Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

КФУ студентлары репортажы: хуҗабикә булырга хыялланучы абитуриент, пролетариат өндәмәсе

Без, ягъни Казан Федераль университеты Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең мультимедияле журналистика юнәлешенең 1 курс студентлары Юлай Низаев һәм Юлия Сабрекова остазыбыз Роман Бакановтан репортаж язарга бирем алган идек.

news_top_970_100
КФУ студентлары репортажы: хуҗабикә булырга хыялланучы абитуриент, пролетариат өндәмәсе
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бөтендөнья татар конгрессы карамагында эшчәнлеген алып баручы «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сүзләре гел истә – яңалык ул аяк астында! Чыннан да шулай, урамга яңалыклар эзләп чыгып барганда ук хәбәрләр сөйләрлек, фикерләре белән уртаклашырлык шәхесне очраттык.

«Отпусклар һәм каникуллар бездә юк»

КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, галим, журналистика өлкәсендәге дәрәҗәле «Бәллүр каләм» премиясе иясе Васил Гарифуллин белән кыска гына әңгәмә корып алдык.

Яңарак кына дипломнар яклау йомгакланды. Бакалаврлар да, магистрлар да уңышлары белән шатландырды. Хәзер алда дипломнар тапшыру тора. Шулай ук бездә абитурентлар кабул итү бара. КФУда бер генә көнгә дә эш тукталмый. Отпусклар һәм каникуллар бездә юк. Кыскасы, безнең эш конвейерга охшаган. Бу шулай булырга тиеш тә, чөнки без вакытлы матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен яхшы белгечләр әзерләп, илебезнең киләчәген формалаштырырга тиеш, – диде Васил Гарифуллин.

Психолог-хуҗабикә булырга җыена...

Алга таба Киров өлкәсеннән килгән абитурент Карина белән сөйләшеп алдык. Аның психологка укыйсы килә икән.

КФУга керә алуыма икеләнмим, ләкин башка уку йортына укырга керергә ниятлим. КФУ – бер вариант буларак кына. Киләчәктә хуҗабикә буласым килә, – дип әйтеп салды әңгәмәдәш.

Вәт сиңа мә, хуҗабикә булыр өчен хәзер психологка уку кирәк икән, ләбаса...

Икенче курс студенты Никита, безнең белән аралашканда, Механика һәм математик модельләштерү буенча укуын әйтте.

КФУ – туган, зур һәм бик каты яраткан университетым. Хәзер менә сессиямне тапшырам. Уку җиңел бирелми, авыр. Шулай да өметсезлеккә бирелмим, – диде ул.

Ленин бакчасына төшкәндәге раритет-баскыч

Ленин бакчасына төшкәндәге раритет-баскычтагы язуларга игътибар иткәнегез бармы? Безнең менә бар! КФУның Кремль урамы 35 адресы буенча урнашкан икенче яки журналистикада укучылар арасында «высотка» дип йөртелгән корпусыннан Ленин бакчасына төшкәндә ул. Баскыч бик тыйнак архитектуралы, Советлар Союзы заманнарыннан калган язулар белән. Анда игътибар итсәгез «Пролетарии всех стран соединяйтесь», Маркс, Ленин дип язылган.

Ялгышмасак, берничә ел элек Ленин бакчасы реконструкция дә кичергән. Тик бу язулар сакланып калынган. Болай да бу урынны әллә ни заманча дип булмыйдыр, мөгаен. Шуңа күрә, яңа, заманча реставрация кирәклеге көн кебек ачык!

Мондый язмалар, әлбәттә, шәһәр һәм КФУ өчен совет колоритын бирә. Әлбәттә, глобальләшү чоры бара, һәм монда ике фикер булырга мөмкин. Мин – мәгърифәт буенча тарихчы, шуңа күрә тарихи үткәннәр белән бәйле барысын да сакларга кирәк дип саныйм. Ләкин реконструкция булса, яңалыкны кертергә кирәк. Мәсәлән, баскычны бераз башка стильдә, форматта ясарга, – дип үз фикере белән уртаклашты Бөтендөнья татар конгрессының Яшьләр белән эшләү комитеты рәисе Алмаз Хәлиуллин.

– Миңа калса, мондый объектларны сакларга кирәк, чөнки алар безнең университетның бай үткәне мирасы булып тора. Безнең университетта күп кенә танылган шәхесләр укыган, укыткан. Шул исәптән элек уку йортыбыз Владимир Ильич Ленин исемен йөрткән бит, Лобачевский китапханәсе бар. Болар барысы да – безнең тарих, аны аңларга һәм аңлы рәвештә реставрацияләргә кирәк, акыл белән һәм зыянсыз итеп, – дип билгеләде КФУ студенты Энҗе Шиһабетдинова.

Без совет чоры колоритын сакларга кирәк, дип уйлыйбыз. Чабаксардан килдек, еш сәяхәт итәбез. Казанда берничә тапкыр булдык. Мондый язуларның күпчелеген дәүләт биналарында гына күрдек, һәм кайдадыр фасадны буяп кына булмый, – диделәр Казан туристлары.

Менә шулай халык белән аралашып, аларның фикерләрен сорашып, вакытның ничек узганын сизмәгәнбез дә. Яңалыклар чынлап та бик күп, аны күрә белергә генә кирәк, дигән сүзләргә кабат инандык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100