Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

«Кесарев кисеме ясагыз, дип елап ялвардым» — Арчада яңа туган бала үлеме тикшерелә

Арча районы хастаханәсендә яңа туган сабый бала үлеме буенча тикшерү бара. Дежур табиб урынында булмаган, шул сәбәпле тулгактан соң суы киткәч, Диана Тазова аны җиде сәгатьтән артык көткән. Бу хакта баласын югалткан ханым "Интертат" хәбәрчесенә үзе сөйләде.

news_top_970_100
«Кесарев кисеме ясагыз, дип елап ялвардым» — Арчада яңа туган бала үлеме тикшерелә

Диана Тазова ире белән Биектауда яши. 2020 елның июнендә өйләнешкәннәр. Беренче балаларын көтеп, тиздән әти-әни булу хыялы белән яшәгәннәр. Балага узганчы инфекциягә анализлар биреп тә тикшеренгән, барысы да нормада булган.

Биектауда яшәсә дә, Арчада бәбиләргә уйлаган, тугыз ай буе Арча табибы күзәтүе астында булган. Анда хастаханәдә иренең апасы да эшләгәнлектән, шулай яхшырак булыр дип уйлаган.

«Түзәрлек чамам калмаган иде»

25 февраль көнне көндез Диананы тулгак тота башлый. Ул көчәйгәннән-көчәя бара, тик аналык җиңсәсе җитәрлек ачылмый. Алты сәгатьтән, төнге унберенче яртылар тирәсендә Диананың суы киткән.

Табиб иртәнге якта гына хастаханәгә килгән, Дианага операция ясап, баланы коткарырга тырышып караганнар, ләкин инде соң булган.

— Тугыз ай буена минем йөклелек өзлегүсез узды, миндә дә, кызымда да бернинди патологияләр юк иде. Унберенче яртыда минем суым китте, бик авырттым ул мизгелләрдә. Су сарылы-яшелле иде, үтә күренмәле түгел иде. Аннары клизмага алып киттеләр, ләкин аналык тәки ачылмады. Бернинди дару да бирмәделәр, «авыртуны баса торган берәр укол ясарсыз, бәлки», дип сорадым. «Юк», диде. Мин акушеркага ышандым. Ул әйткән бөтен әйберне эшләп бардым. Дежур табиб бу вакытта хастаханәдә юк иде. Мин күз яшьләре белән «кесарев операциясе ясагыз, үзем таба алмаячакмын», дип елый-елый ялвардым. Ул миңа дорфа итеп: «Юк, әгәр мин караганны теләмисең икән, табибка шалтыратам, ул синең белән бүтәнчә сөйләшер», диде. Минем инде чыдарлыгым калмаган иде, ул минем тулгак вакытында аналыкны карамакчы иде. Мин хәтта аны да карата алмадым, идәндә аунадым, «тиз тор», дип кычкырды. Табиб иртәнге 8, я 9 да гына килә диде дә, юк булды.

Түзәрлек чамам калмаган иде. Бала сусыз озак тора алмавын белсәм, әтигә булса да шалтыратыр идем. Мин акушерга ышандыммы, башым эшләми башладымы — аңламыйм. Әнигә «я үзем түзә алмый ычкынам, я бала үлә» ,дип тә әйттем инде.

Башта акушер төнге 2 ләр тирәсендә килеп КТГ ясады, аннары иртәнге 5 нче яртыда килде. Кабат КТГ тоташтырды, баланың йөрәк тибешен эзләп, таба алмыйча, корсагымны дөбер-шатыр селкетә башлады. Аннары табибка шалтыратты. Мин инде экранда да йөрәк тибеше акрынаюын күргән идем, ул минутына 130-140 булырга тиеш, ә монда 95-96 ны гына күрдем. Табиб шул иртәнге алтынчы яртыларда килеп җиткәндер. Аппаратны үзгәртеп тә карадылар, барыбер йөрәк тибеше булмады. Аннары бер 15-20 минуттан табиб килеп, операциягә әзерләнергә кушты. Ниһаять дип, мин инде шатланып та куйган идем. Әнигә, иремә смс җибәрдем, мине кесаревка алып баралар дидем. Җиделәр тирәсендә операция өстәленә яткырганнардыр.

Уннар тирәсендә палатада айнып киттем. Мин уянгач, табиблар барысы да яныма килде: дежур табиб та, мөдир дә, педиатр да, тагын кемдер бар иде. «Кулдан килгәннең барысын да эшләдек, коткара алмадык», диләр, — дип искә алды Диана ул михнәт кичергән мизгелләрне.

«Бу диагнозларны беренче ишеттем…»

Табиблар бала үлеменә йөкле чордагы авырулар тәэсире булган дип әйтә. Диана, әти-әнисе дә моңа ышанмый.

— Башта миндә шок булды, аннары, нишләп шулай булды соң, 9 ай буе әйбәт булды бит, дим. «Диана, синең пиелонефрит, үпкәләрең белән дә проблемалар булган, әле ковид белән авыруың да ихтимал», диләр. Әле ниндидер җенси инфекцияне әйттеләр. Наркоздан соң башта әле дәшмәдем дә. Аннары гына каян килгән соң миңа бу авырулар дип, уйга калдым. Операция ясаган табиб йөклелекне башыннан алып азагына кадәр үзе күзәтте бит. Үпкә авырулары, ниндидер инфекцияләр турында да әйтүче булмады. Бу диагнозларны, гомумән, беренче ишетүем, сәламәт дип йөри идем үземне. Гайморит ише генә әйберләр булгалады инде. "Обмен картада" берни язылмаган иде. Иремнең апасы табибтан нинди авырулары дип сорарга килгән. Аңа йөклелек тарихын ачып, шулар-шулар дип санап күрсәткәннәр. Өстәп язылгандырмы, белеп тә, миңа әйтмәгәннәрдерме — аңламыйм. Ул бит инде обмен картада язылырга тиеш. Нәрсә булмас, Казанда табарга уйлаган булсам, башка табиблар миндәге проблемаларны белми калган булыр идеме алайса?! — дип гаҗәпләнә Диана Тазова.

— Бу инфекцияләрне бала үлеме белән бәйледер дип уйламыйм. УЗИ ны 28 гыйнварда Казанда узган идем, табиб үпкәләрен дә, башкаларны да карап, барысы да яхшы, балагыз сау-сәламәт, диде. Дөрес, декабрьдә кендек бавына ике тапкыр уралганын әйткәннәр иде, ә гыйнвар азагындагы УЗИ бар да җайланганын күрсәтте.

Бүген чыкканда, кесарев операциясе турында паспортын бирделәр, анда балага 7,5 сәгать кислород җитмәгән дип язылган. Сусыз булганга тыны беткән дип уйлыйм, — дип үрсәләнә баласын югалткан ана.

«Безгә әйтмичә баланы Казанга алып киткәннәр»

Аларны иң гаҗәпкә калдырганы — шул ук көнне баланы, якыннарына әйтмичә дә, Казанга ярырга алып китүләре.

— Баланы мин күрми дә калдым, ирем, әти белән сөйләшкәч, алар «безгә бер сүз әйтмичә, баланы Казанга алып киткәннәр», диделәр. Хәтта иремне чакырмаганнар. Кичкә яңадан хастаханәгә белешмәсез (заключение) кайтардылар. Янәсе, дүшәмбе була диделәр. Шуннан әти, шикләнеп, ничек инде тикшерүсез, беркетмә, документсыз Казанга җибәрәләр дип, үзе тотынды. Без баланы җирләргә кабул итеп алмадык, яңадан Казанга ярырга җибәрүне таләп иттек. Әти башта миннән рөхсәт сорады, мин «алып барыйк, сәламәт баланың үлем сәбәбен беләсе килә», дидем. Ашыгыч ярдәм белән безнең таләп буенча баланы кире Казанга җибәрделәр. Дүшәмбе ярдылар. Нәтиҗәсе бер айдан соң билгеле була диделәр. Тулы комиссия, тикшерү төркеме дә эшләячәк, диделәр.

Шулай итеп, баланы җирләгәнче, үкенечкә калмасын дип, тагын бер кат экспертизага җибәрдек, — диде Диана.

«Минем янга кереп, икенчесе турында сөйли башладылар…»

Баланы дүшәмбе Коркачыкта җирләгәннәр. Диана үзе катнаша алмаган. Аны әле ире бүген генә хастаханәдән алып чыккан. Ул инде күпмедер тынычланган, үзен кулга алган кебек, ләкин табибларның гаебен танымауларына гарьләнә. Күңеле белән баш табибтан да кайгы уртаклашу сүзләре көткәнен әйтте.

— Баш табиб миңа керде дә, хезмәткәрләре исеменнән гафу үтенү, үкенеч кебек бер сүз дә әйтмәде. Хәтта икенче йөклелек турында сөйли башлады. Әле ничә генә көн узган, ә ул миңа икенчесе турында сөйли… Балага узасыз да, икенчесен табарга безгә килегез, ярдәм итәбез, диде. Шушы хәлләрдән соң икенчесен табарга аларга барасы килерлекме соң монда? Әле акушерлык бүлеге мөдире дә шундый сәер сүз әйтте: имеш, болай кесаревтан соң ике ел узгач балага узалар, ә миңа, янәсе, ташлама — бер елдан да узарга ярый. Нәрсә дигән сүз инде бу?! Нинди ташлама?! Дәшмәдем генә.

Алар наркоздан соң икенче көнне аптыратып бетерделәр, әле табиб өч тапкыр керә, әле акушер 15 мәртәбә. Табиб «без үзебез дә шок халәтендә, сәламәт бала дип бара идек бит», ди. Акушер да «син күрдең бит, хәтерлисең бит, мин синең янга килдем бит, операция өстәлендә дә йөрәген тикшердек бит, хәтерлисеңме», дип бер үк сүзне 100 тапкыр кабатлады. Үз тиресен кайгырталар. Миннән «сез гаепле түгел» дигәнне көттеләрме шунда… Мин инде аларны ишетә дә, күрә дә алмый идем, әти шалтыраткач кына туктадылар аптыратуны. Мин гаеплеләрне җәзага тарткач кына тынычланырмын инде. Зыян күргән як буларак гариза язачакмын, — дип уртаклашты Диана.

«Әни «Казанга барыйк» дигән иде

Күңеле сизенгәндәй, Диананың әнисе кызын Казанга алып китеп бәбиләттермәкче булган.

— Әни сизгән кебек пәнҗешәмбе үк Казанга барыйк дигән иде, чөнки ул көнне үк миндә тулгак кебек авырту башланган иде, «әле иртә» дип, мине хастаханәдән чыгардылар. Аннары җомга 3 тә кабат башланды. Әни «әйдә, Казанга барыйк, түләп, килешү төзербез» дип күпме әйтте. «Юк инде, әллә ни куркырлык нәрсә юктыр, монда табам» дип калдым. Без бит иң башта Казанда түләп табармын дип уйлаган идек. Арчада табарга нәрсә этәргәндер инде, үзебезнең яклар дип уйладык бугай инде… Иремнең апасы булгач та, булышыр дип уйладык. Ә мин бит начарлык турында уйламадым да. Мин йөкле вакытта бары тик төнлә табарга куркып йөрдем. Былтыр аяклар шешенеп ятканда да, бер авырлы кызның аналык җиңсәсе ике бармакка гына ачылган иде. Иртәнге 3 тән тулгаклар белән бик интекте, табиб килгәнен 8 сәгать көтте. Мин шуны күргәч, миндә шулай була күрмәсен, дип уйлаган идем. Минеке дә нәкъ шулай булды бит, акушер табибны көтәргә кушты.

Хәзер миндә әллә нинди курку калды, хәвефле курку. Кичә УЗИ га аналыкны күрсәтергә баргач та, дерт итеп куям, тәнем калтырыйм, — диде.

Диананың кызы 3400 кг авырлыкта туган. Даяна дип исем кушып, юып, кәфенләп җирләгәннәр.

— Фотографиясе бар, мин әле карый алмыйм. әзер түгел. Тәне дә теккәләнгән бит аның. Иртәгә зиратка барам. Иртәгә кызымның өчесе. Ирем гадәттә яңа туган балалар бик үк матур булмый дип бик яратып бетерми иде, ә кызыбызны күргәч, «аның бит алмалары тулы, алсу, барысы да идеаль, борыны, бөтен әгъзалары да төзек» дип шаккатып ачынып сөйләде. Кызымны кәфенлеккә төреп, каберенә соска да куйганнар, — диде.

«Ике көн рәттән кызым төшемә керде»

Җирләгәннән соң, нарасые ике көн рәттән төшенә дә кергән.

— Беренче төштә мәрхүм бабам кызымны күтәреп, үзе белән алып китте, икенче төштә кызым миңа елмая иде. Мин үзем Аллаһыдан, төштә генә булса да күрсәтсәң иде, дип ялвардым. Ул безнең фәрештә булыр инде хәзер… — диде Диана.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бу очракны тикшерүне үз контроленә алган. Министрлык исеменнән баласын югалткан гаиләгә кайгы уртаклашу сүзләре белдерелгән.

«Хәзерге вакытта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре медицина документларын өйрәнә. Баланың үлеменә китергән сәбәпне суд-медицина экспертизасы билгеләячәк. Бу очрак Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның шәхси контролендә», — дип хәбәр иттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ»га белдергәнчә, ваемсызлык турындагы маддә буенча җинаять эше дә кузгатылган. Әлеге эшне тикшерүне Арча районы прокуратурасы контрольдә тота.

Диананың әтисе Ринат Илгиз улы белән дә сөйләштек.

— Сез ул баланың фотографиясен генә күрсәгез, ул нәкъ йоклаган курчак шикелле. Бар нәрсә, соңгы УЗИ да барысы да яхшы дип күрсәткән, бернинди тайпылыш булмады тугыз ай буена. Табибларның ваемсызлыгы көн кебек ачык, табиб үзе юк, акушерка аның белән телефоннан гына сөйләшеп торган бит, монда нәрсә турында сөйләп була инде. Ул табиб бит аны йөкле вакытта да алып барган. Алар хәзер ананың хроник пиелонефриты дип сөйлиләр, аңа калса, чирләре булган икән, алар бит йөкле вакытта ук барлык авыруларын белеп торырга тиеш. Иртәнгә кадәр өйдә йоклап ятмас иде дежур табиб булгач. Алар хәзер пиелонефрит бала үлеменә китергән дип әйтмәкче булалар.

Ул көнне кияүнең апасын бала табу бүлегенә кертмәгәннәр. Әле бүгенге көнгә Дианадан тикшерүчеләр дә, полиция хезмәткәре дә берни сораштырмадылар. Хәтта баланы моргка алып киткәндә, шул кияүнең хастаханәдә эшләүче апасы бармакчы иде, аны да утыртмаганнар машинага.

Мин үзем дә җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшләгән хокук саклау органы вәкиле. Мин җинаятьләрне ачу буенча шактый нәтиҗәле эшләдем, хаталар аз булды. Баланы шыпырт кына алып китәргә тиеш түгелләр иде. Безгә беркем хәбәр итмәде. Баланы яруга прокурор рөхсәте булырга тиеш, тикшерү комитеты да белми калган.

Ниндидер шикле әйбер сиздем дә, мин шалтыраттым, эш тикшерү комитетына барып җиткән. Безнең белән элемтәгә чыктылар.

Без ахырга кадәр көрәшәбез. Ваемсызлык маддәсе генә канәгатьләндерми, монда бала үлеме. Закон буенча җәзасын алырга тиешләр. Кызым көчле кеше, ләкин бу эшне азагына җиткермичә ул тынычлык таба алмаячак, — диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100