юнәлештә бара, мөгаен, Honda Stepwgn бензовозны узарга маташкандыр. Бу турыда «Новости Горного Алтая» сайты хәбәр итте.

Минивэнда әни кеше һәм аның дүрт баласы була. Алар барысы да авария урынында үлә. Бензин ташый торган машина йөртүчесе имгәнә, аның тормышына куркыныч янамый.

Мәрхүм балаларның кечесенә 3 яшь, олы улына 16 яшь була, ул Барнаулда Олимпия резервы мәктәбендә укый.

«Авылыбыз зур түгел, күпләр бер-берсен белә. Бөтен кеше елый. Фаҗига… Бүген мәктәптә дә тынлык. Балалар борчыла. Сыйныфташлары елый», – ди мәктәп директоры Айжана Бокеева.

Гаилә турында бары яхшы сүзләр белән генә искә алалар. «Бик яхшы гаилә иде. Үрнәк, хезмәтчән, эш сөяләр. Әтиләре элек машина йөртүче булып эшләде, хәзер торак-коммуналь хезмәттә», – ди авылдашлары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100