news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кибеттән алган конфет эчендә тере суалчаннар табылган - видео

«Итле конфетлар» саткан супермаркет җитәкчелеге низагны җайларга тырыша.

news_top
Кибеттән алган конфет эчендә тере суалчаннар табылган - видео
https://pixabay.com

Магнитогорск шәһәрендә яшәүче хатын кибеттән конфет алып, күңелсез хәлгә тарыган. Баллы ризык эчендә тере суалчаннар булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Супермаркеттан кайткан табылдыгын бу хатын видеога төшереп алган. Кадрларда зур ак суалчан конфет эченнән шуып чыгуы күренә.

Социаль челтәр кулланучалр шаяртып та алган. «Итле конфетлар», «Суалчаннар шоколад яратамы икән?», «Моннан соң баллы ашыйсы килмәс инде», диләр.

Белгечләр мондый очракта Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итәргә кирәк дип аңлата.

Магниторгорскидагы очракта супермаркет җитәкчелеге низагны җайлараг җыена, алар конфет сатып алучы хатын белән элемтәгә чыккан инде. Кибет вәкилләре гафу үтенгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар