Кичә авариягә очраган ике гаилә балалары белән ярышка барырга чыккан булган, 4 кеше үлгән
Кичә Башкортстанда яшәүче ике гаилә утырган машина Оренбург өлкәсендә авариягә очрап, 4 кеше һәлак булды. Алар Салават шәһәрендә яшәгән, гимнастика буенча ярышка барырга чыккан булганнар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
- Ике гаилә утырган машина авариягә очраган, 4 кеше һәлак, 2 кеше бик авыр хәлдә, дип язган идек.
«Мой Башкортостан» порталы белешмәсе буенча, һәлак булган 36 яшьлек хатын бер кредит оешмасында эшләгән. Аның хезмәттәшләре кайгы уртаклаша.
Якынча белешмә буенча, Орск шәһәренә керә торган урында, Медногорск шәһәренә борылыш янында фура һәм «Nissan X‑TraiI» бәрелешә.
Исән калган 36 яшьлек ир-атны, аның 9 яшьлек кызын хастаханәгә илткәннәр. Кызны вертолет белән өлкә клиникасына озатканнар, ир-ат реанимациядә.
Авариядә шулай ук 30 яшьлек ир белән хатын, аларның 9 яшьлек кызы да үлә.
Ике гаиләдә дә берәр малай бар. Авария вакытында малайлар машинада булмый, диелә хәбәрдә.