Габдулла Тукайның мәшһүр «Шүрәле» әкиятен һәм Шүрәле дигән мифологик персонажны ничек кенә әйләндерсәң-тулгандырсаң да Шүрәле һаман да татар кешесенең яраткан персонажы булып кала бирә. Яхшы әсәр иҗатчы кулы кагылганнан саен яңа яклары белән ачыла тора. Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан «Әкият» курчак театры да өр-яңа «Шүрәле» әкияте һәм өр-яңа Шүрәле образы белән сөендерде.
Инсценировка авторы һәм сәхнәгә куючы режиссер – Илгиз Зәйниев. Композитор – Ильяс Камал. Рәссам – Екатерина Спиридонова. Җыр сүзләрен Резеда Гобәева язган.
Театрның Кече залына кергәч тә Юрий Чуктиев очрады. «Җегетне уйныйсыңмы, Шүрәленеме?» – дигән идем, «Атны», – ди бу, «Ат кебек эшләргә язган», – дип тә өстәп куя күптән түгел генә гөрләтеп 50 яшьлеген билгеләп үткән Татарстанның халык артисты.

Режиссер бу юлы спектакль өчен перчаткалы курчаклар ысулын сайлагач, кем кемне уйнаганын берсен дә күрмибез, артистлар ширма артында, тавышларыннан гына кемне кем уйнаганын чамалыйбыз. Спектакльгә кереп китеп хәтта Шүрәлене хатын-кыз уйнаганына да игътибар итми калганмын. Ни өчен хатын-кыз уйнаганы соңрак аңлашылды, чөнки...
Сценография гади генә, арткы пландагы авыл һәм урман күренешләрен 3D кебек итеп килештереп ясаганнар, алгы пландагы сиртмәле кое балаларын курчак театрына алып килгән әби-бабайлар өчен яшьлек хисләре булып алгы планда кукыраеп тора. Сарыклар чабыша, тавыклар кыткылдап үтә, мәче мияулап йөри, бахбай бөтенләй төп геройга әйләнгән диярсең...
Бик матур бер татар авылы кешеләре урманга бару түгел, көтү чыгарырга да курка башлаганнар, чөнки кешеләрнең дә, малларның да Шүрәле котларын ала икән. Беркемне дә тотып ашамый, әмма атларга атланып чабып, кешеләрне һәм башка мал-туарны кытыклап хәлдән тайдыра. Менә дөнья гизеп (зимагурлыкта йөреп) авылга Җегет кайтып төшә. Башта яраткан аты, аннары авыл карты белән сөйләшеп, хәл-әхвәл белешкәч, сөйгән Зәйтүнәсе белән күрешкәч, авылда хәтта сабантуй да булмаячагын белгәч, Җегет җилкенеп урманга китә. Башта нык карышса да, аты да бара инде арбага җигелеп.
Сәхнәдәге ширма өстендәге авыл күренеше урман күренешенә алыша. Йөри бит Шүрәле күзләрен ялтыратып, җәнлек-җанварны куркытып: куянны кытыклый, хәтта аюдан да куркып тормый. Пыр туздыра бөтенесен, кыскасы, урманнан чыгып качарлык иткән. Дөрес, Тукай шигырен укый башласалар, бераз басынкыланып ала... азга гына...
Нигә Илгиз Шүрәлене бу кадәр усал итте соң, дип аптырап утырабыз шулай. Чөнки Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем», Резеда Гобәеваның «Шүрәлене көттегезме?» кебек бик күп спектакльләрдә Шүрәлене андый начар итеп күрергә өйрәнмәгән бит инде. Урманда яшәүче мифологик җан иясе, әйе, кытыклый, әйе, атларны арыта, әмма ул урман сакчысы, табигать баласы – әйе, шаяргалый, әмма һич кенә дә начар дия алмыйбыз. Тукайда да Шүрәле бит авылга килеп азып-тузып йөрмәгән, төнлә урманга килгән егет янына гына чыккан.
Карый-карый аңлашыла башлады... «имәндә икән чикләвек», диярсең… Баксаң, бу әле акыл утырмаган тәртипсез яшь Шүрәле икән. Яшь Шүрәленең утырып бетмәгән тавышын әлбәттә хатын-кыз уйный инде. Әти-әнисен тыңламыйча тузынып йөрүе икән имеш Шүрәленең. Имеш, ата-анасы аның бу гадәтләрен белми ди, авылны куркытып бетергәннәрен дә күрмиме... Әйе, андый эшләр күренми-беленми эшләнә ди имеш, «Әкият сөйләмәгез», дияр идем, әкият карарга килдек ләбаса. Малайларын акылга утырта алмаган Шүрәле гаиләсенә Җегет ярдәмгә килә – анысын инде үзегез дә беләсез – Тукаебыз 1907 елда ук язган. Карт Шүрәле улына әйтмешли: һәрбер көчкә каршы көч бар. Менә шуннан соң яшь Шүрәлегә акыл керә. Авылда сабантуй да була, әлбәттә. Дөрес, курчак театры бутафорлары сабантуйга чыккан халыкны ясап тормаган. Ә колгасы матур...
Шүрәле ролендә – Альбина Шаһгалиева, Җегет – Нияз Садыйков, Ат һәм Ата Шүрәле – Юрий Чуктиев... Кыскасы, бөтен татар труппасы артистлары ике составка бүленеп уйный.
Менә шундый әкият тәкъдим итә курчак театры нәниләргә. Юк ла, нәниләргә генә түгел, балалардан башка гына килеп өлкәннәр дә карарлык. Чөнки мәгънәсе дә, фәлсәфәсе дә бар, уйландыра да, моңландыра да, көлдерә дә. Керпеләр эпизоды үзе генә дә ни тора!
«Әкият» татар дәүләт курчак театры соңгы арада гына әллә күпме татарча спектакль чыгарды: «Шүрәле», «Су анасы», «Әбугалисина»... Тамашачысы булсын инде татар спектакльләренең.
