news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

КФУда дипломнар тапшырылды: «Татар матбугаты киләчәге шушы студентлар кулында»

Кичә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты чыгарылыш төркемнәре студентлары кулларына озак көтелгән дипломнарын алдылар.

news_top
КФУда дипломнар тапшырылды: «Татар матбугаты киләчәге шушы студентлар кулында»
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының залы шыгрым тулы. Кулларына берсеннән-берсе купшы чәчәк букетлары тоткан студентларның якыннары тантананың төп сәбәпчелләреннән дә әллә күбрәк иде инде.

«Җидегән чишмә» – тантанага символик рух бирде!

Тантанага килүчеләргә хәтта залда урыннар да җитмәде, кайсылары шат елмаю белән тулы йөзле басып тордылар. Әйе шул, балконнарда да кем әйтмешли, «алма төшәрдәй урын да юк»!

Бәйрәм исә студентлар әзерләгән инсценировка белән башланып китте. Аннары бихисап фестивальләр лауреаты булган 3нче курс студенты Айсылу Хәбибуллина татар халкының моңлы җырларының берсе булган «Җидегән чишмә»не сузды. Менә нәкъ шул мизгелләрдә күңелләргә җылы йөгерде.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының иң күркәм залы – Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм югары мәгариф залында үтә торган 2026 нчы ел чыгарылыш кичәсендә кайнар сәламлибез. Бүген әлеге тантанада бакалавриатны тәмамлаучы: булачак татар теле, инглиз теле, тарих, башлангыч сыйныф укытучылары, журналистлар, магистратура баскычын үткән һәм читтән торып укучы студентлар җыелган. Алар барлыгы – 230! Шулар арасыннан 89 студент – бары тик «5»ле билгеләренә генә укыган. Студентлар педагогик белем бирү һәм филология эшләре буенча белем алдылар. Кая чаба вакыт дигәннәре, буламы соң аны туктатып. Студентлык еллары – гомерегезнең иң матур сәхифәләре булып күңелегез түрендә уелып калуына ышанабыз, – диде алып баручы.

Чыннан да шулай, студент чаклар – күпсанлы шаян вакыйгалар, дус-ишләргә әверелгән курсташлар һәм мөгаллимнәр биргән белем, үгет-нәсыйхат сүзләре белән истә кала.

«Күпләрегез уку елларында ук зур уңышларга иреште»

Алга таба сүз филология фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, гомуми лингвистика һәм лингвокультурология кафедрасы мөдире Рәдиф Җамалетдиновка бирелде:

Бүген безнең өчен кадерле бәйрәм көне. Бу көн институтта һәр ел саен кабатланып килсә дә, кеше тормышында бер мәртәбә генә була. Шуңа күрә истәлекле. Һәм миңа калса, бераз моңсу да, ни өчен икәнен аңлатып тормыйм, кирәге юк. Мин форсаттан файдаланып, ректорат һәм институт җитәкчелеге исеменнән тәбриклим. Иң беренче чиратта мин үзебезнең партнёрларыбызга да, студентларыбызның әти-әниләренә дә рәхмәтләр җиткерәсем килә. Без һәрвакыт бергәләп хезмәт куйдык, сөенечләргә шатландык, кыенлыклар туганда хәл итәргә тырыштык. Без берничә ел элек «Татмедиа» җитәкчелеге белән очрашып яңа уку планнары төзедек, – дип белдерде Җамалетдинов үз чыгышында һәм изге теләкләрен ирештерде.


Шулай ук ул студентларга мөрәҗәгать итте.

Күп кенә студентларыбызны беренче курслардан ук хәтерлим. Күпләрегез уку елларында ук зур уңышларга иреште һәм үзегезнең эшчәнлеккә кирәкле булган компетенцияләр тупладыгыз. Әлеге уку дәверендә без сезнең белән төрле чараларда актив катнаштык һәм сез бер тапкыр да сынатмадыгыз. Университет, республика, Россия күләмендәге дәрәҗәле чараларда лаеклы чыгышлар ясадык, – дип ассызыклады җитәкче.

Шамил Садыйков: «Биш ел элек, бергәләп бу эшкә алынганда, беркем дә ышанмады…»

Шулай ук чыгарылыш курслары студентларына диплом тапшырыр өчен сәхнәгә «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков чакырылды:

Бу залда безнең бик күп коллегалар бар. Безнең «Татмедиа»да монда укып чыккан 40ка якын егет-кыз эшли. «Татар-информ», «Интертат», «Идел», «Ялкын» редакцияләре менә тулысы белән диярлек шушы вузда укып чыккан студентлардан тора. Биш ел элек, бергәләп бу эшкә алынганда, беркем дә ышанмады… Бездән көлүчеләр дә булды, уен, дип атаучылар да табылды! Филологиядә журналистларны әзерли алуыбызга шикләнделәр. Ләкин идеябез юкка китмәде, эшебез уң булып чыкты. Һәм нәрсә әйтәсем килә: журналистика киләчәге сезнең кулда. Татар матбугаты киләчәге шушы студентлар кулында. Монда милли мохит сизелә – бу мөһим фактор, – дип белдерде Садыйков.

Әйтергә кирәк, тантана барышында, генераль директор сүзләрен раслаганча диярлек, үзебезнең «Татар-информ» һәм «Интертат» хәбәрчесе Камилә Билаловага да диплом тапшырылды. Белсәгез, коллегабыз өчен ничек куандык. Афәрин кыз ул.

Илшат Әминов: «Горурланырлык итеп белем бирә»

Тантанада бер төркем студентларга дипломнарын ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов та тапшырды:

Мин бүген чын күңелдән, чын йөрәктән шатланып утырам әле. Һаман сөйләнеп йөриләр әле: татар теле бетә, татфак бетә, диләр. Бетми икән дошманнар шатлыгына, горурланырлык итеп белем бирә. Нинди матур һәм гүзәл, халкым минем. Нинди матур студенткалар чыга моннан, – дип куйды Әминов.

Кулда – диплом, алда – зур тормыш! Олы тормышка – ачышлар, казанышлар һәм яңа мөмкинлекләр дөньясына аяк баскан студентларның бөтенесенә дә гомер һәм профессиональ юллары сикәлтәләрсез һәм туры булуын телисе килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар