Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике гаилә утырган машина авариягә очраган, 4 кеше һәлак, 2 кеше бик авыр хәлдә

news_top_970_100
Ике гаилә утырган машина авариягә очраган, 4 кеше һәлак, 2 кеше бик авыр хәлдә
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

Башкортстанда яшәүче 3 олы кеше һәм 1 бала Оренбург өлкәсендә юл һәлакәтендә үлгән. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига 4 майда кичке 7ләр тирәсендә Оренбург өлкәсендә М-5 «Урал» трассасында була. Орск шәһәренә керә торган урын тирәсендә фура һәм «Nissan X-TraiI» бәрелешә.

«Nissan X-TraiI» машинасында 4 кеше – 1 ир-ат, 2 хатын-кыз, 1 бала үлә, 2 кеше имгәнә, аларның берсе – бала.
Имгәнгән кешеләр – 1988 елда туган ир-ат белән аның 2015 елда туган кызы. Алар бик авыр хәлдә Медногорск хастаханәсенә китерелгән.

Фура йөртүчесе зыян күрмәгән.

Якынча белешмә буенча, һәлак булучылар – Салават шәһәрендә яшәүчеләр.

«Nissan X-TraiI» машинасында ике гаилә барган. Беренче гаиләдә – 1993 елда туган ир белән 1994 елда туган хатын, аларның 2015 елда туган кызы. Икенче гаиләдә 1988 елда туган хатын һәм 1988 елда туган ир, аларның 2015 елда туган кызы.

Беренче гаиләдән бөтенесе дә, икенче гаиләдән әниләре һәлак булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100