2026 елда Татарстан күләмендә узган «Керәшен чибәре – 2026» бәйгесендә җиңүне Питрәч районы кызы Ангелина Мухина яулады. Аңа 50 мең күләмендә акчалата приз һәм таҗ бүләк иттеләр. Җиңүчен таҗын аңа «Керәшен чибәре-2025» титулы иясе Ариана Кадырова кидерде. Бәйге финалы Мамадыш районы Җөри авылында республикакүләм «Питрау» бәйрәме кысаларында узды. Бәйгедә быел 10 кыз үз көчен сынап карады.
«Керәшен чибәре»ндә икенче урынга – Аделина Архипова (Балык Бистәсе районы), өченче урынга – Полина Григорьева (Тукай районы) ия булды.
Мамадыш районы гүзәлләре арасында беренче урынны Анастасия Шумитова яулады, икенче урынга Ангелина Солганова лаек булды.
Фото: © «Интертат», Зөлфия Шәвәлиева
Номинацияләрдә җиңүчеләр:
- «Иң яхшы биюче» – Полина Григорьева (Тукай районы)
- «Иң ягымлы» – Ирина Тимофеева (Балык бистәсе районы)
- «Йолаларны яхшы белүче» – Дарья Деменьтева (Питрәч районы)
- «Иң сөйкемле» – Анастасия Шумитова (Мамадыш районы)
- «Иң җор телле» – София Самойлова (Тукай районы)
- «Иң тапкыр» – Ангелина Мухина (Питрәч районы)
- «Иң яхшы этник костюм» – Альбина Михайлова (Кукмара районы)
- «Иң уңган» – Алиса Сабаева (Зәй районы)
- «Иң яхшы җырчы» – Ангелина Солганова (Мамадыш районы)
- «Онлайн Керәшен чибәре» – Аделина Архипова (Балык бистәсе районы)