news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кичә Казанда фаҗигале үлгән кызның туган көне булган

news_top

Кичә Казанның Баруди урамындагы йорт янында мәете табылган кызның туган көне булган. Ул 29 яшьлеген таныш ир-аты фатирында бәйрәм иткән. Бу турыда KazanFirst яза.

Кызның тәрәзәдән егылып төшкән мизгеле төшерелгән кадрлар социаль челтәрләрдә таралды. «KazanFirst» үз чыганагына сылтама белән язганча, кичә ул биредә егете белән туган көнен бәйрәм итә.

Соңрак билгеле булганча, кыз 8 каттагы балконнан егылып төшкән. Шаһитлар «ашыгыч ярдәм» чакырган, ләкин табиблар аның үлемен раслаган.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

  • Баруди урамындагы күп катлы йорт янында бер кызның мәете табылган, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар