«Кешенең хезмәт батырлыгы тулысынча өйрәнелмәгән» - Казан каймасы тарихчыларга кызыклымы?
Бөек Ватан сугышы вакытында Казан каймасы һәм Сура оборона чиге төзелеше тәмамлануга быел 80 ел. Йөз меңнән артык кеше – хатын-кызлар, балалар, картлар өч ай дәвамында оборона ныгытмаларын төзегән, окоп казыган. Техника юк, медицина ярдәме юк, азык юк. Эшләмәсәң, катып үләсең... Казанда шул вакыйганы искә алдылар.
Кышкы салкыннарда бакчадагы туң җирне лом белән ватып караганыгыз бармы? Кышын кабер казыган кешеләр аңлыйдыр. Әлбәттә, бу бик примитив мисал, әмма күзаллап буладыр. Ир-атларга да күпме көч кирәк, ә сугыш елларында туң җирне хатын-кызлар, балалар ваткан.
1941 елның көзендә дошман Мәскәүгә якынлаша. Казанны һәм тирә-як территорияне фашист гаскәрләреннән саклау өчен оборона ныгытмасы – Казан каймасын төзү турында карар чыга. Ир-атлар фронтта. Ул йөк авылларда калган хатын-кызлар, картлар, балалар җилкәсенә төшә. Казан каймасы Татарстан, Чувашия, Марий Эл территориясеннән уза, ярымбоҗра булып урнаша. Оборона чигенең озынлыгы 331 километр була.
Шул ук вакытта Сура елгасы буенда да оборона чиге төзелә башлый. Ике оборона сызыгы да Чувашия республикасы территориясеннән уза. Сура оборона чиге озынлыгы 380 км булган. Шуңа күрә Чувашия тарихчылары бу темага зур игътибар бирә. Казанда оборона чикләренең 80 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция булды. Анда Татарстан һәм Чувашия галимнәре катнашты.
«Оборона чиге төзелешендә 10 яшьлек бала да катнашкан»
Чувашия тарихчылары ул теманы чыннан да бик җентекләп өйрәнгән. Бик күп кызыклы фактлар әйттеләр. Тарих фәннәре кандидаты, Дәүләт архивы җитәкчесе урынбасары Федор Козлов оборона чиген казуда катнашкан балалар турында сөйләде.
Оборона комитеты карарында яшь чикләренең башлангычы гына билгеләнгән – 17 яшьтән. Өске чиген җирле үзидарә органнары билгели алган. Шулай итеп, балага 17 яшь тулган икән, ул мобилизацияләнә. Чынлыкта исә, төзелешкә 15-16 яшьлек балаларны да алганнар. 15 яшен оборона чиге төзелешендә каршы алучылар да булган.
Төзелештә 13 яшьлек үсмерләрнең булуы турында фактлар бар. Ул бары тик тикшерү комиссиясе тарафыннан ачыкланган. Балалар үзләре килеп әйтмәгән, башкалар белән беррәттән эшләгән. Төзелештән аны кире мәктәпкә кайтарганнар. Һәрхәлдә, документларда шулай язылган. Чынлыкта ничек булганы – икенче сорау. Ул анда берәр туганы өчен баргандыр. Ул вакытта төзелештә эшли алырлык кешеләр авылда бармы, юкмы дип карап тормаганнар бит. Колхозга 50 кешедән бригада төзергә кирәк дигән фәрман төшкәч, кемне җибәрсеннәр?!
Безгә билгеле булган бер уникаль мисал бар. Ул төзелештә эшләүчеләрнең истәлекләрен җыеп йөргәндә ачыкланды. Чувашия территориясендә оборона чиге төзелешендә катнашкан иң кечкенә балага 10 яшь булган. Ул кыз яшьтәшләреннән физик яктан ныграк булган. Төзелешкә әнисе урынына барган. Өйдә күкрәк сөте имә торган бәләкәй бала булган. Әнисе баланы ничек ташлап китсен?! Бала имезүче хатыннарны алырга ярамый дигән карар булмаган. Бала туганчы һәм туганнан соң сигез атна вакыт аралыгында хатын-кызларга тимәгәннәр.
Олы яшьтәге балта остасының да тарихы кызыклы. Мобилизация вакытында ул төзелештә эшләү теләге белән янмаган. Ул үзе генә эшләргә ияләнгән, күмәк хезмәттә эшләргә яратмаган. Төзелештә эшләгән вакытта ул үзен шул дәрәҗәдә әйбәт күрсәтә, хәтта «стахановец» була. Төзелеш тәмамлангач, ул бабай үзе башка җирләргә эшкә барырга теләк белдергән. Кешенең шулай үзгәрүе турында да фактлар бар.
Кайбер кешеләрнең төзелештә алган имгәнүләре күп еллардан соң гына ачыкланган. Бер апаның туганы сөйләде. 90нчы елларда әбисе белән флюорография узарга барганнар. Рентген кабыргасы сынган һәм башкача ялганганын күрсәткән. Әбисе кабыргасын кайда сындырганны соңыннан гына исенә төшергән. «Окоп казыганда сындырган идем бит!», – дигән. Ул әби бу хәлне бөтенләй оныткан булган. Сынган, бәйләгәннәр, эшен дәвам иткән, ә эзе калган. Ул вакытта авыру турында медицина белешмәсен бирүче булмаган. Медицина пунктына киткән кеше үз теләге белән хезмәт урынын калдырган булып саналган. Закон буенча – дезертир, – дип сөйләде ул.
«Һәлак булучыларның саны билгесез»
Аның сүзләреннән каз тәннәре чыкты. Бу күренешләр аклы-каралы фильм кадрлары кебек күз алдыннан узды, ә ул чынлыкта булган. Мин үзем дә хәтерлим, әбиләр «окоп казырга бардык» дип сөйли иде. Ул чик Тәтеш районы территориясеннән узган бит, бәлки, шул турыда сүз баргандыр…
Оборона чиге төзелешендә һәлак булучылар турында әйтәсе дә юк. Тарихчы сүзләренчә, ул сан билгесез.
«Ул вакытта медицина статистикасы алып барылмаган. Һәлак булучылар буенча статистика юк. Кемдер һәлак булды дигән язмалар бар, әмма исем-фамилияләр күрсәтелмәгән. Статистика мәгълүматлары Оборона министрлыгының үзәк архивында саклана, алар ачык түгел. Кешеләрнең авыруы турында гына мәгълүмат бар. Төзелештә трахома чире тарала.
Чувашиядә ул төзелешендә катнашкан 160 кеше исән әле. Беләсезме, алар «оборона чиген төзедек» дип сөйләми, «окоп казырга бардык» диләр», – дип сөйләде ул.
Һәлак булучылар санына килгәндә, конференция башында сәламләү сүзен әйткәндә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты җитәкчесе Рамил Хәйретдинов «28 кеше вафат булган» дигән мәгълүмат әйтте. Каян алып әйткәндер ул санны, белмим, әмма көлке түгелме?! Ул елны кыш та иртә килгән, 40 градуслы суыклар да булган. Кешеләр үзәк өзгеч салкында кыр уртасында эшләгән. Читтән килгән кешеләрне якындагы йортларга урнаштырганнар, аннан эш урынына барып җитәр өчен дә берәр сәгать кар ерып барырга туры килгән.
Көненә 28 кеше дисәләр дә… Төзелештә бер кеше ким дигәндә ике кеше өчен эшләгән. Тарихчы сүзләренчә, эшчеләр саны бервакытта да план белән туры килмәгән – ике тапкыр кимрәк булган, ә эш күләме шул ук калган. Бернинди техника булмаган.
«Техника булган, тик кызганыч, төзелешкә кадәр барып җитмәгән. Мәсәлән, Чувашиядә өч йөздән артык көпчәкле трактор булган. Октябрь-ноябрь аенда ул батып кала да, кешеләр аны тартып чыгарырга тиеш. Ул артык авырлык кына китерер иде. Кыш көне метр ярымлык туң яткач, шартлаткыч булмаган. Декабрь ахырында Татарстанда шартлаткычлар куллана башлыйлар, ә бездә булмый», – дип аңлатты ул.
Оборона чиге халыкка сатылган
Шул шартларда да ялсыз, сменасыз бертуктаусыз эшләгән кешеләр булган. Норманы күп тапкырлар арттырып үтәгәннәр. Беркем дә эш урынын калдырып китмәгән дип әйтеп булмый, дезертирлар да булган. Чувашиядән 182 меңнән артык кеше төзелешкә җәлеп ителергә тиеш дип саналган. Ул санның яртысын алыйк, ди, ә рәсми рәвештә дезертир дип 200 кеше саналган. 90 мең белән чагыштырган очракта да тамчы гына бит инде. Сигез мең кеше рәсми рәвештә стахановец булган. Барысы 15 мең кеше норманы арттырып эшләгән.
Гыйнвар ахырында комиссия оборона чикләрен «әйбәт», «яхшы» билгесе белән кабул иткән. Ул вакытта да төзелеш эшләре тулысынча төгәлләнмәгән, әмма ныгытмалар дошманга каршы торырлык хәлдә булган. Бәхеткә, дошман ул корылмалар төбенә кадәр килеп җитми. Оборона чиге турыдан-туры беренчел функциясен үти алмый. Шуның белән оборона чиге төзелеше тәмамлана дип әйтеп тә булмый. Ныгытмаларның бер өлеше язгы ташу вакытында җимерелгән. Халык аны яңадан төзәтергә тиеш булган. Ул ныгытмалар шулай торганмы? Юк, халыкка сатканнар.
«Анда бик күп агач әзерләнгән була. Ул материалларны якындагы колхоз, совхоз, мәктәпләр кулланган. Яшелчә, бөртекле культураларны саклау урыны булган. Әмма ул материалларны сатып алганнар. Җирле үзидарә сату эшен оештырырга тиеш булган, һәр материалга бәя билгеләнгән. Ул акчалар хәрби техника җитештерүне финанслауга киткән», – дип сөйләде ул.
«Ул вакыйга тарихчылар өчен кызыклы түгел»
Бу Чувашиядә булган хәлләр турында иде. Казан Каймасы да 1942 елның февраль аенда төзелеп беткән. Татарстанда иң яшь балага ничә яшь булган икән, нәрсәләр билгеле дип безнең галимнәргә мөрәҗәгать иттем. Мәрҗани исемендәге тарих институтыннан тарих фәннәре кандидаты Алексей Бушуев бар иде. Шул сораулар белән галимгә мөрәҗәгать иттем, әмма җавапсыз калдым. Бездә Казан каймасы төзелешен җентекләп өйрәнүче юк икән.
Ул теманы тарих фәннәре докторы Айсылу Кәбирова өйрәнгән иде, кызганыч, ул былтыр арабыздан китеп барды. Мин үзем ул теманы җентекләп өйрәнмәдем. Казан каймасын җентекләп өйрәнүчеләр юк диярлек. Мәсәлән, Чувашиядәге архив хезмәткәрләре һәр документны өйрәнеп утыра һәм кызыклы фактлар таба. Бездә махсус рәвештә ул тема белән шөгыльләнүче юк. Бездә ул темага басылган мәкаләләр бар, ул тулаем караганда өйрәнелгән. Әлбәттә, аерым язмышлар кызыклы, әмма тарихчыларны аннан кала да миллион сорау борчый.
Без Сура һәм Казан чикләрен вак детальләргә кадәр өйрәнмәдек. Аның өчен махсус утырырга, тикшерергә кирәк, әмма тарихи яктан караганда, ул кечкенә тема. Процесс динамикасы ягыннан ул вакыйга тарихчылар өчен кызыклы түгел, анда барысы да аңлашыла: төзегәннәр, казыганнар, кешеләр суыкта эшләгән. Һәлак булучылар санын без белә алмыйбыз, ул мәгълүматлар Оборона министрлыгында саклана, анда кадәр безнең тикшеренүчеләр барып җитә алмый. Булган бөтен мәгълүмат белән танышып була, башка яңалык, яңа мәгълүмат юк. Беләсезме, бәлки туган якны өйрәнүчеләрдә кызыклы мәгълүмат бардыр, чөнки алар кешеләрнең истәлекләрен туплый, – диде ул миңа.
Тарих институты директоры Радик Салихов сүзләренчә, Казан каймасы төзелешенә бәйле цифрлар билгеле, хәзер аны аерым шәхесләрнең язмышы аша өйрәнергә кирәк. Ике тарихчының каршылыклы фикере килеп чыкты. Кем өйрәнер соң? Студентлар, туган якны өйрәнүчеләр? Оборона чиге Яшел Үзән, Апас, Кайбыч, Тәтеш, Спас районнары территориясеннән узган. Кайбыч районында сакланып калган өлеше дә бар икән.
«Казан каймасының калган өлешен реконструкцияләргә һәм дәүләт сагына алырга кирәк«
Конференциягә Кайбыч районы Иске Чәчкап авылы мәктәбе директоры Айрат Кәлимуллин килгән иде. Аның бу темага карата битараф булмавы чыгышыннан ук сизелеп торды. Ихластан үз фикерен җиткерергә тырышты ул. Онытылып киткән рус сүзләре урынына татарча да кушып сөйләде. Ниндидер кимчелек дип әйтүем түгел, киресенчә, миңа ошады. Кешенең әйтер сүзе, күрсәтерлек эше бар. Авылда истәлек һәйкәле да куйганнар, истәлекләрне туплаганнар.
Минем шуны әйтәсем килә: гади кешеләрнең хезмәт батырлыгы тулысынча өйрәнелмәгән. Бөтен исемнәр дә ачыкланмаган, күмелгән урыннары билгеле түгел. Казан каймасының 59 километры Кайбыч районы аша узган. Авыл янында әле дә окоп эзләре бар. Ул окопларны патриотик тәрбия өчен кулланып була дип уйлыйм. Ул вакыйгалар турында сөйли алырлык ике генә ветераныбыз калды районда. Әлеге төзелештә катнашкан Әминә апа гына исән хәзер. Ул кыш бик салкын булды дип сөйләде, төзелешкә килгәч үк үпкәсенә салкын тидергән.
Казан каймасының калган өлешен реконструкцияләргә һәм дәүләт сагына алырга кирәк дип саныйм. Оборона чиген Татарстан Республикасының мәдәни мирасы объекты реестрына кертүне оештырырга кирәк. Мин үзем яшьләр парламентында торам. Дәүләт советына ул тәкъдимне җиткердем. Реестрга кертүгә нигезләмә бар, диделәр, әмма объектны өйрәнергә, тикшерергә кирәк. Казан каймасы турында нәфис фильм да төшерергә кирәк. Нигә төшермәскә?! Анда ачлык, дезертирлык, мәхәббәт – барысы да булган. Кызганыч, яшьләр Казан каймасының нәрсә икәнен белми, – диде ул.
Казанның Архитектура-төзелеш университетыннан килгән тарих фәннәре докторы Светлана Никонова студентларның эзләнүләре турында сөйләде. «Факел» эзләнү проектында катнашучылар оборона чиген төзүчеләр белән аралашкан, истәлекләрне туплаган, чик узган урыннарга барган. Ул да берничә тарих белән таныштырды.
Идел аръягында окоп казуда республикабызның 28 районыннан, Казан шәһәренең югары, махсус урта уку йортларыннан берничә йөз мең кеше катнаша. Татарстан тарихында тиңе булмаган эш башкарыла. Танкларга каршы тору өчен 331 чакрым окоп казыла, 392 күзәтү пункты, 98 яшерен ут ноктасы, 56 еракка ату зенит ноктасы, 419 землянка корыла.