Казанның Баруди урамы 18 йорты янында бер кыз мәете табылган. Ул 8 каттан егылып төшкәндер, дип фаразлана. Аңа 27-30 яшь тирәсе, дип яза KazanFirst.
«Ашыгыч ярдәм» чакырганнар, әмма медиклар килгәндә кыз инде үлгән булган. Полиция үлем сәбәпләрен ачыклый.
Бу – соңгы араларда беренче генә очрак түгел.
22 февральдә Чистай урамында 11 яшьлек мәктәп укучысы мәете табылды. Аңа кадәр «Арт Сити» торак комплексында шундый ук хәл булган иде.
29 февральдә ике үсмер кыз үзенә кул салган иде.