«Кем – яман, кем – әйбәт. Нәрсә – хак, ни – гайбәт»: Алсудан Алинәгә күчкән җыр тарихы
«Калеб» яңа буын җыены «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең яңа сезонын игълан итте. «Калеб» яңа буын җыены «тусовкасын» безнең журналистыбыз да күзәтте. Ләкин яңа лаборатория белән генә тукталып калмыйча, үткән лаборатория җырларының берсенең тарихына да күз салды.
Кичә «Сәйдәш» мәдәният үзәгенең икенче катындагы кече залында иҗатчы яшьләрнең югары концентрациясе иде – «Безнең җыр» иҗат лабораториясе, 3 елдан соң булса да, икенче сезонын башлады.
«Калеб» яңа буын җыены очрашуын Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова ачып җибәрде: «Иҗатчы кызларыбыз-егетләребез «Безнең җыр» проектын кайтаруны сорап мөрәҗәгать итте. Хәзер «Яңа татар җыры» да бар (Ваһапов исемендәге татар мәдәниятен үстерү фонды оештыра – авт.), ТНВда «Балачак җыры» барлыкка килде. Шуңа күрә «Безнең җыр»ны дәвам итү кирәкме икән, дигән сорау туган иде. Ләкин сез сагынганга, сез сораганга без бу проектны дәвам итәбез. Хәерле сәгатьтә!
Безнең өчен «Калеб» яңа буын җыенында яңа исемнәр булуы да мөһим. «Калеб» үз вакытында Казан консерваториясендә барлыкка килгән иде. Мин анда укытканда, татар теле дәресләре генә җитмәгәч, әдәби түгәрәк оештырдык һәм анда шагыйрьләрне чакыра башладык. Ул вакытта композитор-музыкантлар «Тере шагыйрьләр бармыни?» дигән сораулар да биргәнен хәтерлим. Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Луиза Янсуарлар белән матур очрашулар узды. Ул вакыттагы яшь композитор Эльмир Низамов, Зөлфәт Вәлиуллиннар да бу очрашуларга килә иде. Казан консерваториясе студентлары «Ни өчен бүгенге эстрада шундый?» дип аптырыйлар, «Нигә шундый дәрәҗәгә төштек?» дип борчылалар иде. «Нигә без гел шул сорауларны бирәбез, ә үзебез нәрсәдер эшләмибез?» дигән сорау туды. Шулай итеп әдәби түгәрәк зур «Калеб»кә әверелде. Быел ноябрь аенда без аның 10 еллыгын үткәрергә җыенабыз. Без анда сезнең дә катнашуны теләр идек. «Безнең җыр» иҗат лабораториясе – «Калеб» башланган максатларның бер гәүдәләнеше ул».
«Безнең җыр» иҗат лабораториясенең икенче сезонында 16 шагыйрь, 16 композитор һәм 16 җырчы берләште – димәк, нәтиҗәдә 16 җыр туарга тиеш.
Лабораториянең беренчесендә җырлар 2 этапта язылган иде, шуңа да 16 гына түгел, 32 җыр туды. Дөрес, аларның күбесен экспертлар комиссиясе финалга җиткермичә төшереп калдырды. Быел оештыручылар экспертларсыз гына эшләп карамакчы. Ягъни, барлык җырларны тамашачы үзе бәяләячәк. Чөнки экспертлар эшендә барыбер күпмедер субъективлык булып, җырлар иясенә, ягъни, халыкка җитмичә төшеп калырга мөмкин.
Бу юлы иҗатчыларга бераз катлаулырак шартлар тудырылды, әйтик, композиторларга җыр жанры, юнәлеше дә шобага белән билгеләде. Кайбер җырчыларга дуэт белән башкару шартлары туры килде, кайбер командалар җырларны балалар өчен язарга тиеш булды.
Балалар дигәннән, «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең үзенчәлекле символы Ихсан Кыямов була ала. 3 яшьлек Ихсан – Сөмбел һәм Идел Кыямовларның улы, танылган журналистлар Мөршидә һәм Илдар Кыямовларның оныгы. Сөмбел җырчы буларак беренче лабораториядә катнашканда авырлы иде – Ихсан әле тумаган да иде, ә икенче лабораториядә Сөмбел тиктормас улын кулларына күтәреп җырлады.
