КФУда яңа ректор: «Татарга милли кадрлар әзерли торган факультет булырга тиештер инде...»
2022 ел тарихка Казан федераль университетына яңа ректор билгеләү елы булып кереп калачак. Алдагы биш елда бу вазифаны Ленар Сафин башкарачак. Бу хакта фәрманны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин 19 августта ук имзалаган иде, ә бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков аны утырышта тәкъдим итте.
Моңа кадәр Ленар Сафин – Федерация Советында Икътисади сәясәт буенча комитет рәисенең беренче урынбасары иде. Аңарчы, 2010-2020 елларда, республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры, 1995 елдан 2008 елга кадәр башта – КДУның юридик факультетында өлкән мөгаллим, аннары доцент булып эшләгән.
Валерий Фальков, зур университетның ректоры үзен студентлар аудиториясендә иркен хис итәргә, яшьләр белән бер телдә сөйләшергә, мөгаллимнәр составы мәнфәгатьләрен аңларга һәм якларга, бизнес һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән элемтә урнаштыра белергә тиеш, дигән фикердә.
«Ленар Сафин Казан университетына яхшы таныш – ул уку йортын 1993 елда тәмамлаган, аннары укыткан да, университет традицияләрен аңлый һәм белә. Аңа вазгыятьне тиз генә аңлап, эшкә оператив керешеп китү кебек сыйфатлар хас», – ди федераль министр Фальков.
КФУның Гыйльми советы каршында Ленар Сафин чыгыш ясап, Россиянең борынгы университетларының берсе белән идарә итү – үзе өчен зур җаваплылык һәм дәрәҗә булуын булуын билгеләп үтте.
«Классик университет белеме базасында ихтыяҗ зур булган белгечләрне әзерләүгә сайланган курсны дәвам итәргә исәплим. Минемчә, мөгаллимнәргә үзләрен уку, фән, тикшеренүләргә багышларга мөмкинлек бирергә кирәк. Вуз коллективы өчен бөтен җаваплылыкны аңлыйм. Гадел һәм намуслы эшләргә вәгъдә бирәм», – ди яңа ректор.
«Интертат» яңа ректор билгеләп куелуга карата үз сүзен әйткән һәм өмет-ышанычларын җиткергән шәхесләрнең фикерләрен туплады.
Татарстанның элекке мәгариф һәм фән министры Васил Гайфуллин:
– Университет алдындагы бурычларга килсәк, яшьләргә бик матур итеп белем бирергә кирәк. Мин үзем, гомер буе укытучы әзерләгән кеше буларак, укытучылар әзерләргә игътибарлары җитсен иде, дип телим. Алар укытучы әзерләүгә бөтенләй дә көчләрен куймыйлар бит.
Мин физматта гомер буе эшләдем, 1 нче курска 300ләп бала алып укыттык. Физматта без ел саен 150 математика, 75 физика укытучысы әзерләп чыгардык. Бу әле көндезге бүлектә, шуның кадәр диярлек «заочник» әзерләдек. Ә хәзер университетның «заочнигы» да юк, көндезге бүлектә әзерләнүчеләр бик аз. 15-20 бала алып, укытучы әзерләмәкче булалар. 15-20 физик, математик беркая җитми бит ул. Бу хәлдән чыгарга, моны туктатырга кирәк.
Ә бит хәзердән үк республикага физика, математика буенча 200әр укытучы җитми. Киләчәктә бит тагын да куркынычрак хәл булачак. Катастрофага килеп эләгәбез бит. Укытучысыз бер генә җәмгыять тә яши алмый. Ә без укытучысыз яшәргә җыенабыз... Шуңа игътибар итәргә кирәк.
Элек Казан дәүләт педагогия университеты бар иде, аны бетерделәр, университетка куштылар, һәм әзерләү мәсьәләсе бөтенләй юкка чыкты. Болай булса, без киләчәктә белем бирүчеләр әзерли алмаячакбыз. Бик начар хәлдә калачакбыз әле без. Моны күз алдына китерүе дә кызганыч.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Азат Ахунов:
– Иң мөһиме – хәзерге ректор, КФУ үзенең исемен саклап калырлык итеп эшләр, дип ышанам. Элекке Казан дәүләт университетының абруен кайтару кирәк.
Бурычларга килгәндә – алар шул ук кала, дөньяның иң яхшы 100 университеты (топ-100) исемлегенә керү. Ачыктан-ачык бу бурычны беркем әйтми. Моңа кадәрге ректор КФУ топ-100гә эләкте, дип күп әйтте, ләкин бу чынбарлыктан ерак иде. Һичшиксез, «Казан университеты» брендын сакларга кирәк. Бөтен низагларга карамастан, әлегә бренд саклана. Аны көчәйтергә кирәк.
Университетта укыту сыйфатын арттыру өчен бөтен көчне куярга кирәк. Соңгы елларда ул нык төште – пиар күбрәк булган саен, белем сыйфаты кими. Мин моны соңгы ун елда КФУда эшләгән кеше буларак әйтәм.
Кадрлар составына карарга кирәк, чөнки шундыйрак тәртип иде: тәнкыйтьләгән, үз фикерен әйткән кеше шунда ук эш урынын югалта иде. Үз исеме, фән дөньясында абруе булган галим беркайчан җитәкчелек алдында баш имәячәк, ләкин ул бик яхшы продукт бирәчәк. Аның нәрсә уйласа, шуны әйтәчәген исәпкә алырга кирәк. Җитәкчелеккә андый кешеләр ошамый, ләкин күпчелек вузлар, университетлар өчен бу – нормаль күренеш.
Вузда һәрвакыт мөгаллимнәр дә, студентлар да үз фикерен иркен әйтә алырлык демократик мохит булды, иң мөһиме бу белем сыйфатына да китерә. Болар бары тик билгеле бер кысаларда, закон кысаларында булырга тиеш.
Беренче бурыч – КФУ брендын саклау һәм арттыру; икенчесе – белем бирү хезмәтләрен чынлыкта да арттыру – «КФУда укыту дәрәҗәсе бик югары» дип әйтерлек булсын; өченчесе – КФУ стеналарына ирек һәм демократия рухын кайтару.
Шәхсән үземнең, менеджер буларак, Сафин белән очрашканым булмады. Бөтен кеше, ректор галим булырга тиеш, дип әйтәләр, ләкин, минемчә, менеджер-оештыручыдыр, чөнки хуҗалык проблемалары күп. Иң мөһиме – фәнни соруларны бу өлкәдәге белгечләргә тапшыра белү һәм вәкаләтләрне тапшырырга курыкмау. Ә оештыру мәсьәләсендә хәзерге ректорның тәҗрибәсе зур, проблемалар булмас, дип уйлыйм.
Элекке мәгариф һәм фән министры, Актаныш районы экс-башлыгы Энгель Фәттахов:
– Федераль университет бит инде ул, шулай булгач, республикабызның киләчәген билгели торган уку йорты. Анда эш ничек куелса, республикабызның стратегик үсеше шуңа бәйле рәвештә алып барылачак дигән сүз. Соңгы елларда бик күп эшләнде: материаль-техник базаны ныгыту, сыйфатны күтәрү буенча да.
Үзебезнең кадр бит инде, татар җанлы кадр. Бу юнәлештә дә башлаган стартны эзлекле рәвештә алга алып барып булыр, дип ышанам.
Тарихчы, сәясәт белгече, этнолог Илдар Габдрафиков (Уфа):
– Гафуров белән бәйле вакыйгадан соң, күңелдә барыбер юшкын калды, шул күңелсез тойгы ярты елдан артык бара бит. Татарстанга да шәүләсе төшә инде, хәзер шуны җиңеп чыгар, онытыр өчен, тырышырга, озак вакытка да, якын арага да исәпләнгән максатлар куярга кирәк.
Беренче чиратта, университет рейтингын күтәрү зарур. Мөгаллимнәргә, профессорларга хезмәт хаклары үсәргә тиеш, федераль университет булгач, шуңа тәңгәл булып, профессор-укытучылар составына хезмәт хакы гадәти вузларга караганда күбрәк булырга тиеш. Эш йөкләнешен дә киметергә кирәк. Эш күләме зур булгач, укыту сыйфатына да тәэсир итә. Хәзер вузларда бюрократия эше, кәгазьләрне дә күп тутырырга кирәк, сыйфатны күтәрү өчен шуларны киметергә, формаль, кирәксез әйберләрдән баш тартырга кирәк.
Күбрәк яхшы абитуриентларны җәлеп итәргә. Бакалавриаттан магистратурага да калырга теләгән абитуриентлар кирәк. Шул күрсәткечләр әйбәт барырга тиеш. Торакларны, кампусларны, белем бирү процессын карарга.
Университет, химия һәм башка төгәл фәннәрдән тыш, Шәрыкка йөз тоткан бит. Шуның белән дан тоткан. Телибезме-юкмы, Россия, бөтен дөнья Көнчыгышка карый. Иран, Кытай... – безнең соңгы дистә елларда һәм алдагы дистә елларга стратегик хәрәкәт ул. Бу планда КФУ, Европа һәм Азия чатында, Шәрыкны өйрәнүдә бай традицияләргә ия була торып, бу – аларның бер өстенлекле юнәлеше булырга тиеш. Россия һәм чит ил студентларын җәлеп итүдә, төрле Көнчыгыш илләре белән хезмәттәшлекне җайга салуда бу – конкурентлы өстенлек булыр иде.
Татарстанда, гомумән, Россиядә интеграция бара – вуз, академик фән һәм производство интеграциясе. Өстенлекле юнәлеш бу. «Татнефть, «Танеко» оешмалары белән тагын да тыгызрак эшләргә җирлек бар. Башка вузлар, мәктәпләр белән дә багланышларны тагын да якынайтырга кирәк. Мәктәп эскәмиясеннән үк өлкән сыйныф укучыларын булачак КФУ студентлары итеп әзерләргә, һөнәри ориентация эшен уздырырга.
Башкортстаннан мәктәпне тәмамлаучылар, бик яратып, Казанга бара. Бу – аларның яраткан вузларының берсе. КФУга ихтыяҗ зур дигән сүз. Күпләп киләләр. Көнбатыш Башкортстаннан күбесе КФУга барып керә.
Җәмәгать эшлеклесе, тарихчы Айрат Фәйзрахманов:
– Университет яшьләрдән лидерлар, икътисади яктан көчле проектлар булдырырлык көчле бизнесменнар, Татарстан терәге булган кешеләрне әзерләсә иде.
Университет укытучыларының һәрвакыт иң беренче теләге – кәгазь эшенең әзрәк булуы. Күбрәк фәнни, иҗади эшләр өчен мөмкинлекләр тудыру мөһим. Гомумән, инфраструктура ягыннан, уку класслары булсынмы, ниндидер җиһазлармы – аларны да камилләштерү, хезмәт хакларын арттыру кирәк. Укытучылардан һәрвакыт шушы теләк бик урынлы. Университет укытучыларының кәгазь эше чыннан да күп, акчасы күп түгел. Еш кына монда энтузиастлар эшли.
Университетның бер милли үзәк буларак формалашуын телим. Татар мәдәнияте, татар теле үсешенең бер төп үзәге булса иде. Эшләр, әлбәттә, күп. Филология һәм массакүләм коммуникация инстиутында күп эшләнде, әмма ул җитәрлек түгел Татарстан өчен. Миллилек күбрәк булса иде. Федераль университет булса да, «федераль» дигән сүз татарлыкны, Татарстан дәүләтчелеген үстерүгә каршы килми. Университетка татар телле укыту кайтарылса иде. Мәсәлән, без тарих факультетында укыганда, татар телле төркемнәребез булган иде. Хәзерге вакытта алар бары тик билингваль укытучыларны әзерләү юнәлешендә генә бар. Гомумән, элек университетта барык факультетларда татар телле укыту җайга салынган иде. Бу да ничектер кайтарылса иде.
