Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Рәмис Гыйльметдинов чәч күчереп утырту операциясенең бәясе турында әйтте

news_top_970_100
Блогер Рәмис Гыйльметдинов чәч күчереп утырту операциясенең бәясе турында әйтте
Рәмис Гыйльметдиновның социаль челтәрдәге битеннән

«Дневник татарина» сәхифәсен алып баручы блогер Рәмис Гыйльметдинов чәч күчереп утырту буенча операция ясаткан. Ул операциядән соң фотоларын күрсәтте һәм иң еш бирелгән сорауга да җавап бирде.

«Бу көннәрдә үземә чәч куйдырдым. Соңгы 4-5 елда, ниндидер сәбәпләр аркасында, чәч коела башлады. Геннан дип беләм. Ниһаять, теләгем чынга ашты. Бу куелган чәчләр хәзер каты җил чыкса да, каты итеп тартсаң да коелмаячак», – дип шаярткан ул.

Рәмис Гыйльметдиновка операцияне блогер Искәндәр Гайсинга да чәч күчереп утырткан клиникада шул ук табиб ясаган. 

Блогерның язылучылары арасында да пеләшеннән оялучылар бар икән, алар операциянең бәясе белән кызыксынган. «Бәя чәч бөртеге санына карап түгел, ә күләмгә карап билгеләнә, ягъни  50-120 мең сумга кадәр», – дип җавап биргән табиб.

«Шәп булган бу. Кепкаларыңны миңа бирерсең инде хәзер», – дип шаярткан «Татар-малай».

«Нигә кирәк инде ул, синең кыяфәт чәчәсез дә көлке бит, акчагызны кая куярга белмисез»;

«Хатын-кыз керфек үстерә, каш ясата, ирен кабарта. Ир кеше ник үзе теләгәнчә матур була алмый? Ир кешенең күбесе пеләшлегеннән оялып йөри. Минемчә, бик яхшы процедура, һаман ясатасы да юк», – дип комментарийлар калдырганнар.

«Авыртамы?», «Мондый хезмәт бармыни?» – дип кызыксынучылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100