Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кибеткә киткәч югалган кыз баланы үсмер малай үтергән, дип шикләнәләр

news_top_970_100
Кибеткә киткәч югалган кыз баланы үсмер малай үтергән, дип шикләнәләр
https://rostov.sledcom.ru

Ростов өлкәсендәге авылларның берсендә, үсмер кызны үтерүдә шикләнеп, 12 яшьлек малайны тоткарлаганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте.

«КП-Ростов-на-Дону» сайтының үз чыганагы белешмәсе буенча, кыз бала кибеттән чыккан чакта, аны бер малай чакырып ала. Алар талаша башлый, дип фаразлана. Малай ярсый, кызга пычак белән кадый, аннары каты предмет белән башына суга. Кыз бала урында ук үлә.

Җинаятьтә шикләнелүче малай белән мәрхүмә кыз ерак туганнар булган. Якынча белешмә буенча, хокук саклаучылар үсмернең киемнәрендә кызның кан таплары булуын ачыклаган.

12 яшьлек кызның битен, күзләрен кискәләп, вәхшиләрчә үтергәннәр, дип язган идек. Аның югалуы турында 24 октябрьдә билгеле булды. Ул ипи алырга дип китә һәм әйләнеп кайтмый. Икенче көнне аның мәетен кибет артындагы бушлыкта табалар. Кызның битендә яралар күп, башы имгәнгән була. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100