Кичә шулай беренче лаборатория җырлары һәм шобага салыш белән үрелеп барды. Бөтенесе шобагадан риза булгандырмы-юктырмы, әмма Эльмира Җәлилова һәм Ләйсән Абдуллиналар язган җырны җырлаячак Илгиз Мөхетдинов та, Йолдыз Миңнуллина белән бергәләп Алинә Кәримовага җыр язарга тиешле Эльмир Низамов та канәгать иделәр.
Композитор Эльмир Низамов: «Беренче лабораториядә матур җырлар һәм дуслыклар туды. Еш кына композитор шагыйрьне белми, җырчылар да әллә кайда еракта. Безнең шушы җыелуыбыз – зур җиңү. Аллага тапшырдык! Бу тандемнар зур уңышка китерсен! Мин үз командам белән канәгать – Йолдыз Миңнуллинаның иҗатына күп еллар гашыйкмын. Ә Алинә Кәримова – әниемнең иң яраткан җырчыларының берсе. Ул миннән әллә кайчаннан Алинә өчен җыр язуымны сорый иде. Әниемнең хыялы тормышка аша».
Кызыктырып торган анонс итеп, тагын кайбер «өчлек»ләрне саныйм: Луиза Янсуар белән Гөлнара Тимербулатова мәхәббәт лирикасы итеп язган җырны Илүсә Хуҗина башкарачак. Менә шундый хатын-кызлар өчлеге. Рифат Сәлахов белән Алмаз Әсхәдуллин язган җырны Муса Камалов җырлаячак. Монысы инде – егетләр өчлеге. Ике талантлы егет – Рүзәл Мөхәммәтшин белән Айдар Абдрахимов балалар өчен җыр язачак һәм аны Алинә Шәрипҗанова башкарачак. Ике талантлы хатын-кыз – Резеда Гобәева белән Алсу Сөнгатуллина язган җырны Илгиз Шәйхразиев башкарачак. Командада драма театрында эшләүче җырчы артистлар да бар. Кариев театрыннан Муса Камалов, Алсу Фәйзуллина, Тинчурин театрыннан Илнур Байназаров – шундыйлардан. Быелгы лабораториянең яңа кешесе – Динар Шәрәфетдинов. Без аны эстрада җырчысы Дәниф Шәрәфетдиновның улы буларак та беләбез. Ул Ленар Шәех белән Лилия Таһирова тандемыннан туган җырны башкарачак.
Шобагалар салынып, командалар бүленеп беткәч, «Калеб» яңа буын җыены очрашуының матур мизгеле булып, Эльмир Низамов һәм Луиза Янсуар тандемында язылган «Мин яшим сәхнәдә...» җыры яңгырады. Аны әлеге җырның беренче башкаручысы гына түгел, ә лирик герое да (хәтта автордашы да дияр идем) булган Кариев театры артисты Алсу Фәйзуллина җырлады.
Алсу Фәйзуллина – Казан консерваториясендә белем алган җырчы актриса. Кариев театрына ул җырлы образлар – Зәйтүнә, Галиябану рольләрен башкару өчен килеп, драма театрына гашыйк булып, биредә калган актриса.
Хәзер төп темадан бераз гына читкә китеп, «Мин яшим сәхнәдә...» җыры турында язам. Чөнки... язмавымны сорасалар да, язмый кала алмыйм, гафу итегез!
Билгеле булганча, «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең беренче сезоны Кариев театрында старт алды. Командаларның берсе булып Эльмир Низамов, Луиза Янсуар һәм Алсу Фәйзуллина җыр язарга алынды. Шобага белән берләшкәннәр иде. Әлеге команданың иҗат җимеше булган «Мин яшим сәхнәдә...» җыры Алсуны күздә тотып язылган – тексттан лирик геройның драма артисты булуы аңлашыла. Авторлар җыр темасын Алсу белән бергә сайлаганнар, бәлки, аны Алсу үзе биргәндер дә әле – аны Алсу күзгә яшьләр килерлек итеп башкарды. Җырны иҗат иткәндә Алсу авырлы, ә җырны яздырганда, яңа гына бала тапкан иде.
2020 елның октябрендә «Безнең җыр» лабораториясенең гала-концертын карагач, мин үз рейтингымны төзегән идем һәм анда беренче урында шушы җыр иде. Менә болай язганмын: «Инде 20 яңа җырга килгәндә, минем рейтингта беренче урында – Алсу Фәйзуллина – Кариев театры артисты, примасы. Җырның авторлары – Эльмир Низамов белән Луиза Янсуар. Драма актрисасын күздә тотып, Алсу өчен махсус язылган «Мин яшим сәхнәдә...» җыры татар җыр сәнгатендә үз урынын алыр кебек».
Быел әлеге җыр рус һәм татар телләрендә Алинә Шәрипҗанова башкаруында дөньяга чыкты. Русчага шагыйрь, тәрҗемәче Наил Ишмөхәммәтов тәрҗемә иткән. Татарстанның халык артисты Алинә Шәрипҗанова җырны Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры оркестры, Вадим Эйленкриг оркестры һәм Антон Баронин рояленә кушып башкарган.
Җырны Алинә Шәрипҗанова беренче мәртәбә «Үзгәреш җиле» VI татар җыры фестивале кысаларында башкарган. Соңыннан ул студиядә яздырылып, интернет челтәренә чыгарылган.
«Мин яшим сәхнәдә,
Гомерне бүлгәләп –
Йөзәрләп, меңәрләп.
Әүлия бүген, ә
Иртәгә – җилбәзәк
Бер көнлек күбәләк.
Мин – сөю, мин – хәсрәт.
Мин – Сәрвәр, мин – Хәят.
Мин – тере, мин – һәлак.
Күп миндә ул рольләр:
Кем – яман, кем – әйбәт.
Нәрсә – хак, ни – гайбәт...
Мәңгелек бу шауда
Ишетә алсаңчы
Үзеңне, ниһаять!»
Бу бит – тәгаен драма артисты язмышы, кабатлап әйтәм: биредә лирик герой – Алсу үзе. Алсу Фәйзуллинаның бу турында сөйләшәсе килмәсә дә, җырның аның тавышы белән студиядә яздырылуын, тик нигәдер эшнең азакка җиткерелмәвен беләм.
Эльмир Низамов җырларын «Үзгәреш җиле» фестиваленә күрсәтүен, һәм, бу җырны сайлап алып, Алинәгә тапшыруларын әйтте.
Сүз уңаеннан, 2020 елда «Безнең җыр» лабораториясенең гала-концертында Алинә Шәрипҗанова башкарган җыр турында болай язганмын: «Рейтингта шактый астарак торган җырларның берсе – Рүзәл Мөхәммәтшин белән Гөлназ Закирова язган «Мин кем?» җыры. Бу инде – авторлар белән җырчының ярашмавы мисалы. Алинә Шәрипҗанова Татарстанның атказанган артисты булса да, вокалы эстрада өчен яхшы саналса да, калфак-түбәтәй кисә дә, бу җыр аныкы түгел иде. Рүзәл, синең текстларыңа Артур Исламов кебек куәтле ир-ат тавышлары күбрәк килешер иде. «Җир белән күк миндә тоташа» дигән сүзләрне нык басып торган ир-аттан ишетәсе килә. Яки, «милләт анасы» була алырлык Гөлзада Сафиуллиналар җырлый алыр иде алай дип, әмма һич кенә татар эстрадасы тусовкасы вәкиле түгел».
ххх
Шагыйрә Луиза Янсуар «Мин яшим сәхнәдә...» җырының тарихын язган булган икән, әмма ул беркайда да басылмаган. Минем кулга шушы тарих килеп эләкте. Мин аны сезгә тәкъдим итәм.
Луиза Янсуар истәлеге: «Мин яшим сәхнәдә...» җыры махсус Алсу Фәйзуллинага атап язылды – аның фактурасы, органикасына, милли героинялар образына ишарә белән. Һәм, әлбәттә, тавышына.
Без «Мандариннар» спектаклен эшләгәндә якыннан аралашып киттек, Алсуны сәхнәдә дә, тормышта да күзәттем. Аны милли героиняларны уйнарга еш җәлеп итәләр. Галиябану, Сәрвәр, Хәят – нәкъ менә аның өчен язылган кебек. Шул ук вакытта Алсуда ачылып бетмәгән, бөтенләй башка төр рольләр уйнарлык потенциал да бар, дип уйлыйм. Моңа бигрәк тә Тимур Шәрәфетдинов «Тамга» лабораториясендә Селеста Инг буенча куйган «Әгәр мин дәшмәсәм...» эскизы вакытында инандым – анда ул искиткеч Мэрилин иде.
«Мин яшим сәхнәдә...» җыры шактый зур резонанс уятты, аны, ничектер «йөрәгемә үтте» дип яраттылар, күз яшьләре белән килеп рәхмәтләр укыдылар. Бик күпләр язып, шалтыратып рәхмәт әйтте, «язмышымны яңадан күздән кичерергә, хәлиткеч карарлар кабул итәргә булышты бу җыр», «шуны тыңлап юанам» диючеләр булды.
