Алтай краенда юл һәлакәтендә дүрт бала үлгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Бий районында трассада йөк машинасы һәм җиңел автомобиль белән авариядә барысы 5 кеше һәлак була.
«Биш кеше үлде. Алар арасында дүрт бала», – дигән каналның үз чыганагы.
Тагын бер кеше имгәнгән, аңа медицина ярдәме күрсәтелә.
Хокук саклаучылар авария сәбәпләрен ачыклый, диелә хәбәрдә.