Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Керәшен чибәре» бәйгесе: «Яклау-нитү юк, кызларны эшләренә карап бәялибез»

Шимбә кичендә Мамадыш районы Җөри авылында 26нчы тапкыр Питрау бәйрәме һәм шулай ук 26нчы тапкыр «Керәшен чибәре» матурлык һәм сәләт бәйгесе узды. Бәйгенең ничек узуы турында язабыз.

news_top_970_100
«Керәшен чибәре» бәйгесе: «Яклау-нитү юк, кызларны эшләренә карап бәялибез»
Фото: © Владимир Васильев

Кичке 8нчеләрдә башланган бәйге 11 тулганда тәмамланды һәм 23:30да жюри нәтиҗәләре әзер иде. Үзем бу бәйрәмдә беренче тапкыр булгач, бәйге озак барган кебек тоелды, тик быел ул, киресенчә, иртәрәк тәмамланган икән. Соңыннан: «Быел тиз булды. 12гә кадәр бара иде», – дигән сүзләр ишетелде.

«Керәшен чибәре»нең үз ишегалды, сәхнәсе бар. Бу сәхнәдә чыгыш ясаучы кызларга чыннан да тырышырга туры килә, чөнки анда – бөтен яктан көчле тавыш. Алда гына төп сәхнә. Сәгать 9да анда төп кунак җырчы Слава чыгыш ясаганда, кызларны ишетүе бик авыр булды. Шул ук вакытта бер яктагы ишегалдында уеннар үткәрәләр. Икенче як ишегалдында керәшен ансамбльләре чыгыш ясый. Кызлар чыгыш ясаганда үзләрен ишетмәгәндер дә. Аларга шундый җиңел булмаган шартларда үзләрен күрсәтергә туры килә. Төп сәхнә якын булуның тамашачы өчен бер уңай ягы да бар инде. «Керәшен чибәре»н караганда төп сәхнәдә ниләр булуын да күзәтеп була. Зур экраннан барысы да күренә.

Фото: © Владимир Васильев

Бәйгене карарга теләүчеләр, җанатучылар шактый җыелды, ишегалды тулды диярлек, башка елларда ничек булгандыр. Кич буе кызлар арасында алып баручы Илнур Әхәтов булды. Алып та барды, җырлады да, үзеннән соң сәхнәне дә юешләтеп калдырды, чөнки артында корылган табын, самавыр белән өстәл чыгарып куйганнарын сизми калды – самавыр авып төште. Шулай итеп, сәхнәдә барысы да чын булуын, хәтта самавыр да тулы – сулы булуын белдек.

Көчле тавыш, бәйрәм шартларында жюриларга да эшләве җиңел булмагандыр. Жюри җитәкчесе Җөринең күрше авылыннан гына – Мамадыш районының Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков. Бәйгенең режиссеры Игорь Шрыков – аның улы. Жюри әгъзалары: Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесе Виталий Андреев, хореограф Григорий Сергеев, Мамадыш районы мәдәният йортының халык иҗаты буенча методисты Роза Ралкина, яшь активст Алена Харитонова.

Бәйге финалында чибәрләр сәхнәгә Татьяна Ефремованың «Без үскәндә» җырына чыктылар, күмәк биеделәр. Аннан кызлар үзләре белән таныштырды. 9 финалист кыз: Алексеевск районыннан Ангелина Александрова, Чаллыдан Тамара Минова, Мамадыш районыннан Ариана Кадыйрова, Балык Бистәсе районыннан Милена Новикова, Питрәч районыннан Марина Морозова, Кукмара районыннан Анжелика Иванова, Мамадыштан Светлана Иванова, Зәй районыннан Алеся Димитриева, Башкортстан республикасы Бакалы районыннан Лиана Маркова.

Кызлар арасында хокук белгече, икътисадчы, укытучы, актриса, булачак автомеханик, табибә һәм башкалар бар. Кызлар үзләре белән таныштырганнан соң Ариана, Милена, Анжелика, Алеся истә калды. Алар ничектер янып торды, чәчрәп чыктылар кебек булды. Марина сүлпәнрәк сыман тоелды. Катнашасы килмичә генә катнашкан кебек хис калдырды.

