news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кетердиме?»: Илнат Фәрхуллин Таиландта «тәмлүшкәләр» ашап караган

news_top
«Кетердиме?»: Илнат Фәрхуллин Таиландта «тәмлүшкәләр» ашап караган
Фото: © «Татар-информ»

Илнат Фәрхуллин тормыш иптәше Регина белән хәзерге вакытта Таиландта ял итә. Яшьләр ялда бер экспериментка бара – Илнат тараканнарны авыз итеп карый.

Алар башта урамда сатучыдан төрле-төрле тараканнарны ала. Аннан Илнат аларны бер-бер артлы кабып карый. Кайберләрен кабып карагач, берәр сүз дә әйтеп куя, кайберләре сүзсез генә кала, әмма аның йөзеннән дә укып була. Ә тормыш иптәше: «Кетердиме?», «Тәмсезме?», «Эченнән әйберләре чыктымы?», «Әйт инде берәр нәрсә?» – дип сорап тора.

Соңыннан Илнат үзе өчен «иң тәмлесен» дә билгели әле.

Аның каравы, видео астындагы комментарийлар ни тора:

«Моннан соң, улым, барлык кортларны җыеп барырбыз инде сез кайткач ашатырга»;

«Бәрәңге кортларын агулап интегәсе калмады»;

«Концертка күчтәнәчкә шуларны тотып барырбыз»;

«И балакаем, кортлап кайта күрмә»;

«Азактан «кү-ү-ү-үбәләк» дигән җитми».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар