news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кеше тәнендә миң булган урынны тешли». Гади генә балык дистәләгән туристка һөҗүм иткән

news_top

Кешеләргә тими дип саналган балык Испания курортларында 15 туристны кан чыгарлык итеп тешләгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Кара койрыклы облада дип атала торган бу балык Аликанте, Поньенте һәм Бенидорм курортларында ял итүчеләрне тешләгән. Моңа кадәр ул куркыныч түгел дип санала иде, дип яза Informacion.es басмасы.

Портал белешмәсе буенча, Урта диңгездә температура күтәрелгәнгә шундый хәл килеп чыккан. Хәзер бу курортлар тирәсендә +30 градус чамасы. Мондый шартларда обладага азык җитми башлый. Шуңа күрә ул тирән сулыклардан яр буена таба килә.

Облада гадәттә планктон белән туклана. Ачыкланганча, бу балыкның кешеләрнең тәнендәге миңнәрне, зур булмаган яраларны эзләп таба һәм шул урынны тешли. Күпчелек очракта диңгезе ерткычы өлкән кешеләргә һөҗүм итә.

Галимнәр искәрткәнчә, гадәте буенча кан исен эзләп бара, аны портлы шәһәрләрдә кешеләр дә ашаткалап тора, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар