Керәшен киеменнән Питрауга килгән Резидә Сәләхованы инстачылар иманын сатуда гаепли
Артем Пискунов белән тормыш иптәше Резидә Сәләхова «Интертат”ка Питрау бәйрәмендә видеоинтервью биргән иде.
Тинчурин театры артистлары Артем Пискунов белән тормыш иптәше Резидә Сәләхова «Интертат”ка Питрау бәйрәмендә видеоинтервью биргән иде. Шул уңайдан Резидә Сәләховага бик күп тискәре комментарийлар килгән. Артист шул турыда инстаграмга язган, кайбер хатларны халык хөкеменә дә тәкъдим иткән.
«Җәмәгать! Бу Питрау бәйрәме, керәшен костюмыннан төшкән фотолар, биргән интервьюлар кайберәүләрнең җен ачуларын чыгарды.
Нинди генә комментарий агызмый халык. Хәтта: «Иманыңны саткансың! Тәре так!» кебек фразалар яздылар… Әстәгъфирулла…
Минем гаиләмне, андагы тәртипләрне, мине якыннан белмичә ничек шулай хөкем итеп нахак яла ягып була икән ул?
Без — адәм балалары барыбыз да бертигез, хөкем итәр өчен Аллаһы Тәгалә бар.
Бүгенге күркәм Гарәфә көнне күңелгә бары бер сүз килә: «Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң… Сезне дә, безне дә кичерсен…»
Резидә Сәләхова видеоинтервьюда: «Җиде ел керәшен килене булсам да, Җөригә беренче тапкыр килдем. Анда да Артем эшләргә алып килде. Бергә эшләве күңелле», — дип сөйләгән иде.
Артистның керәшен килене булуын һәм керәшеннәрнең милли костюмыннан Питрауда йөрүен халык ошатмаган.
«Әле никах укыттык дигән идегез бит»;
«Ул керәшен халкына үз динебезгә кайтсалар ни була? Без барыбыз да мөселман булган бит. Явыз Иван гына чукындырган. Нигә уйланмыйсыз?»;
«Нигә иманыңны саттың, керәшен булдың? Муеныңа тәре так, әстәгъфирулла»,
«Артемны ислам динен алган дип уйлаган идем, әнисе дә сатылган икән, йә Раббым, үзең кичер», — дигәннәр.
Бу сүзләрне йөрәгенә якын алган Резидә Сәләхованы сәхнәдәш дуслары юаткан. «Берсенә дә игътибар итмә, алга бар», — дигән Әбри Хәбриев. «Караңгылык һәм наданлык гомер-гомергә булган шул», — дигән Ләйсән Мәхмүтова.
«Надан халык ни сөйләмәс… „Керәшеннәргә кире исламга кайтырга кирәк“, - дигән комментарий үтерде. Белмәсәң, сөйләмә инде син, дәшми тор… Резидә, мондый томаналыктан өстен булыгыз, вакытыгызны, көчегезне әрәм итмәгез», — дигән Гөлүсә Баттал.
«Кеше тырнагыннан кер эзләп, шулай үзләрен өстен, акыллы, үрнәк итеп күрсәтергә яратучылар бар инде. Шуннан тәм табалар мескен җаннар. Яныңа килеп басса, бер алдыңа, бер арты чыга әле ул. Интернет аша гына батырлар»;
«Хөкем итәргә беркемнең дә хакы юк. Һәр динне хөрмәт итәргә кирәк. Дин темасы безнең өчен бик четерекле ул. Чөнки һәр җирдә үзеңнең керәшен икәнеңне исбатлап, аңлатырга кирәк. Кешеләр берни белмәгән килеш, тәнкыйтьләргә тотына. Дин бик мөһим, ләкин кешенең кеше булып калуы да бик мөһим», — дип тә язганнар.