Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Искәндәр Гайсин чәч күчереп утырту буенча операция ясаткан – фото

news_top_970_100
Блогер Искәндәр Гайсин чәч күчереп утырту буенча операция ясаткан – фото
социаль челтәрләр

Блогер Искәндәр Гайсин башының чәчсез урыннарына чәч күчереп утырту буенча операция ясаткан. 

«26 яшемдә чәчсез йөрергәме? Юк, мин инде болай да берничә ай дәвамында үземне уңайсыз хис иттем. Шуңа да башымның арттагы өлешеннән чәчсез урыннарына чәч күчереп утыртырга булдым. Әллә кайдагы Төркиягә барып йөргәнче, әлеге операцияне Казандагы бик яхшы табибта ясаттым. Чәчләрем бик нык коелды, чөнки әни ягыннан генетикам шундый», – дип язган ул. 

Искәндәр әйтүенчә, Казан клиникаларында чәч күчереп утыртуның бәяләре 60 меңнән башлана. «Ничә графт күчерүеңә карап түлисең инде», – дигән ул. Искәндәргә 4600 графт күчергәннәр, 2 айдан тагын бер операция ясалачак. 

Искәндәр сәхифәсенә операция алдыннан төшкән фотосын куеп, язылучыларын хафага салган. Текстны укып тормаучылар аны баш миенә операция ясата дип аңлаган. 

«Иң мөһиме – матур булып үсеп китсеннәр! «Ашламаларны» вакытында сибеп тор», «Пеләшеңә кагылышлы юморларың бетә икән болай булгач», – дип шаяртучы дуслары да бар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100