Ул һәр өчебез өчен дә бик кадерле. Мин аның текстын язганда, «Каллас навсегда», «Далида», «Жизнь в розовом цвете» фильмнарын әллә ничәнче кат өр-яңадан карап чыктым. Үзебезнең театр һәм җыр сәнгате өлкәсендәге хатын-кызларның язмышларын күздән кичердем. Аңа һәр өчебезнең яратуы да, әрнүләре дә, шатлыгы да салынган...
Җырның язмышына килгәндә... Эльмир аны Алинә Шәрипҗановага тәкъдим иткәндә, минем белән сөйләште. Җырны тагын башка җырчыга бирү – композиторның тулаем хокукы, Алинәдә ул кызыксыну һәм башкару теләге уяткан икән, өстәмә бонус кына, билгеле. Мин Алинәне бик хөрмәт итәм һәм аның мөмкинлекләрен яхшы беләм. Дөрес, җырның рус варианты турында сүз чыккач, шикләндем – текст нәкъ менә безнең менталитет һәм контекстны күздә тотып, аерым бер ритмикада, образлар системасына нигезләнеп язылган иде. Русча болар барысы да, бүгенге киң таралган сүз белән әйтсәк, «не работают» дип уйладым... Мин биргән подстрочник буенча Наил Ишмөхәммәтов эшләгән тәрҗемә – ул инде бөтенләй башка җыр, мөгаен, ул да үз аудиториясен табар, дип өметләнәм.
Үзең иҗат иткән әсәргә патетикага бирелмичә, бик аек акыл белән, адекват күзлектән карарга кирәк, дип уйлыйм. Синнән китеп, үз тормышы белән яши башлаганнан соң – бигрәк тә. Ул шигырең өчен син туп-туры Күкләр, Космос белән бәйләнеш тотасың һәм җавап та бирәсең... Ә җыр, спектакль – команда белән туган иҗат. Яхшы иҗади тандемда продукт өчен һәркем тигез җаваплы да, хокуклы да.
Минем өчен ул – Алсу җыры булды һәм хәзер дә шулай булып кала бирә. Мин аны кайчан да булса яздырып булыр, дип ышанам.
Хәер, аны киләчәктә кемдер бөтенләй башка ноктадан тоеп, без уйлап та карамаганча җырласа, аңа да аптырамас идем. Әле үзебез исән булсак, билгеле. Бәлки, елмаермын: «Менәтерәк, кызык әле бу, болай да була икән!» – диеп».
ххх
«Калеб» яңа буын җыены «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең беренче сезоны җырларының берсенә багышланган менә шундый моңсу тарих. Монда авторларның өчесе дә – (әйе, биредә Алсу Фәйзуллина җырчы гына түгел, ул автордаш) аңлаешсыз вазгыять корбаннары. Ә зарар күрүче, ягъни җырсыз калучы, шуларның берсе генә – Алсу Фәйзуллина. И артист язмышы…
Әйе, «Калеб» бу очракта үз проектында туган җырларны берничек тә якламый, дөресрәге, яклый алмый. Чөнки лаборатория кагыйдәләре буенча, авторлык хокуклары тулысынча авторларда. «Калеб» – иҗатчы егетләрне-кызларны рухи яктан берләштерүче генә, аларга җыр язарга стимул бирүче генә.
Әйтик, Ваһапов исемендәге фондның «Яңа татар җыры» конкурсында җиңгән җырлар фонд карамагына күчә, һәм алга таба фонд аны үзе теләгәнчә файдалана алачак. Конкурсның финанс ягыннан республика ярдәмендә уздырылуын искә алсак, моның ни дәрәҗәдә гадел булуы – бәхәсле тема. Шунысы да бар – авторлык хокуклары мәсьәләсе кайбер композиторларны куркыта да дип беләм – катнашырга атлыгып тормаучылар бар.
«Калеб» яңа буын җыены җырларның бернинди хокукларын дауламый, авторлар тулысынча ирекле. Әлбәттә, авторларга җырның киңрәк таралуы, зуррак масштабларда яңгыравы файдалы. Җыр яңгырарга тиеш. Икенче бер зур проектның ул җыр белән кызыксынуы яхшыдыр да, бәлки, тик нигә ул зур проект – «Үзгәреш җиле» – җырның беренче башкаручысы белән эшләп карамаган икән? «Безнең җыр» лабораториясендә җыр 3 кешелек команда булып туса да, әлеге команданың җырчысы шулкадәр үк хокуксызмыни соң? Сораулар күп…