Аннан алып баручы җанатучыларны барлап алды. Иң күп тавышлар Ариана, Милена, Анжелика, Светлана, Алеся, Лиана өчен ишетелде. Сер түгел: Милена – безнең хезмәттәшебез. Әлбәттә, без аның өчен җанатырга әзерләнеп бардык. «Мин энергияне тоеп тордым. Бу – бик зур көч бирә», – диде ул безгә соңыннан. Һәр кыз сәхнәдән үз кешеләрен тоеп, күреп торгандыр.

Киләсе этапта чибәрләр керәшеннәрнең йола, гореф-гадәтләрен күрсәттеләр. Һәрберсе театральләшкән тамаша тәкъдим итте. Анда кызларның туганнары, авылдашлары катнашты, ягъни алар сәхнәдә үзләре генә түгел иде. Бу этап иң озак барганы булды. Кайсыдыр чыгышларда конкурсант кыз үзе беренче планда иде, ә кайбер чыгышларда төп роль коллективта булды.

Аринаның Май чабу бәйрәмен, Миленаның Олы көнне күрсәтүе ошады. Шул бәйрәм мохитен җиткерә белделәр. Алесяның нинди йола күрсәткәнен истә калдырмадым, тик шундый чая кыз дип уйлап тордым. Иң зур коллектив белән Светлана чыкты, алар туйда яшь киленгә «түгәрәк җаулык бәйләтү» йоласын күрсәттеләр.

Аннан кызлар керәшен дөньясында танылган шәхесләр белән таныштырды. Һәр кызга үз героен ачып бирү өчен 1 минут вакыт бирелгән дип беләм. Кайбер кызлар озаграк та сөйләде кебек булды. Яков Емельянов, Геннадий Макаров, Людмила Белоусова, Николай Дунаев, Татьяна Дунаева һәм башка исемнәр яңгырады.

Соңгы этапта кызлар үзләренең сәләтләрен күрсәтте. Җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр. Башкортстаннан килгән Лиананың чабата киеп биюе истә калды.

Кукмара кызы Анжелика оста итеп шигырь дә сөйләде, оста итеп биеде дә: бик истә калырлык булды. Балык Бистәсеннән Миленаның чыгышы алдыннан әбисе белән видео күрсәтелде, андагы җырны үзе дәвам итеп китте: шәп алым, дип уйлап куйдым. Светлана (ул җиңүче булды) оста биюче икән, «Пар алма» биюен мин беренче тапкыр күрдем.

Кызлар үзләренең сәләтләрен күрсәтеп бетергәч, яңадан күмәкләшеп биеделәр дә, бу сәхнәне калдырдылар. Дөресрәге, сәхнәне артистларга тапшырдылар. Башта бер егет каверлар башкарды, халыкны сәхнә янына җыеп биетте, исемен Владислав Архиреев дип хәтерләп калдырдым. AnnSu – Анна Сулимина сокландырды, «зажигалочка» Римма Никитина «зажигать» иттерде.

Ул арада бәйгенең координаторы Лиана Самойлова, кызларны җыеп, төп сәхнә ягына китте. Бүләкләү тантанасы анда булды. Кече сәхнә төбендә бераз биегәннән соң, без дә кызлар артыннан киттек.

«Нәтиҗә ясаганда фикерләребез туры килде»

Жюри рәисе Валерий Шрыков, төрле яктан булган тавыш жюрига комачауламады, диде.

Жюрига җиңел булмады, кызлар тырышканнар, әзерләнгәннәр. Шунысы кызыклы: барыбызның да фикерләр бер булды, нәтиҗә ясаганда фикерләребез туры килде. Монда яклау-нитү юк, кызларның эшләренә карап бәя куела. Быел әзерлек дәрәҗәсе югары иде, без шаккатып карап утырдык, бик әйбәт оештырганнар. Башка елларда жюрида утырырга вакытым булмый иде, быел 26 елга беренче тапкыр җитештем. Минем кызларга бер киңәшем бар. Гореф-гадәтләрне тиешенчә ачып бетерә алмадылар. Берничәсе күрсәтә алды, һәм алар җиңде дә. Күбесендә күбрәк коллектив уйный, ә төп катнашучы кыз үзе күренми. Төп рольне үзләренә алсыннар иде.

Кызларны бик әйбәт әзерләгәннәр, биюләре, гимнны башкарулары… Афәрин, каты әзерләнгәннәр. Бәйге күзгә күренеп үсте. «Кряшен чибяре» бик зур аудитория җыйды. Башта кеше күп җыелмый иде, соңгы елларда бәйгене карарга килүчеләр, кызлар өчен җанатучылар артты. Быел бигрәк тә күп кеше җыелды, без шуңа да игътибар иттек, – дип сөйләде ул.

Бәйге шартлары буенча, алдагы елларда «Керәшен чибәре» бәйгесендә беренче урынга лаек булып, республика дәрәҗәсендә җиңү яулаган кызлар бәйгедә кабаттан катнаша алмый. Җиңү яуламаган кызлар катнаша ала, һәм андыйлар булды да. Быел беренчелекне яулаган кыз җиңүгә шулай килгән.

«Берничә тапкыр катнашуны мин әйбәт дип саныйм. Димәк, ул кызның максатчан рәвештә беренче урынны аласы килә. Берничә тапкыр катнашкан кыз керәшен тарихын, гадәтләрне да күбрәк өйрәнә», – диде Валерий Шрыков.

Җиңүчеләр

Төп сәхнәдә басып торганда ничек дулкынланганнарын кызлар үзләре генә беләдер. Без дә кулларны йодрыклап тордык. Беренче чиратта номинацияләрдә җиңүчеләрне игълан иттеләр.

  • «Онлайн керәшен чибәре» – Алеся Димитриева (Зәй районы)
  • «Иң сөйкемле» – Ангелина Александрова (Алексеевск районы)
  • «Иң яхшы биюче» – Лиана Маркова (Башкортстан республикасы)
  • «Иң иҗади» – Тамара Минова (Чаллы шәһәре)
  • «Керәшен җанлы» – Марина Морозова (Питрәч районы)

Керәшен яшьләренең «Бәрәкәт» оешмасының махсус номинациясенә Башкорстанның Бакалы районы кызы Лиана Маркова лаек булды. Җиңүчеләрне бүләкләү өчен сәхнәгә районның элеккеге җитәкчесе, Россиянең Дәүләт Советы депутаты Анатолий Иванов күтәрелгәч, бу бәйрәм үткәрелә башлаган елларны искә алды.

26 ел элек шушы аланда бәйгене оештырып җибәргән идек. Без үскәндә монда кәбестә басуы иде. Аннан Сабантуй уза иде монда. 26нчы ел гүзәлләребезне бүләклим. Бер елны да калдырмадым. Районыбыз чәчәк атсын, алга барсын, – дигән теләкләрен җиткерде. Ул бу эшләрне Вадим Никитин дәвам итәчәгенә ышануын әйтте. «Керәшен дөньясын күрсәтә белгәннәре өчен кызларга бик зур рәхмәт», – диде Вадим Никитин.

Мамадыш кызы Светлана Иванова бәйгедә беренче урынны яулады һәм Татарстан күләмендәге «Кряшен чибяре» исеменә лаек булды. Үзләре белән таныштырганда булачак җиңүче кыз гына «минем максатым – җиңүгә ирешү» дип бар халыкка яңгыратты. «Иванова җиңгәнгә мин аеруча шат. Минем сеңлемнең дә исеме Светлана әле», – дип елмайды соңыннан Анатолий Иванов.

Фото: © «Туганайлар» газетасы сайтыннан

Балык Бистәсе районы кызы Милена Новикова икенче урынны яулады. Өченче урында – Кукмара районыннан Анжелика Иванова. Мамадыш районыннан Ариана Кадыйрова Мамадыш муниципаль районының «Кряшен чибяре» дигән исемгә лаек булды.

Кызлар, котлыйбыз! Тагын да биек үрләрне яуларга насыйп булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100