Татар теле, татар мәдәнияте студентлар арасында популярлаштырылса иде, чөнки югары белем ул үз өлкәңдә генә белгеч булу дигән сүз түгел, ул, гомумән, югары мәдәниятле кешене аңлата. Университет югары мәдәниятле кешене чыгарам дигән теләктә булса – ә университет һәрвакыт шунысы белән горурлана иде – югары мәдәниятле кеше ул Татарстанда татар теленә, мәдәниятенә ихтирамлы булырга тиеш. Аны бераз булса да белергә тиеш. Университет шундый үзәк булса иде, дигән теләктә калам. Казан университетында күп кенә татар галимнәре укыткан. Аларның хәтерен мәңгеләштерү, популярлаштыру булса иде.
КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хабетдинованың җайсызрак чагына туры килдек. Ул тәфсилләп фикер белдерерлек урында түгел иде. Кыскача гына:
– Минем тормышымда бернәрсә үзгәрми. Берсеннән дә узып, бернәрсә көтмим. Үз тормышым белән, үзем дәүләт кебек яшәп ятам. Үземнең бурыч бар – шуны үтим. Теге ректор килсә дә, бусы килсә дә – үзгәрми. Моңа кадәрге ректорга да миндә үземне яратуны уятканы өчен рәхмәтлемен. Безнең хуҗа Җамалетдинов, ул татфакта булганда тәртип булачак – шуны гына беләм.
Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин:
– Татар автономиясе җитәкчесе буларак, татар филологиясен үстерәсем, татар журналистикасын аерым бер факультет итеп күрәсем килә минем, әлбәттә. Миңа кайчак оят, ни өчен Казаныбызда үзебезнең журналистларны акча түләп укытырга тиешбез? Кем түли, шул үзенә кадрлар әзерли.
Бюджет урыннары булдырып, зур тарихы булган филология факультетын аякка бастырасы иде. Аерым журналистика, аерым татар филологиясе факультеты бар иде. Күпме язучылар чыккан аннан! Иң борчыган мәсьәлә шул. Яңа ректордан көткән нәрсәм дә шул. Башкасына кысылмыйм да, миңа татар язмышына кагылышлы нәрсәләрне кире кайтару мөһим.
Үзебезнең Казаныбызда татар кадрлары әзерли торган үзәк булырга тиеш. Милли университет булмады инде. Аңарга өмет тә калмады. Һичьюгы, федераль университет базасында бөтен Россиядә 7 млн татарга милли кадрлар әзерли торган факультет булырга тиештер инде! Төбәкләрдә университетларда, институтларда 90 нчы елларда ачылган татар бүлекләре бар иде – Төмәндә, Ульяновскида... Башкортстанда, Казанда гына әзерлиләр хәзер татар теле, әдәбияты укытучыларын. Шуларны яңадан кйтарасы иде. Татар филологиясе факультеты күпме язучыларны, шагыйрьләрне, Тукай премиясе, дәүләт премиясе лауреатларын чыгарган бит. Яңа ректорга бар теләгем шул – шуны кайтарсын иде ул.
Ленар Сафин 1993 елда Казан университетының юрфагын тәмамлап, «хокук белеме» белгечлеге алган. Укуын тәмамлагач, 1993-1995 елларда Казан дәүләт финанс-икътисад институтында тарих һәм хокук кафедрасы ассистенты булып эшләгән.
1995 елдан КФУда җинаять эше хокукы кафедрасында лекцияләр алып барган, 1998 елдан – Казан университетының җинаять хокукы һәм криминология кафедрасы доценты.
2000 елда Казан финанс-икътисад институтын «менеджмент» белгечлеге буенча тәмамлап, икенче югары белем алган.