news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кеше китә – җыры кала» телесериалы җырга клип формасында дәвам иткән

news_top
«Кеше китә – җыры кала» телесериалы җырга клип формасында дәвам иткән
Фотода - видеоклиптан скриншот

Мөхәммәт Мәһдиевның «Кеше китә – җыры кала» повесте буенча эшләнгән телесериалның дәвамы итеп күзаллана торган клип төшерелгән. Клипны телесериалда яңгыраган җырга – саундтрекка кинорежиссер Александр Далматов төшергән.

Телесериал өчен җырны шагыйрә Гөлүсә Батталова, композитор Миләүшә Хәйруллина язган иде. Җырны Илгиз Мөхетдинов башкара.

Клипта повесстьның төп геройларының берсе булган Шәяхмәтнең оныгының оныгы булса кирәк, бабасы йортын сатарга кайта һәм уйланып кала. Шәяхмәтнең варисы ролендә җырчы – Илгиз Мөхетдинов. Риелтор ролендә блогер Гөлия Вәлиәхмәтова төшкән. Җыр фонында кайчандыр әлеге йортта яшәгән геройлар турында хәтер яңара. Илтөзәр Мөхәммәтгалиев башкаруында Шәяхмәтне, Ләйсән Рәхимова башкаруында аның карчыгын, Ләйсән Әхмәдиева башкаруында Васфикамал образлары, аларның басуда эшләгәне күренә.

Кинорежиссер Александр Далматов сүзләренчә, татар классикасы буенча төшерелеп, ТНВда күрсәтелгән телесериалларның халыкка кызыклы булуын, аларның дәвамын да сорыйлар. Әлеге клип күпмедер дәрәҗәдә шушы теләкне дә канәгатьләндерә.

  • «Кеше китә – җыры кала» телесериалы «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе заказы буенча төшерелде. Ул «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында күрсәтелде.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар