Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Югары Әлки авылы кешесен зиратта акча эшләүдә гаеплиләр: «Кеше үлгәнне көтеп кенә тора»

Әлки районы Югары Әлки авылы халкы Илгизәр Вафин исемле авылдашыннан зарлана. «Рәсимгә әйт!» телеграм каналында бер төркем халык ризасызлык белдергән видео барлыкка килде. Халык сүзләренчә, ул зират белән идарә итүне үз өстенә алган һәм зираттан бизнес ясаган.

news_top_970_100
Югары Әлки авылы кешесен зиратта акча эшләүдә гаеплиләр: «Кеше үлгәнне көтеп кенә тора»
Телеграм канал

Югары Әлки авылы халкы авыл мәдәният йортына җыелган. Авылдашлары зиратны үз кулына алган да, үзенә акча эшләп ята икән. 

«Ул зиратның кырыена да килергә тиеш түгел. Көмешкә, суррогат сата. Ничә кеше авырып үлде бит инде... Аны беркем тыя алмый. Авыл кешесен күмгән өчен ике мең сум акча ала да кесәсенә салып куя. Зиратны бизнеска әйләндерде. Кеше үлгәнне көтеп кенә тора. Иске чардуганнарны сата, акчасы - кесәгә. Элеккеге глава зираттан биздергән иде инде аны, хәзер яңадан шул эшкә кереп китте», – дип ярсып сөйли видеода бер апа.

Халык әйтүенчә, ул кешене күмгән өчен акчаны ул өйдән килеп үк ала. «Имеш, ул урынын күрсәткән икән, шуңа акча ала. Күптән түгел бер инвалид баланы алып кайтып күмделәр, ятим баланың апасыннан өч мең сум акча алды. Хурланып сөйләгән идем шуны. «Юлда очра гына, мин сиңа күрсәтәм нәрсә сөйләргә икәнен. Кешең үлсә, үзең генә күмәрсең», - дип телефоннан шалтыратып янады», – ди бер апа.

Авыл халкы фикеренчә, зират ачкычы авылның дин әһелләрендә генә булырга тиеш. Зират өчен җаваплы итеп мәчеткә йөрүче кешене билгеләргә тәкъдим итәләр. Бу кеше хәтта гаеткә дә йөрми, диләр. «Ул беркем белән дә киңәшләшми, санлашмый. Ул үз файдасына эшләргә тиеш түгел бит», – ди бер бабай.

Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Фәрит Садриев бу хәл турында үзе дә кичә генә белгән.

«Ул кеше беркайда да эшләми, пенсиядә, хатыны, кызлары бар. Аңлавымча, кайчандыр аны ул эшкә сайлап куйган булганнар. Мин үзем дә монда яңа кеше әле, төгәл генә әйтә алмыйм. Бүген ул авылда җыелыш булачак. Үземә әйтүче булмады, кичә генә белдем», – диде Фәрит абый.

Район башлыгының кабул итү бүлмәсендәге кыз ул авылдан бернинди мөрәҗәгатьләр булмавын әйтте. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100