Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

12 яшьлек кызның битен, күзләрен кискәләп, вәхшиләрчә үтергәннәр

news_top_970_100
12 яшьлек кызның битен, күзләрен кискәләп, вәхшиләрчә үтергәннәр
https://rostov.sledcom.ru

Ростов өлкәсендә 12 яшьлек кыз баланы вәхшиләрчә үтергәннәр. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Үтерүче баланың битен, күзләрен кискәләп бетергән. 

Баланы 24 октябрьдә Тереховский хуторында үтерәләр. Җинаятьче баланы вәхшиләрчә җәзалый – битен кискәли, аннары үтергәнче кыйный, диелә бу хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Ростов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, җинаять эше ачылган. Җинаятьче әлегә ачыкланмаган.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, мәрхүмә кызның анасын 3 ел элек «үтерү яки сәламәтлеккә җитди зыян китерү белән янау» маддәсе буенча хөкем иткәннәр.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100