Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кибеттән сатып алынган торт эченнән резина перчатка чыккан

«Перчатка бар, битлек кая», - дип шаярта социаль челтәр кулланучылар.

news_top_970_100
Кибеттән сатып алынган торт эченнән резина перчатка чыккан
https://pixabay.com

Кибеттән сатып алынган әйберләр эчендә әледән-әле төрле әйберләр очрап тора. Ташлар, тере суалчаннар, чүп-чар эләккән ризыклар турында социаль челтәрләрдә дә язалар. Бу юлы Чиләбе өлкәсенең Новосинеглазово шәһәрендә яшәүче ир-ат торт эченнән резина перчатка тапкан. «Вести» каналы шул хакта хәбәр итте.

Ир-ат кибеттә торт ала, өйгә алып кайта һәм өлешләргә кисә башлый. Шул чакта бер кисәк эченнән резина әйбер килеп чыга.

Социаль челтәр кулланучылар ир-атның кәефен күтәрергә маташа. «Акция: торт аласыз, бүләккә — перчатка», — дип шаярталар. «Бу — яңа торт», «Битлек кая», диләр.

Әгәр кибеттән алган азык-төлек эчендә чит предметлар тапсагыз, товарны җитештерүчегә дәгъва белдереп, гариза язарга һәм Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенә (Роспотребнадзор) мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100